Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 19:22

Казан, Уфа кебек милли үзәкләрнең күләгәсендә калган Стәрлетамакта татар телен һәм әдәбиятын тирәнтен өйрәтә торган педагогия академиясе бар. “Азатлык” радиосының чираттагы “түгәрәк өстәл” сөйләшүе шул академия бинасында үтте.


“Стәрлебаш мәдрәсәсе”, “Стәрлебаш районы” дигән сүзләр матбугатта, радио, телевидениедә еш яңгырап тора. Кайберәүләр аны зур шәһәр, мәдәният үзәге дип күз алдына китерсә дә, Стәрлебаш – ул борынгы татар авылы һәм нигездә авыл хуҗалыгы белән яшәүче район. Аның даны борынгы татар мәгърифәтчеләре, шул яктан чыккан хәзерге язучылар, галимнәр һәм башка әдипләр белән бәйле.

Ә менә Стәрлетамакта хәлләр башкача. Ул тыйнак, Татарстандагы матбугатта һәм җәмәгатьчелек арасында аны сирәк искә алалар. Ә бит Стәрлетамак ХХ гасыр башында Башкортстанның башкаласы була язган иде.

1919 елда төзелгән кече Башкортстанның үзәге Урал таулары һәм Оренбур даласы чигендәге Темәс авылында һәм Стәрлетамак каласында булган. XVIII гасыр башында ук биредә шул исемдәге татар авылы булган. Ә хәзер ул Башкортстанда гына түгел, бөтен Русиядә билгеле индустрия үзәге. Элекке “Сода” комбинаты, билгеле нефть химиясе ширкәтләре, станоклар төзү заводы һәм башка компанияләр монда урнашкан.

Стәрлетамакта 270 мең кеше яши. Ягъни, Стәрлебаш атаклы мәдрәсәле авыл булса, Стәрлетамак исә – Башкортстанның көньягындагы шактый мөһим мәркәз яки милли үзәк. Анда 70 меңләп татар яши, алар халыкның 23%ын тәшкил итә. Шуның өстәвенә 15%тан артык башкорт милләте вәкилләре бар.

Заводлар күп булгач, әлбәттә, монда зур төзелешкә чит өлкәләрдән килгән руслар һәм башка милләт вәкилләре дә җитәрлек. Һәм биредә башкорт драма театры бар. Зәйнәп Биишева исемендәге педагогия академиясе эшләп тора. Бу академиядә (элекке пединститутта) 10 еллап элек татар бүлеге ачылган.

Гомумән, Стәрлетамакта татар зыялылары мәдәният, сәнгать хезмәткәрләре, мәгърифәтчеләр күп. Уфа каласының күләгәсендә калган борынгы Стәрлетамакта яшәгән 70 меңләп татар үзенчә милли тормыш алып бара.

Чынлыкта бу иң саллы татар төбәкләре, көчле өлкәләр белән чагыштырырлык: Самар, Сарытау өлкәләрендәге татарлардан калышмый. Ә сыйфатка килгәндә, андагы фәнни, мәдәни традицияләр бер дә сүнүгә бармый.

Әйтик, педагогия академиясенең татар, чуаш филологиясе кафедрасы мөдире Илшат Насыйпов күптән түгел Казанда татар теле фәненнән докторлык диссертациясе яклады. Шул ук факультетта эшләүче Илсур Мансуров Гаяз Исхакый һәм башка мохаҗир язучылар иҗатына багышланган хезмәт язып, фәннәр кандидаты исемен алды. Шулай итеп, Стәрлетамак Уфадан яки Казаннан калышмаска тырыша.

Бүгенге түгәрәк өстәл сөйләшүендә 30дан артык галим, укытучы, Стәрлетамактагы милли гамәлләрдә катнашучы берничә эшкуар, мәдәният хезмәткәре катнашты. Аларның бүгенге көн милли мәгариф турындагы фикерләре Стәрлетамак өчен генә түгел, ә барлык татар җәмәгатьчелеге өчен дә әһәмияткә ия.

Илшат Насыйпов. Мин ун ел элек педагогия университетына килгән идем. Анда уздырылган аудиториядә “татар түгелмен димә, башың ватармын” дигән шигар эленеп куелган иде. Шул сүзләрне элеп куярга кем рөхсәт бирде дигән сорау туды. Элеп куярга беркем кушмады, элеп куйгач аны алырга да беркем кушмады, дигән җавап булды. Сез башта элеп карагыз, нигә элеп куйганчы куркасыз, диделәр.

Стәрлетамак шартларына килгәндә, әйтәсе килә, Стәрлетамак – ул илебезнең кечкенә генә көзгесе. Илебездә булган проблемалары бездә чагылыш таба. Без кечкенә генә шәһәребездә башка татарлар кебек яшибез.
Берсенең дә Казаннан да, Уфадан да аермалы проблемалары юк. Алар барысы да бар.

Заманында төрле хәлләр булды. Ләкин кешенең күңелендә булганны бернинди сәяси үзгәрешләр дә чыгарып ата алмый. Әгәр дә безнең милләтебезгә, телебезгә карата йөрәгебездә мәхәббәт, ихтирам хисе бар икән, аңа берничек тә аяк чала алмыйлар.

Менә Стәрлетамакта шул ук татарлар, башкортлар, урыслар, чуашлар яши. Милли хәрәкәтләребез дә булды. Ләкин бер дә тарткалаш булмады. Проблемнарыбыз булды. Башка җирләрдә кебек кызып, пешеп, сугыша да ала идек. Проблемалар булганда, уртак тел табарга тырыштык. Таба алмасак та, бәхәсләшеп, сугышып утырмадык.

Элекке вакытта Стәрлетамакта бер генә татар мәктәбе, балалар бакчасы юк иде. Педагогия училищесендә дә татар бүлеге юк иде. Педагогия академиясендә татар бүлеге юк иде.

Тәнзилә Рәүф кызы пенсиясен алып, рәхәтләнеп яшәр урынына балалар бакчасына барып, башта бушка, аннан соң 0,25, аннан соң 0,5, аннан соң 1,5 ставкага чаклы үсеп, бөтен шәһәр балалар бакчаларында татар бүлекләрен булдырды.

Хәзер Тәнзилә Рәүф кызы китте, ләкин бу эшне дәвам итәргә кем комачаулый? Бүгенге көндә балалар бакчаларында татар бүлекләре юк дәрәҗәсендә.

Әмма барлык мәктәпләрдә татар сыйныфлары бар диярлек. Әгәр дә укытучыларыбыз өйдән өйгә йөреп, балаларны җыйса, татар сыйныфлары күбрәк булыр иде. Берзаман 120гә якын татар теле укытучысы һәм тәрбиячесе барлыкка килде. Бүгенге көндә алар иллегә якын гына. Ләкин аларның күбесе шушы эшне башкарырга риза түгел.

Татар бүлеген ачуны алыйк. Әгәр дә татар җәмәгатьчелеге заманында үзе күтәрелеп шушы мәсьәләне күтәрмәсә, безгә дәүләт, мәгез, сезгә бүлек ачыйк, дияр идеме?

Йөрергә күп туры килде. Ачтылар, безгә үсәргә мөмкинлек бирделәр. Кафедрабыз булды. Анда бер генә дә фәннәр кандидаты юк иде. Бүгенге көндә докторыбыз бар. Шушы бүлектә укып чыккан ничәмә кандидатларыбыз бар. Алар арасында ничәмә Башкортстанның атказанган укытучылары бар. Тырышсак, була бит.

Мәсьәләләр күп: телне саклауда да, башка халыклар белән дуслык мәсьәләсендә дә, халыклар арасында үзебезне булдыруда да – бөтен нәрсә үзебездән тора.

Римзил Вәли. Академиянең проректоры Илшат Насыйпов тәкъдиме белән бу сөйләшүгә уку йортының элекке җитәкчесе, хәзерге ректорның киңәшчесе Марс Гыйльметдин улы Хәмидуллин кушылды.

Марс Хәмидуллин. Безнең җәмгыятьтә укытучы ролен кирәкле дәрәҗәдә аңламыйлар. Коррупцияне күп сөйлисез. Бервакыт иң зур коррупция мәгариф системасында икән дигән язмалар чыга башлады. Журналистлар укытучыларны, мерседеста йөриләр, Канарга баралар, дип әйтә иде.

Шунда бер негр сүзләре искә төште: “Мин кара, ди, ләкин башымдагы уйларым барыбер якты. Журналистларда, киресенчә, йөзләре ак булса да, уйлары кара”, дигән иде.

Сөйләшүдә катнашучылар

Сөйләшүдә катнашучылар


Римзил Вәли. Бу бит журналист сүзләре түгел, бу коррупция белән көрәшүчеләрнең сүзләре. Түрә нинди белешмә бирә, журналист шуны әйтә инде.

Марс Хәмидуллин. Ә ул аны барып тикшерсен. Икенчедән, хәзер укытучыларның хезмәт хакларын күтәрү турында сүз бара. Моны әллә нинди казаныш итеп күрәләр. Без балаларны яхшы итеп укытмасак, алардан яхшы гражданнар эшләмәсәк, яхшы белем бирмәсәк, без бөтен җәмгыять белән түбәнгә китәбез бит.

Римзил Вәли. Сез бу институтны, бүлекләрне оештырганда Стәрлетамак администрациясе, яки Уфадан милли эшләрне, башкорт, татар, чуаш эшләрен бик үстермәгез дип, аяк чалучылар булдымы?

Марс Хәмидуллин. Булды. Туксанынчы еллар авыр вакыт иде.

Римзил Вәли. Без сезнең белән – иске заман кешеләре. Брежнев вакытында Казанда бер мәктәп калды. Шул вакытта чыннан да, милли культура, милли мәктәп кирәкми, дигән ниндидер күрсәтмә төшкәнен, басым ясалганын сез сиздегезме? Стәрлетамакта ничегрәк иде?

Марс Хәмидуллин. Стәрлетамакта татар мәктәбе бар иде. Сиксәненче елларга кадәр татар, башкорт мәктәпләре эшли иде. Гомумән алганда, күп нәрсә үзебездән тора.

Рамилә Морзагариева. Безнең гимназия 2002 елда ачылды. Ун ел вакыт эчендә без зур уңышларга ирештек. Гимназиядә 27 сыйныфта 700 бала укый. Алардан 47% татар милләтеннән. Гимназиядә 50 педагог эшли. Укытучыларыбыз төрле бәйгеләрдә катнаша. Балалар олимпиадаларга йөри.

Сезгә соравым бар: беренче сентябрь көнне мәктәпләр автономия статусына күчте. Казанда андый мәктәпләр бармы?

Римзил Вәли. Мәктәпләрнең акча эшләү форсатлары бик аз бит.

Стәрлетамак шәһәренең татар теле укытучылары методик берләшмәсенең җитәкчесе Гөлнара Ходайбердина туган телнең ни кадәр кирәклеге турында кызык фикер әйтте.

Гөлнара Ходайбердина. Мин һәрвакыт татар бүлегенә укырга барыгыз дип әйттем. Ләкин безнең мәктәп лицей статусын йөртә. Шунлыктан балалар математика фәненә ныграк басым ясый. Әмма туган тел һәрвакыт кирәк.

Минем апамның улы Себердән кайта иде. Татар телендә бер вакытта да сөйләшмәде. Уфада авиация институтын тәмамлагач, Мәскәүгә эшкә чыгып китте. Ул Һолландия компаниясенә эшкә керергә уйлаган. Инглиз телен камил белмәгәч, Һолландия компаниясенә аны эшкә алмадылар. Һәм ул Мальтага чыгып китеп, ел ярым шунда яшәп кайтты. Инглиз телен өйрәнгәч, аны теләгән компаниясенә эшкә алдылар.

Сынаулар үтә, шул тест нәтиҗәсендә аңа хезмәт хакы куела. “Туган телеңне беләсеңме?” дигән сорау бирәләр. Ә ул татарча сөйләшми иде, бу тел миңа кирәкми дип гел әйтә иде. Башына төшкәч, Мәскәүдә татар оешмасына йөреп, шуңа акча түләп, татарча өйрәнде. Туган телне белгән һәм белмәгәнгә хезмәт хакы аермасы илле мең сум килеп чыкты.



Римзил Вәли. Стәрлетамак педагогия академиясендә барган бу әңгәмә үзенә күрә гыйбрәте дә, кызыклы да булды. Димәк, Казаннан 700 чакрым ерак бер шәһәрдә милли һәм фәнни фикер менә шундый шактый югары дәрәҗәдә. Глобализация, социаль һәм сәяси сәбәпләр тәэсир итсә дә, мондагы татар мәгърифәтчеләре бирешергә җыенмый.
XS
SM
MD
LG