Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Әнием, минем тәнем кара икән”



Бермeт исемле кызының Мәскәүдәге тормышы турында аның әнисе, Азатлыкның кыргыз бүлеге хәбәрчесе Аида Касымалиева сөйли.

2011 елның 24 июлендә Бишкәктән килүче биш яшьлек кызымны каршы алырга Домодедовога килдем.

Шөкер! Бәхетем минем янә янымда!

– Әнием, без урыслармы хәзер?
– Нигә алай дисең?
– Без Мәскәүдә бит, диде ул һава аланыннан кайтышлый.
– Юк.
– Нигә без монда торабыз соң? Кара, монда урыслар күп бит.
– Әйе, Бишкәктән күбрәк монда урыслар.
– Алар безнең Света апа кебек, шулаймы?
– Мин монда эшлим, шуңа монда торабыз. Без – кыргызлар, дидем мин кызыма.
– Аңладым, урыслар Бишкәккә бара, без – монда. Шундый уен бу, дип төгәлләде фикерен кечкенә акыл иясе.

Уенның бер өлеше аның өчен юлда барганда үзебезнең кыргызларны санау иде. Метроның җиде тукталышын үткәнче 300ләп кешене санап өлгерде.

Балашихада бер көн

Кызым килгәнче мин Балашихага йокларга гына кайтып йөрдем. Иртән торып Мәскәүгә китәм. Автобуста “Щелковская” дигән метро тукталышына кадәр 50 минут, “Тверская” тукталышына 40 минут. Юллар тыгылган булмаса, сәгать ярымда барып җитәм.

Бермет бик тиз үзе генә уйнарга өйрәнде
Бермет бик тиз үзе генә уйнарга өйрәнде
Балашихада бар йортлар бертөрле – әфлисүн төсендә. Кайвакыт ул йортлардан бертөрле аналар белән бертөрле балалар чыга дигән хис бар. Яшь гаиләләр күп монда.

Кайткач та без урамга уйнарга киттек. Бишкәктә белмәгән кешеләргә дә елмаеп карарга өйрәнгән Бермет шунда ук әниләр һәм бәбиләр белән исәнләшә башлады. Аңа берсе дә җавап бирмәде. Берсе дә елмаймады.

Беренче көн шулай моңсу үтте. Бер атнадан кызым инде үзе генә уйнарга өйрәнде. Белмәгән кешеләр белән исәнләшмәде.

Ул көнне Twitter’да болай дип яздым:

“Бу хакта язасым килмәгән иде. Ләкин кызым килгәч урамга чыга башладым да...без башка төрле икән. Беркем дә елмаймый. Аналарның нәфрәте балаларга да күчә.”

Беркөнне Бермет бер кыз белән танышырга дип китте. Без кызның үзеннән бер җавап та ишетмәдек. Бары тик аның әнисе генә, “Маша, кил монда,” дип кычкырды.

Кызым Бишкәктәге дусларын сагынды. Хәлемне ничек аңлатыйм? Өстемә күк җимерелеп төште. Җир шары орбитасыннан чыгып билгесезлеккә чумды.

Мең тапкыр бер үк сөйләшү кабатланды.

– Минем белән беркем дә уйнамый.
– Алар сине белми бит, Бермет.
– Алар усал.
– Бакчага йөри башлагач дусларың күп булыр.
– Нишләп уйнамый алар минем белән?
– …
Эш телдә түгел, Бермет русча миннән яхшырак сөйләшә!

Гетто ишек аллары

Без яшәгән бистәләрнең исемнәре бик ягымлы. “Кояшкай” (“Солнышко”), “Могҗизалар кыры” (“Поле Чудес”). Беркөнне ишек алдында уйныйбыз. Кавказ халкы аерым, урыслар аерым. Без Бермет белән читкә китеп утырдык.

“Таҗиклар туйдырды”...

Икенче көнне әбиләр утырган бер урынга барып утырдык. Аларның берсе “сасы” таҗиклар турында сөйли башлады. “Тәрбиясезләр” төннәрен “акыралар”, иртән “сасы юрганнарын чыгарып эләләр” икән. Ул мине таҗик дип уйлаган, күрәсең.

Чынбарлыкта бу йортларда үзбәкләр күп яши, эшкә килүчеләр. Аларның балалары русча белми, балалар мәйданчыкларына керми генә читтә уйнап йөри. Таҗиклар юк монда. Бер тапкыр бәдрәфне төзәтергә бер ир кешене чакырган идем, телефоннан ул миңа "анда “чуркалар” күп" дип зарланды. Килеп җитеп ишекне мин ачкач, ул бер тамчы да уңайсызланмады.

Кара тәнле Эмма

Кызым бакчадан беренче көнне кайтты да, “Әнием, минем бөтен җирем кара: чәчем, күзем, тәнем”, диде.

Бер мәлгә тыным кысылды, әмма кухнядан гына аңа, “Әйе кызым, без синең белән кара тәнле чибәркәйләр бит”, дидем. Бу сүзләрне кайдан алып кайтканы билгеле иде. Бакчага ул ике айдан артык йөрде, анда бер иптәше дә булмады.

Ул бакча белән саубуллашканда мин чәйгә бер тәмле әйбер дә китерә алмадым. Моның урынына аның җитәкчесе белән сөйләшәсем килде. Аның белән бер сәгатьләп кычкырыштык. Соңыннан мин мәгариф министрлыгына шикаять язачагымны әйттем. Шуннан соң гына ул ишетелер-ишетелмәс итеп, “гаеп итмәгез инде, җитешмәгән яклар да булгандыр”, диде. Берметка “сау бул”, дип тә әйтмәде.

Кызымның Нью-Йоркта алган үзе кадәр зурлыктагы Эмма исемле кара тәнле курчагы бар. Ул көнне без шул курчакны алдык та “Могҗизалар кыры” буйлап йөреп кайттык. Бу безнең ксенофобиягә каршы йөреш булды.

Китик моннан...

Аида Касымалиева: Миңа барыбер, мин китәм
Аида Касымалиева: Миңа барыбер, мин китәм
4 ноябрь көнне “Рус маршы” турында хәбәрләр әзерләдем. Бермет яшендәге бер кыз баланы җилкәсенә утырткан ир кеше “Мәскәү – мәскәүләргә! Русия – урысларга!” дип кычкырып торды. Бу җыенда катнашучылар арасында балаларын арбада тибрәтеп торучылар шактый иде. Шунда мин, моннан китәргә кирәклеген аңладым. Кызым үзе нәрсәдәдер (уйлап табылган сәбәпләрдә!) гаепле булып үсмәсен. Минем алтыным бернәрсәдә дә гаепле түгел.

Шуны гына аңламыйм. Без Дубайда яшәдек. Анда бакчага йөрдек. Андагы балаларның тәннәре дә, күзләре дә төрле төстә иде. Әмма анда гарәпләр бар балаларны да ярата, башларыннан сыйпый. Анда иркен сулыш алып була иде. Бишкәктә дә алай аеручылар юк.

Миңа кайберәүләр артык хисле булуымны да, мондый хәлнең бары тик шул районда булуын да әйтеп карады. Әмма биш чакрым киткәч, хәлнең үзгәрүенә ышана алмыйм.

Сәбәпләре дә бар, диләр. Бу ачу түгел, бу арылганнан шулай, диләр. Миңа барыбер. Китәбез.

“Мин Мәскәүне яратмыйм, анда кешеләр усал”, диде Бермет.

Аида Касымалиева
Азатлыкның кыргыз бүлеге хәбәрчесе
XS
SM
MD
LG