Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 17:25

“Безнең гәҗит”нең соңгы санындагы язмаларның күбесе Русиядә барган каршылык чараларына багышлана. Газетка хат язучы Зөфәр Дәүләтшин исә милли горурлык өчен борчылып, “Журналистка ни җитми?” дигән сорау куя.


“Быел сеңлемә 18 тулды. Сыйныфташлары тулай торакта яши. Шуларны тулай торактан чыгармыйча, мәҗбүриләп диярлек сайлатканнар”, ди “Безнең гәҗит”кә Сәлимә Зариф. Шул рәвешле газет укучылары парламент сайлауларының гадел узмавы хакында язуларын дәвам итә.

Путин һәм “театр”

Башка татар газетларыннан аермалы буларак, “Безнең гәҗит” Русиядәге каршылык чараларына, сәяси вакыйгаларга карата үзгә фикерләрне җиткерүне үзенең бурычы дип саный.

“Кыйблабызны табарга ярдәм ит!” шигарен маяк итеп алган газетның баш мөхәррире исә, “Театр да, “драматург”лар да эшли” язмасында Путинның телевидение аша халык белән аралашуының кайбер үзенчәлекләрен сөйләде.

“Бердәм Русия” дә бик озак эзләнде бүгенге хәленә ирешү өчен. Һәм аның тарафдарлары әллә ничә партбилет алыштырды… Монысы соңгы билет микән?”, ди Илфат Фәйзрахманов.

“Безнең гәҗит”тәге сәяси вакыйгаларга багышланган мәкаләләр арасында “Веб-камера тавыш санамас шул”, “Татарстан Едростан түгел!”, “Урак”тан соң”, “Каршылык чарасы – Кремль проекты” исемле язмалар бар. Соңгысында мәкалә авторы митингларга бәйле нәтиҗә дә чыгарырга тырышкан.

“Русия халкы әле урамга җыелырга әзер түгел, каршылык белдереп, “ак лента” бәйләп йөрү дә ярдәм итмәс”, ди Гафил Кәримов.

Газет Татарстан районнарында яшәүче халык тормышын һәрдаим күз алдында тотты, шул җирлеккә барып зыян күрүчеләр белән сөйләшеп, күләмле язмалар бастыруы белән аерылып тора. Тик журналистларның бу эшләрен дөрес аңламаучылар да бар икән.

Газетны акчага сатылуда гаепләүгә хезмәткәрнең йөрәге әрни

“Пластик коммунизм бурычы-3” мәкаләсендә журналист Азнакай районында пластик тәрәзәләр ясаучы оешмада эшләүчеләрнең эш хакы ала алмаулары хакында яза. Шул язмадан соң газет хезмәткәрләрен акчага сатылуда гаепләүчеләр табылган.

“Имеш, безгә ул язмалар өчен бик күп түләгәннәр икән. Шул сүзгә әле дә кимсенәм, чөнки бу әйберне аңлар өчен акылым җитми. Безгә кем акча түли ала иде икән бу очракта? Банк каршында ике миллион ярым бурыч белән утырып калган баш бухгалтермы? Ул болай да тиенен тиенгә ялгап яши. Әллә ирен югалтып, өч кечкенә бала белән тол калган хатын микән? Бәлки, ул кешеләрдән кемнеңдер акча алырга вөҗданы рөхсәт итәр иде дә бит, ләкин бездә андыйлар юк”, ди Эльвира Фатыйхова.

Ул Азнакайдагы кайгылы хәлләрне тикшерүне дәвам итеп, газетка юлланган теләкләрне истә тотып шактый сорауларга җавап табарга тырышкан.

“Безнең гәҗит”нең шул ук санында Зөфәр Дәүләтшин язмасы урын алган. Автор үзе Татарстанның Тукай районы Иске Абдул авылыннан. “Журналистка ни җитми?” язмасында ул юкны бар итеп сөйләүдән сакланырга чакырган һәм журналистикага карата булган уй-фикерләре белән уртаклашкан.

Сәясәт – тирән диңгез

“Кайбер журналистлар сәясәткә кереп чумарга ярата. Тик, сәясәт – бер метр тирәнлектәге бассейн гына түгел, ә иге-чиге күренмәгән диңгез кебек. Хәтта үтә оста йөзүчеләр дә, диңгезгә эчкә керүдән сагая”, ди Зөфәр Дәүләтшин.

Язмадан күренгәнчә, ул өлкән буын вәкиле, укытучы. СССР чорларын искә алган, аның җимерелүе шатлык китермәде дип тә әйткән. Һәрбер фикереннән соң ул журналистның нинди булырга тиешлегенә ишарә ясаган.

“Яшерен-батырын түгел, газеталардагы язмаларга күпләр, Президент указы кебек, ышанып карый, ә журналистларны фәрештәгә тиңли. Әнә шундый ышаныч һәм хөрмәтне киметмәскә кирәк. Икенчедән, газета – иң көчле тәрбия чарасы икәнен дә истән чыгармыйк”, дип дәвам итә сүзен автор. Алга таба ул Муса Җәлилне искә алган һәм шагыйрьнең исеменә тап төшерүчеләрне тәнкыйть утына тоткан.

Муса Җәлил милләт горурлыгымы?

“Ни кызганыч, Ватанны, халыкны сөю мисалының гүзәл үрнәге булган, татарның намусы һәм батырлык символына әверелгән Җәлилне дә гаепләүчеләр бар. Кайберләре аны фашистларга сатылуда гаепләсә, икенчеләре фашистларга сатылмыйча башын кистерүдә гаепли. Иң яманы шунда, боларның берсе дә немецлар да, башка милләт кешеләре дә түгел, ә үзебезнең татар журналистлары һәм татар язучылары”, ди Дәүләтшин.

Әйтергә кирәк, Дәүләтшин газетның өстен якларын да атап китә:

“Минем яраткан газетларым күп. Ә шулай да, өстенлекне «Безнең гәҗит»кә бирәм. Ни өченме? Беренчедән, яшерене юк, кайбер газетага мәкалә язу өчен я депутат, я югары җитәкче, я фән докторы булу кирәк. Ә “Безнең гәҗит”кә үз фикере һәм мәкаләсе белән теләсә кем үтеп керә ала”, дип тәмамлый сүзен Тукай районыннан Зөфәр Дәүләтшин.
XS
SM
MD
LG