Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 13:15

Надир Дәүләт: Милләт Мәҗлесе (61)


Төрле оешма вәкилләре Садри Максудине (алгы планда) тәбрик итәләр, ул һәммәсенә рәхмәтен әйтә. Шулай итеп, Мәҗлеснең беренче утырышы ябыла.

Төрле оешма вәкилләре Садри Максудине (алгы планда) тәбрик итәләр, ул һәммәсенә рәхмәтен әйтә. Шулай итеп, Мәҗлеснең беренче утырышы ябыла.

Милләт Мәҗлесен ачу, 20 ноябрь 1917 (IV)

Садри Максуди Галимҗан Барудидан дога кылуын үтенә. Догадан соң Мәҗлеснең вакытлы низамнамәсе укыла. 15 минутлык тәнәфестән соң утырыш дәвам итә. Садри Максуди тәкъдиме нигезендә Кырымга, Кавказга һәм Төркестанга телеграммалар сугу хакында карар кабул ителә. Аларның эчтәлеге түбәндәгечә була:
Эчке Русия вә Себер мөселманнарының Милләт Мәҗлесе ачылу тантанасында катнашкан депутатлар Кырымдагы (Кавказ, Төркстан вә Казакъстан) кардәшләренә дуслык сәламе җибәрә. Уртак максатларга ирешүгә рухи берлекне саклауга географик аермаларның да, сәяси хәлләрнең дә киртә булмаячагына инаналар. Милли вә мәдәни эшләргә керешкәндә, төрк кавемнәре өчен яңа булган дәвергә кергәндә Милләт Мәҗлесе вәкилләре бу хәрәкәтләр бөтен кешелек дөньясы идеалына куәт бирергә юл ачачагына иман кылалар.

Бохара һәм Хива хөкүмәтләренә башкарак эчтәлекле телеграммалар күндерелә:

Эчке Русия вә Себер мөселманнарының Милләт Мәҗлесе ачылды. Бу Милләт Мәҗлесе быелның 22 июлендә Казанда өч җыелышның берләшкән мәҗлесендә игълан ителгән кануне әсаси (төп закон) нигезендә ачыла. Милләт Мәҗлесенең утырышын ачканда вәкилләр Бохарадагы (Хивадагы) кардәшләренә сәлам җибәрәләр һәм инаналар ки, (безне) истибдат кысуларыннан коткарган бу сәяси вакыйгалар мәдәни җанлануга юл ачачак.

Габделбари Баттал телеграммалар төрки халыкларга юллангач, аларны чуашларга һәм якутларга да җибәрү мәслихәт дигән тәкъдим белән чыга. Тәкъдимне, адресатлар арасында Польша мөселманнарын да кертеп, кабул итәләр. Икенче яктан, Шәһид Әхмәдиевнең илдә хакимиятне кулга алган большевикларга да телеграмма җибәрәсе иде дигән тәкьдименә Габделбари Баттал һәм Фатих Сәйфиләр каршы чыгалар, нәтиҗәдә ул кире кагыла.

Зыя Камали госманлы төркләренә дә хәбәр җибәрергә кирәк дип әйтеп карый, ләкин бу тәкъдимне карау, мөгаен, сәяси сәбәпләр аркасында, кичектерелә.

Мәҗлестә катнашучылар беренче катка төшеп, җыелган халык алдында чыгыш ясыйлар. Башта Садри Максудига сүз бирелә, аннан соң мөгаллимнәр исеменнән З.Хәбиров, хәрбиләр исеменнән Исмәгыйль Рәмиев чыгыш ясый. Мөфти гаскәриләр һәм милли бердәмлек өчен дога кыла. 16 сәгатькә, депутатларның вәкаләтләрен тикшерү өчен, комиссия (мандат комиссиясе) төзелә һәм аңа түбәндәгеләр сайлана:
  1. Габделбари Баттал
  2. Шаһид Әхмәдиев
  3. Хәлил Сәйфуллин
  4. Садыйк Габдулла
  5. Гыйлемдар Баембәтов
  6. Габдулла Бәһаэддинов
  7. Фатих Сәйфи
  8. Гомәр Әлмәхөммәдов
  9. Вәли Галәмов
  10. Габделхәй Дәүкәев
  11. Газыйм Касыйми
  12. Габделгазиз Мортазин
  13. Садыйк Рәхимкулов
  14. Ибраһим Биккулов
  15. Җамаледдин Хурамшин
Шуның белән Милләт Мәҗлесенең рәсми утырышы тәмам була. Бераздан төрле оешмаларның вәкилләре гайре рәсми чыгышлар ясый: Гаяз Исхакый (Мәркәзи Милли Шура), Хәсәнгата Габәши (Бөтенрусия голамә иттифагы), Ильяс Алкин (Мәркәзи Хәрби Шура), Гомәр әл-Караши (кыргыз- казакълар), Сәлахеддин Атнагулов (башкортлар), Абруй Сәйфи (Казандагы хатын-кыз гаскәриләр), Һади Зөфәров (фронттагы солдатлар), ахун Җиһангир Абызгилдин (Уфа руханиләре иттифагы), Сабир Хәсәнов (Уфаның җәмгыяте хәйриясе), Габделгазиз Мортазин (Оренбурдагы атлы казаклар) һәм Садыйк Габдуллов (Пермь губернасы).

Алар, җөмләдән, Садри Максудине тәбрик итәләр, ул исә һәммәсенә рәхмәтен әйтә. Шулай итеп, Мәҗлеснең беренче утырышы ябыла.

(дәвамы бар)
XS
SM
MD
LG