Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 14:48

Эльмир яшүсмер вакыттан ук җитди музыка белән кызыксына. Ул аның өчен хобби гына түгел, ә тормыш маягына әверелә. “Алтын Казан” рок-операсын язып танылу алган яшь композитор күбрәк тарихи, милли көйләр язарга тели.


"Мин балачактан музыкаль мәктәптә укыдым һәм шуннан соң ничектер яратып киттем шул зур музыканы; академик, классик музыканы", дип башлады сүзен яшь композитор Эльмир Низамов.

1986 елның 24 декабрендә Ульян шәһәрендә туган егет төп һөнәр итеп музыка язуны сайлый, 2006 елда Казан дәүләт консерваториясенә укырга керә, белем тәҗрибә туплый.

Эльмир өендә, төп иҗат итү урыны

Эльмир өендә, төп иҗат итү урыны

Яшүсмер вакыттагы хыялын тормышка ашыра. "Моцарт музыкасы, Чайковский, Рахманин музыкасы күңелемә бик якын иде. Татарлардан Рөстәм Яхин, Нәҗип Җиһанов музыкалары яратып тыңладым, халык җырлары - алар бөтенесе ничектер җанымны җылытты. Шуңа да әлеге юл белән китәргә булдым", ди Эльмир.

Музыка белән ныклап шөгыльләнүнең җимешләре дә озак көттермәгән, үз көйләре языла башлаган, Казанга килгәч, татарча музыка иҗат итәргә керешкән. Билгеле композиторларны сокландырып “"Алтын Казан" рок-операсы туган. Мондый музыканы язучылар бик аз икән, Татарстан композиторлары берлеге рәисе Рәшит Кәлимуллиннан соң ул икенче кеше.

"Алтын Казан" рок-операсы авторлары Эльмир Низамов һәм Ринат Харис

"Алтын Казан" рок-операсы авторлары Эльмир Низамов һәм Ринат Харис


"Менә бу вакытка "Алтын Казан" - ул минем иң зур эшем. Шуны да әйтергә кирәк, ул минем диплом эшем дә әле. Бу рок-операның сүзләрен халык шагыйре Ренат Харис язды. Аның либреттосы, аның сүзләре. Шуңа мин "Алтын Казан" дигән зур музыкаль спектакль яздым. Аны узган ел консерваториянең опера студиясе куйды. Безнең студентлар, күбесе минем төркемдәшләр иде. Бергә яхшы итеп эшләдек, оркестр уйнады, шәп килеп чыкты", диде Эльмир.

Әлеге әсәрнең тарихын яшь композитор тагын да мавыктыргыч иткән, илаһи көйләр белән бизәгән.

"Алтын Казан" рок-операсында катнашучы төп геройлар

"Алтын Казан" рок-операсында катнашучы төп геройлар

Данлы Казанның серләре арткан, яңалары ачылган. "Булган ди шундый казан, сихри казан. Анда су утсыз кайнаган. Һәм шул казан исеме шәһәр исеме булып калган. Менә безнең Казан ул - утсыз кайный торган Казан", дип дәвам итте сүзен композитор.

Ул татар милләтен "Алтын Казан" белән сөендерүдән тыш, иң кадерле кешесенә зәвыклы музыкаль бүләк ясарга да өлгергән.

"Беренче курста укыганда иң зур теләгем – әниемә җыр багышлау иде. Үземнең татар теле укытучыма мөрәҗәгать иттем. Ул әле хәзер дә укыта - Асия Исмәгыйль кызы. Бик яхшы укытучы.

Эльмир иң якын кешеләре белән

Эльмир иң якын кешеләре белән

Аннан, сез әниләр хакында бик матур сүзләр белмисезме, дип сорадым. Әниемә җыр язасым килә дидем. Ул син андый сүзләрне таба алмассың дип Бикә Рәхимова исемле шагыйрә янына барырга киңәш бирде", дип яшь композитор иң кадерле кешесенә көй язу вакытларын искә алды.

Әти-әнисе дә бердәнбер улларының музыка сәнгатендә үсәргә теләвен күреп аңа һәрьяклап ярдәм итәргә тырышалар. Ульяндагы йортларын сатып, эшмәкәрлек эшләрен калдырып Эльмир янына Казанга күчәләр.

"Без Ульяннан килгән генә идек әле. Бик тә кайгырттык һәм кайгырдык Эльмир өчен. Менә шушы җырны язгач инде мин бик, ничек әйтим инде...тынычланып куйдым. Бу җыр бик дулкынландырды безне. Вакыт-вакыт бергәләшеп җырлап та алабыз. Улыбызның Казанда танылган композитор булуын, татарча җырлар язуын телибез", диде Эльмирның әнисе Гөлүсә Низамова.



Дуслары-танышлары да егетнең көченә, сәләтенә ышана. Алга таба да аннан сокландыргыч иҗат җимешләре көтеп кала.



Ә ул исә чыннан да бар көчен музыкага юнәлткән. Яшь композитор бүген консерваториядә аспирантурада белем ала, шунда ук шәкертләр укыта. Эльмир Низамов милли музыканың данын саклап, тарихта калырлык сәнгать әсәрләре язуны максат итеп куйган.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG