Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кәрим Тинчурин


Кәрим Тинчурин – татар драматургиясенең классигы, күренекле артист һәм режиссер.

Кәрим Тинчурин (1887–1938)
Кәрим Тинчурин (1887–1938)
Кәрим Гали улы Тинчурин 1887 елның 15 сентябрендә хәзерге Пенза өлкәсенең Спас районының Таракан (Белоозерка) авылында крестьян гаиләсендә туа. Күрше авыл мәдрәсәсендә башлангыч белем алганнан соң, ул 1900 елда Казанга килә һәм төрле яллы эшләрдә бераз акча туплагач, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенә укырга керә. 1905 елгы революцион хәрәкәттә катнаша, протест йөзеннән мәдрәсәне ташлап чыга. Шуннан соң төрле эшләрдә ялланып эшли – урман каравылчысы була, соңга таба Түбән Новгородта мөгаллимлек итә. Хикәяләр, новеллалар, шигырьләр яза башлый. Ул Габдулла Кариев, Сәхибҗамал Гыйззәтуллинна-Волжская, Касыйм Шамильский, кыскасы, «Сәйяр» труппасына тупланган, татар театрының нигез ташын салган кыю йөрәкле артистларның олы һәм мактаулы эшләрен күрә, алар белән таныша. Галиәсгар Камал пьесасы буенча куелган спектакльләр аны таң калдыралар һәм ул 1910 елны «Сәйяр» труппасына хезмәткә керә.

Дөрес, әле ул театрда эшли башлаганчы – 1906 елда ук сәхнә әсәрләре яза башлый. “Беренче чәчәкләр”, “Назлы кияү”, “Йосыф-Зөләйха” кебек әсәрләре аны драматург итеп таныта. Соңрак ул үзе «Сәйяр» труппасын җитәкли. 1922 елда Татар дәүләт театрын оештыра. Үзе да спектакльләрдә артист буларак катнаша. Бер үк вакытта бик күп әсәрләр иҗат итә. «Сакла, шартламасын!» , «Казан сөлгесе», «Сүнгәң йолдызлар», «Тутый кош», «Американ», «Җилкәнсезләр» кебек комедияләр; «Зәңгәр шәл», «Ил», «Кандыр буе» музыкаль драмалары аның талантының олы һәм киң колачлы булуы турында сөйли.

Кәрим Тинчуринның гомере вакытсыз өзелә. Ул – шәхес культы корбаны.

Википедия язмасы: Кәрим Тинчурин
XS
SM
MD
LG