Accessibility links

Кайнар хәбәр

Надир Дәүләт: Милләт Мәҗлесе (79)


Надир Дәүләт, "1917 ел октябрь инкыйлабы вә төрек-татар Милләт Мәҗлесе", китап тышлыгы
Надир Дәүләт, "1917 ел октябрь инкыйлабы вә төрек-татар Милләт Мәҗлесе", китап тышлыгы

Игълан ителгән конституция нигезләрендә “төрк-татар милләте” сүзе еш кабатлана, бу исә милләт оешу хәрәкәтенең актив чорына керүе турында сөйли. Моннан тыш, 1917 елда милләтнең теле “төрки” дип билгеләнсә, конституциягә “төрк-татар теле” дигән яңа атама керә.


Конституцияне игълан итү (йомгак)

1917 елның 30 июлендә игьлан ителгән “Эчке Русия мөселманнары өчен милли һәм мәдәни мохтарият нигезләре” белән 1918 елның 16 гыйнварында, ягъни 5 ай ярым соңрак игълан ителгән “Эчке Русия мөселман төрк-татарларының милли мохтарият нигезләре” арасында нинди аермалар булуын тикшерсәк, асылда бернинди аерма юклыгын күрербез. Ягъни 1917 елның 20 ноябрендә Уфада, 1917 елның 22 июлендә Казанда өч корылтайның берләшкән утырышында, “милли вә мәдәни мохтарият” турында карар бирелгәннән соң, дүрт ай узгач җыелган “Эчке Русия вә Себер мөселман төрк-татарлары Милләт Мәҗлесе”н дә кабул ителгән ул карарлардан читкә китмәвен күрсәткән. Гәрчә ММ “Тупраклы автономия һәм Идел-Урал дәүләте”н төзү хакында карар кабул итеп, бу юнәлештә эшчәнлеген җәелдереп җибәрсә дә, Кануне әсасидә (Конституциядә) билгеле бер төбәккә бәйле автономия төзү мәсьәләсе алынмый. Шулай итеп, Милләт Мәҗлесе үзенең төп бурычы итеп Эчке Русиянең төрле төбәкләрендә яшәгән якынча 5 миллион татарның (башкорт, типтәр, мишәр, нугай, керәшен, казан, әстерхан, касыйм һәм себер татарлары) дини һәм милли асылын саклауны, төзеләчәк яңа демократик Русиядә аларны тигез хокуклы итүне куя.

Идел-Урал дәүләте проектын әзерләгән Галимҗан Шәрәфнең аңлатуына караганда, ММ билгеләгән мохтарият территориясендә 5 561 000 мөселман яшәгән, аларның 240 меңе көнбатыш губерналарга (Мәскәү, Петербур, Түбән Новгород, Тамбов, Пенза), 475 меңе Әстерханга, 150 меңе Сарытау һ.б. җирләргә туры килгән. Калган 3,5 миллионы бер-берсенә чиктәш Уфа, Казан, Оренбур, Вятка, Пермь һәм Сембер губерналарында яшәгән. Төрк-татарларның барысын да үз эченә алырлык дәүләт төзү матди яктан мөмкин булмый.

1917 елның июлендә игълан ителгән автономия өлгесе белән 1918 елның 16 гыйнварында игълан ителгән конституция нигезләре арасындагы аермаларның иң нык күзгә ташланганы шул була: төп канунда “төрк-татар милләте” сүзе еш кабатлана, бу исә милләт оешу хәрәкәтенең актив чорына керүе турында сөйли. Моннан тыш, әгәр 1917 елда милләтнең теле “төрки” дип билгеләнсә, конституциягә “төрк-татар теле” дигән яңа атама керә.

Корылыш (структура) җәһәтеннән ике проект бер-берсеннән аерылмый диярлек. ММндә өч нәзарәт була, башкортлардан аермалы буларак, хәрби нәзарәт төзелми. Ягъни, ММ шул рәвешле Русия хөкүмәтеннән тигез хокуклылык таләп итү һәм дини-милли асылын саклау кебек вазифаларны үзе өчен җитәрлек саный. Мондый караш илдә дәвам иткән инкыйлаб шартларында бик мантыйклы һәм кулай күренә. Ихтимал, хәрби бүлекләре, көчле финанс оешмалары һәм бәйсезлек өчен соңгы сулышына кадәр сугышырга әзер торган халкы булмаган ММ өчен мондый юл иң дөресе булгандыр. Шулай да, Милләт Мәҗлесе илдә хөкем сөргән чуалышлар һәм фетнәләр һавасына карамастан, үз оешмаларын саклый, канун чыгару эшен дәвам иттерә, киләчәк өчен әзерлек чарасын күрә.

(дәвамы бар)
XS
SM
MD
LG