Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 03:13

Казан колониясендә тоткыннарны кыйнау эше тикшерелә башлады


Русия тикшерү комитетының Татарстан идарәсе Казанның 2нче колониясендә тоткыннарны кыйнау эшен тикшерә башлавы турында хәбәр итте. Тоткыннарның кыйналуы турында Казан кеше хокуклары үзәгенә аларның туганнары хәбәр иткән. 15 августта колония хезмәткәрләре штраф изоляторына ябылган 18 тоткынны кыйнаган.

Казан прокуратурасы ул көнне колония хезмәткәрләренең тәртип бозган тоткыннарны башлык киеп күсәкләр тотып кыйнавын аклаган иде.

Бүген билгесез кешеләр төрмәләрдә кеше хокуклары торышын күзәтүче Җәмәгать комиссиясе вәкиле Владимир Рубашный машинасының тәрәзәләрен ваткан. Машинага 100 меңлек зыян салынган. Рубашный бу гамәлне үзенең эше белән бәйли.

Татарстан җәмәгать комиссиясенең бер төркем күзәтүчеләре Түбән Камада туберкулездан дәваланган тоткыннар тотылган 1нче санлы колониядә булганда сакчылар бүлмәсендә “Тынычландыру даруы”, “Анальгин”, “Һеморрой даруы”, “Ай һәм Сочига юллама”, “Прокурор” һәм “Адвокат” дип язылган 40 см чамасы озынлыкта агач күсәкне күреп, бу хакта Казан хокук яклау үзәгенә хәбәр иткән иде.

Әлеге күсәк турында хәбәр таралгач, Татарстанның төрмәләр идарәсе, үзләренең эшләрен начар итеп күрсәтергә тели дип, хокук яклаучыларны гаепләде. Бу күсәкнең табылганның икенче көнендә үк яндырылганы да хәбәр ителде.

XS
SM
MD
LG