Accessibility links

Патриарх Кирилл Русия тарихын үзгәртүгә каршы торырга чакыра


Мәскәү һәм бөтен Русия патриархы Кирилл Русия тарихын үзгәртү тырышлыкларына ризасызлык белдерде.

“Соңгы вакытта Русия тарихын киредән язу очракларын күзәтәбез. Тарихыбыздагы әһәмиятле вакыйгаларны оныттыру яки аларны тискәре төсмердә күрсәтү тырышлыклары бар”, - диде патриарх Бөтендөнья рус халкы соборы ачылышында.

Аның сүзләренчә, Русия тарихы җәмгыять яклавына мохтаҗ. Тарихны тискәре төсмердә күрсәтүгә битараф булырга хакыбыз юк, ди патриарх.

Патриарх Кирилл 28-30 сентябрьдә Казанга килергә тиеш иде. Аның сәфәре билгесез сәбәпләр аркасында кичектерелде.

Язучы, татар милли хәрәкәте активисты Айдар Хәлим Кириллның Татарстанга килүенә “Звезда Поволжья” газетында патриархка ачык хат бастырган иде.

Хәлим үзенең мәкаләсендә татар халкының рус яучыларыннан чиккән газапларына тарихи күзәтү ясый. Язучы 16нчы гасырда Казанны яулап алудан соң башланган көчләп чукындыру, мәчетләрне җимереп урынына чиркәү төзү, мәктәп-мәдрәсәләрдән шәрабханә ясау, чукынмаган ирләрне сөргенгә җибәрү һәм үтерү, татар хатыннарын русларга көчләп кияүгә бирү турында үрнәкләр китереп яза. Аның фикеренчә, боларның барысы өчен Русия правослау чиркәве җаваплы.

Шуңа күрә Айдар Хәлим патриарх Кириллны чиркәү исеменнән татар халкы алдында мәрхәмәтсез җинаятьләр өчен гафу үтенергә чакыра. Шул очракта гына, язучының фикеренчә, правослау чиркәүнең гөнаһлары гафу ителергә мөмкин.
XS
SM
MD
LG