Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рәшит Нәҗметдинов


Рәшит Һибәт улы Нәҗметдинов (15 декабрь 1912, Актүбә, Русия империясе – 3 июнь 1974, Казан, РСФСР) – халыкара дәрәҗәдә шахмат остасы, шашка остасы, ССРБның атказанган тренеры, биш тапкыр РСФСР чемпионы, такымнар бәйгесендә өч тапкыр ССРБ чемпионы. Язучы Кави Нәҗминең энесе.

Рәшит Нәҗметдинов (1912-1974)
Рәшит Нәҗметдинов (1912-1974)
Биография

Бүгенге көндә Казакъстанда урнашкан Актүбә шәһәренә эш эзләп килгән ярлы крестьян гаиләсендә туа. Биш яшендә ата-анасын югалта. Ерак туганнарында тәрбияләнә. 1921 елда, ачлык вакытында, балалар йортына эләгә.

1922 елда өлкән абыйсы Кави энесен үз янына Казанга ала.

1930 елда мәктәпне тәмамлагач, Рәшит Казан химия-технология институтының эзләнү факультетына укырга керә. Абыйсы кулга алынганнан соң Одессада яши, аннары Казанга кайта.

1937 елда Казан дәүләт педагогика институтының физика-математика факультетына укырга керә. Институтны 1940 елда тәмамлаганнан соң Кызыл Армия сафларына алына. Икенче дөнья сугышын “кече политрук” Нәҗметдинов Берлинда тәмамлый.

Казанышлары

Шашка

Уен кагыйдәләрен мәктәп укучысы Рәшит Нәҗметдинов 1928 елның гыйнварында үзләштерә. Шул ук елның мартында Казан чемпионатында икенче урынны яулый.

Күп тапкыр Казан чемпионы була, 1931-33 елларда Одесса чемпионы, «Учитель» спорт җәмгыяте чемпионы. ССРБның XII чемпионатының ярымфинал җиңүчесе (Казан, 1949). 1950 елдан башлап шашка бәйгеләрендә катнашмый.

Шахмат

1927 елда Рәшит мәктәп укучылары арасында Казан чемпионы, 1930 елда олылар арасында чемпион була һәм Бөтенсоюз категориясен алуга ирешә. 1939 елда осталыкка кандидат була. Казанның, ТАССР һәм Идел буеның күп тапкыр чемпионы була. Биш тапкыр РСФСР чемпионы (1950, 1951, 1953, 1957, 1958 еллар).

ТАССРның атказанган мәдәният эшлеклесе.

Татар телендә шахмат уены турында беренче китап авторы (1953 ел). Китапның икенче басмасы – 1982 ел, рус теленә тәрҗемәсе – «Шахматы» (1985 ел), «Сайланма партияләр» (1975 ел).

Казан шахмат мәктәбе Рәшит Нәҗметдинов исемен йөртә.

Википедия язмасы: Рәшит Нәҗметдинов
XS
SM
MD
LG