Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сим буе һәм Русия патша чорындагы төсле фотоларда

Бер гасыр элек төшерелгән фотолар төсле булмаган, чөнки 1940-нчы елларга кадәр дөньяда төсле фото-пластиналар яки тасмалар чыгарылмаган. Шуңа күрә ул чорда Сергей Прокудин-Горский (1863-1944) фотоларын төсле итеп күрү бер могҗиза булган.

1909 һәм 1912 елларда, шулай ук 1915 елда Николай патша Прокудин-Горскийның Русия кешеләрен һәм төрле урыннарын документаль фотоларга төшерү проектын хуплап ярдәм итә. Фотограф транспорт министрлыгы биргән махсус тимер юл вагонында империянең 11 төбәгенә сәфәр кыла.

Прокудин-Горский төсле фотолар төшерү өчен үзенчәлекле ысул уйлап чыгарган. Химия белгече Прокудин-Горский аклы-каралы фото-пластиналарны үз ысулы белән үзгәрткән һәм махсус ясалган фотоаппаратта шундый үзгәртелгән өч аерым фото-пластинага бер үк сурәтне кыска вакыт эчендә аерым-аерым итеп өч төрле төстәге (зәңгәр, яшел, кызыл) фильтрлар аша өч мәртәбә төшергән. Шуннан соң ул сурәт бер экранга өч фото-пластинадан өч проектор аша күрсәтелгән һәм шулай итеп йөз ел элек үк кайберәүләргә төсле фото могҗизасын күрү бәхете насыйп булган. Кайбер фотолар төсле генә түгел, хәтта 3D форматында диярлек күрсәтелгән.

АКШның Конгресс китапханәсе 1948 елда Прокудин-Горскийның барлык пыяла негативлары тупланмасын (2000-ләп данә) сатып ала һәм соңрак аларның 300-ләбен реставрацияли. Ул сурәтләрне биредә карап була.

XS
SM
MD
LG