Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 22:33

"Бу фильмда төп әйбер – Казан күренеше"


1 майда Русия кинотеатрларында "Кабан күле хәзинәләре" ("Сокровища озера Кабан") фильмы күрсәтелә башлый. Татарстанда ул бер көн алдан күрсәтеләчәк. Азатлык хәбәрчесе бу фильмда төшкән Байбулат Батулла белән күрешеп сөйләште.

Фильмның трейлеры март аенда интернетта күренүгә социаль челтәрләрдә каршылыклы фикерләр әйтелә башлады. Әлеге фильмда төшкән Байбулат Батуллага да реклам видеосы ошап бетмәгән. Аның сүзләренчә, әлеге фильм буенча төп нәтиҗәләрне трейлер карап кына ясарга ярамый. Ул бу киноны зур өметләр багламыйча карарга киңәш итә.

– "Кабан күле хәзинәләре" фильмына бик кырыс, җитди карыйлар. Бу гадәти акча эшләр өчен төшерелгән фильмнарның берсе. Ләкин аның үз өстенлекләре бар, беренчедән, ул Татарстанны Казакъстан белән бутаучыларны киметәчәк. Камчаткада яшәүчеләр өчен Казанның Русиянең бер зур шәһәре икәнлеген күрсәтәчәк. Әлбәттә, бу фильмның тискәре якларын табырга дип максат куйсаң, ошамаган урыннар күп булачак. Тик ул кинотеатрлар өчен чыга, димәк, күпсанлы халыкка юнәлгән фильм.

Продюсерлар теләгән санда тамашачы булырмы соң? Үзең анда катнашкан актер буларак, сценариясе кызыклы дип әйтә аласыңмы?

"Кабан күле хәзинәләре"ндә Байбулат төп героиняның энекәшен уйный

"Кабан күле хәзинәләре"ндә Байбулат төп героиняның энекәшен уйный

– Бу фильмда "экшн" жанрын да күрергә була, махсус эффектлар, компьютер графиклары да кулланылган. Алексей Воробьевка ни генә әйтсәң дә, аның үз тамашачысы, җанатарлары бар. Алар, һичшиксез, бу кинога битараф калмаячак. Воробьевтан тыш, Сергей Шәкүров кебек билгеле актерлар да катнашты, аларны яратып караучылары читтә калмас.

Минемчә, фильм үзе шаккаткыч булмаса да, "Кабан күле хәзинәләре" – "Сокровища озера Кабан"ны кыскартып СОК дип әйтергә була. Бу "сок" – мультиҗимешле (мультифруктовый). Һәр теләгән тамашачы үзенә кирәкле җимешне таба ала. "Ух, Байбулат икән бу", дип караучылар минем танышлар арасында гына булыр. Монда төп кызыксындыра торган әйбер – ул Казан. Башкалабызның күренешләре чыннан да бик күркәм.

"Кабан күле хәзинәләре" Һолливуд стилендә төшерелгән фильм буларак, тәнкыйтьчеләр ничек кенә карамасын, андый киноларга халык йөри. Ә продюсерларга шул кирәк, тамашачы булса акча килә, акча килгәч, аларның кәефе яхшы. Шулвакыт фильмның дәвамы, "Кабан күле хәзинәләре-2" дә барлыкка килергә мөмкин.

– Трейлерда сезнең мәгарә эчендә йөргәнегез күренде, бу күренешләр кайда төшерелде?

– Бу фильм ике өлешкә бүлеп эшләнде. Беренче өлеш 1552 ел күренешләре, тарихи мизгелләр зур-зур хромокейлар (махсус яшел җәймә) ярдәмендә Мәскәүдә төшерелде. Аннан соң Русия башкаласында ташландык заводлар бик күп, без ЗИЛ дигәнендә төштек. Аның зур-зур биналары тузан җыеп ята, кайбер почмаклары кино төшерүчеләр өчен арендага бирелә. Ул бик зур бина, бер бүлмәсе Казан үзәгендәге ГУМ кибете зурлыгында булырга мөмкин. Бер урында Сөембикә манарасы, мәгарәләр, икенче бүлмәдә тарихи өлеш. Аерым бер почмакта су басу күренешләре төшерелде.



Владимир Наместников дигән танылган кино куючы су төшерү өлеше белән шөгыльләнде. Безнең өскә ничәдер тонна су агызылды. Ул күренешне трейлерда да бар. Барысы да тиешле дәрәҗәдә, сәламәтлеккә зыян килмәслек итеп эшләнде. Гомумән, профессионаллар белән үзеңне бик ышанычлы тотасың икән.

Әлеге фильмга Казанда беренче көн төшкәндә үземне төштә кебек хис иттем. Инде Мәскәүдәге зур-зур кино төшерә торган заводларга барып кергәч, урыс Һолливудына эләккән шикелле булдым. Анда һәрбер нечкәлеге уйланылган, мәскәүләр профессиональ дәрәҗәдә эшли. Ә менә нәтиҗәләре ошап бетмәскә мөмкин, чөнки "Мәскәү шундук салынмаган".

– Мондый зур фильмда беренче тапкыр катнаштыңмы?

– Әйе. Хыялымда мин Һолливуд шәхесләре белән дә төшергә өлгердем. (көлә)

– Ел башында "Сәләт" яшьләр оешмасы белән Австралиядә кунакта булып кайттыгыз. Аннан нинди хатирәләр истә калды?

- Байбулат Батулла белән Ислам Вәлиев ("Фәрхәт һәм Фәрхәд")

- Байбулат Батулла белән Ислам Вәлиев ("Фәрхәт һәм Фәрхәд")

– Кинода төшкәндә төштә кебек булган кебек, очкыч Австралиягә төшкәндә төштә шикелле иде. Анда безне бик җылы каршы алдылар. Ике атна дәвамында без Австралиянең Аделаида шәһәрендә булдык, көн саен төрле экскурсияләргә алып бардылар. Андагы яшьләр инглизчә уйлап татарча сөйләштеләр, без урысча уйлап татарча сөйләштек. Нәтиҗәдә бик якын дусларга әйләндек. Алар быел Универсиадага киләчәк, Аллага шөкер, бүген дә элемтәне тотабыз.

– Татар яшьләре күпме анда?

– Австралиядә 700гә якын татар яши дип беләм. Аларны яшен-картын аерып әйтә алмыйм, ләкин алар җаннары белән бөтенесе дә яшь. Ташмөхәммәт абыйлар дисеңме, заманында Кытайның төрмәсендә 19ар ел утырып чыкканнар. Ни генә булса да, алар күңелләре белән яшь, андагы бабайларга 75 яшь бирмисең.

Иҗатташ дусты Ислам Вәлиев белән алар бу сәфәрдә "Фәрхәт һәм Фәрхәд" проектларына яңа видеолар да төшерергә өлгергәннәр. Видеоязмалар берничә бүлектән тора, яңа иҗат җимешләрен интернетта күреп була.

XS
SM
MD
LG