Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 11:34

30 июньдә Карасубазар (Белогорски) янындагы Сары Су кырымтатар авылы активистлары Муса Мамутның Биштирәк авылындагы каберен зиярәт итеп, аның рухына дога кылдылар.

Муса Мамут Кырымда үзе сатып алган йортта еллар буе пропискага кертмәгәннәре, паспорт режимын бозасың дип өч елга ирегеннән мәхрүм иткәннәре, моннан соң да җирле Кырым хакимияте, милиция “Кырымнан кит!” дип даими басым ясауларына протест белдереп 1978 елның 23 июнендә өстенә бензин түгеп үз-үзен яндыра.

Шул көнне аның өенә участок милиционеры Сапрыкин килә, аны участокка чакыра. Юлдан машинада узган кырымтатар күршесе Ридван Чарух ишек алдында милиционерның мотоциклын күреп туктаганда факел кебек янган Муса Мамут милиционерга “Иди гад, живым не возьмешь!” дип аңа каршы йөгергәнен күрә. Ридван Чарух аны коткару өчен җиргә ега, өстенә юрган ташлый, утны сүндереп тиз-тиз Мусаны Акмәчетнең 6нчы шәһәр хастаханәсенә алып китә. Өч көннән Муса вафат була.

Бу фаҗигале үлем хакында хәбәр бар дөньяга тарала. Бу хакта барлык чит ил радиолары, диссидентлар сөйли, ләкин совет матбугатында бу хакта - ләм-мим.

Муса Мамутның җеназасы кырымтатарларның ризасызлык акциясенә әверелмәсен дип Кырым хакимиятләре җеназага барган кырымтатарларны, автобусларны туктатып тикшерә, кырымтатарларны тотып чыгара, җинел машиналарда барганнарны туктатып юл йөрү документларын алалар. Ләкин халык үз шәһитен соңгы юлга озату өчен җәяү, кырлардан, басулардан Биштирәк авылына бара. Җеназада ак чаршаулар өстендә күмер белән язылган шигарләр күтәрелә. Мөселман гадәте буенча мәрхүм рухына утырып дога укылганда, бер төркем кешеләр аякта басып калалар. Болар җеназаны күзәтеп торган органнарның кешеләре булганы аңлашыла. Кырымтатарча белмәгәннәре, утырып дога укылачагын аңламаган бу кешеләр кем булганын кырымтатарлар ул вакытта аңлый.

Халык җеназага шактый җыелса да, ул елларда курку да юк түгел иде. Сүзгә кем чыгачак дигән мәсьәлә дә бар иде. Бу мәсьәләне сугыш ветераны, Үзбәкстанның атказанган укытучысы Җәмил Вәлиләев хәл итте. Ул үзе беренче булып сүзгә чыкты. “Муса Мамут үзе өчен түгел, ул халкыбыз өчен көрәшеп һәлак булды”, дип башлады үз чыгышын. Моннан соң башкалар да сүз алды.

Муса Мамутны Биштирәктә җирләделер. Аның хакында Григорий Александров “Факел над Крымом” поэмасын иҗат итте. Аның үлеме кырымтатар мәсьәләсен хәтәрләтте һәм дөньякүләм дәрәҗәгә күтәрде.

Кайчандыр гаиләсе белән Кырымга килеп авылда йорт сатып алган Муса Мамутны хакимиятләр пропискага кертмәгәннәре, электр чыбыкларын кискәннәре, балаларны мәктәпкә, үзен эшкә алмаганнары, соңында төрмәгә утыртканнары, моннан соң да пропискага кертмәүләре ул заманда Кырымда массакүләм рәвештә кырымтатарларга каршы кулланган ысуллар иде. Җитмәсә, төнлә төрле дружинниклар, милиция хезмәткәрләре килеп гаиләләрне юк машиналарына утыртып Украина өлкәләренең далаларына, поездларда Азәрбайҗанга һәм башка урыннарга сөрген итә иделәр. Шулай итеп, Екатерина патшабикә заманыннан бирле “Кырым - кырымтатарларсыз!” шигаре совет заманында да гомергә үткәрелә иде. Муса Мамут исә моңа протест ясаган гади кырымтатар кешесе иде. Аның якты рухы һәрбер кырымтатарның күңелендә мәңге сакланачак.

Мәҗлес бу фаҗиганең 30 еллыгын Кырымда зурлап үткәргән иде. Фаҗиганең 35 еллыгы да онытылып калмады. Михаил Горбачевка Ялтада 1985 елда кырымтатар халкының вазгыятен аңлаткан "Трагедия XX века" хатын тапшырган танылган доктор Әнвәр Аблаев, партизан (аның башы өчен сугыш елларында фашистлар 100 мең рейхсмарка вәгъдә иткән), милли хәрәкәт ветераны Бәкер Османов та Муса Мамут җирләнгән зиратта җирләнгәннәр.

XS
SM
MD
LG