Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар зыялылары Каюм Насыйри каберен зиярәт кылды

Җомга көнне Казанда күренекле татар галиме, язучы һәм мәгърифәтче Каюм Насыйрины искә алдылар. Галимнең нәсел дәвамчылары, авылдашлары, Казандагы Каюм Насыйри музее хезмәткәрләре белән берлектә, аның каберен зиярәт кылды. Моннан кала, Иске татар зиратына галимне искә алырга җәмәгать эшлеклеләре, дин әһелләре дә килде. Бергәләп, татар халкының күренекле улы рухына багышлап дога кылынды. Соңыннан Каюм Насыйри музеенда чәй табыны оештырылды.

XS
SM
MD
LG