Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фестиваль көндәлеге

5-11 сентябрь көннәрендә Казанда IX халыкара мөселман киносы фестивале уза. Азатлык бу вакыйганың иң кызыклы мизгелләрен көндәлеккә теркәп бара.

Быелгы фестиваль нәфис фильмнары белән бигүк мактана алмый. Жюри төркемен­нән: “Нинди фильмнарны карарга киңәш итәсез?” дип сорагач, кырым татарлары­ның фаҗи­гасен сурәтләгән “Хайтарма” фильмына тукталганнар иде дә, аны нишләптер бәйге програмына керт­мәгән­нәр. Артык сәяси булганга читләштергәннәр­ме? Әл­бәт­тә, сәбәбен аңлатып тормадылар.
--Алсу Хәсәнова
Иран режиссеры Мостафа Аташмард татарлар турында фильм төшерергә теләвен бел­дерде. Аны татарларның фаҗигале язмышы, үз диннәренә тугры калып, рус җирлегендә ничек яшәве кызыксындыра. Документаль чыганак­ларга, тарихи чынбарлыкны яхшы белгән тарихчыларга мөрәҗәгать итәргә исәбе. Аташмардның “Могадишо симфониясе” фильмы бәйгедә катнаша.
--Алсу Хәсәнова
Иң күп сәләт һәм тырышлык таләп иткән сәнгать булгангадыр мин кыска метражлы фильмнарны яратам. Быелгы фильмнар арасында игътибарны җәлеп иткәннәре шактый иде, ләкин... Беренче урын өчен өч тасма көрәшер, дип уйлыйм. Алар - "Уен тәмам" Татарстаннан, "История взросления" Германиядән һәм "Чиппендейл" Русиянеке.
--Эльвира Һадиева, "Ялкын" журналы
"Рудольф Нуриев. Фетнәле демон"да авторлар күренекле биюченең эчке дөньясын аңлап, аның бөеклеген һәм шул ук вакытта шәхес буларак трагедиясен дә ача алганнар. Әсәр Нуриевны хөрмәт итеп һәм яратып эшләнгән.
--Илсөяр Иксанова
"Чатхан" фильмында - милли уен коралы аша хакас халкының бөтен менталитеты ачылган. Хакасларда әле дә борынгылык, табигать белән бергәлек яши. Бу фильмны эшләгән журналист төшерергә чатхан ясый торган остаханәгә барырга җыенуларын, әмма аның янып китүен тетрәнеп сөйләде. Бу хәлдән соң бер кыз "Чатхан" дигән җыр чыгарган. Фильмның башыннан ахырына кадәр бу җыр озата бара.
--Илсөяр Иксанова
Флорид Әгъзамов турындагы "Игътибар үзәгендә - кеше" фильмы галимне белүчеләргә кыйммәтле бүләк, дип уйлыйм. Флорид әфәндене шәхес буларак ача алганнар. Аның тормышка, кешеләргә, эшенә карата нинди мөнәсәбәттә булуына аеруча басым ясалган.
--Резедә Әхмәтвәлиева
Хәлә Лотфиның "Яңа көн. Яңа өмет" - эчтәлеге авыр, сюжеты иң кырыс әсәрләрнең берсе. Фильм урын өстендә генә ятучы әтисен, иренең хәерчелек һәм чирләрдән иза чиккән әнисен караучы хатын-кыз турында. Күңеле белән ул яхшы көн килер дип көтә, әмма ул юк та юк. Режиссер сүзләренчә, бу фильм дәүләтнең кешене бөтен авырлыклары белән үзен генә калдырган Каһирә һәм Мисырдагы чынбарлык нигезендә төшерелгән. Әсәр йөрәкләрне кысып ала.
-Рәисә Сафиуллаһ
"Поколение кундуз" фильмы башланганда кереш сүзне, начар гына булса да, татар теленә тәрҗемә иттеләр. Залда утыручы апалар, шатланып, рәхмәт, ниһаять татарча әйттегез, дип гөрләшеп алды. Алга таба башланганда һәм ахыргы сүзләрне булса да татарча сөйләрләр дип өметләнеп куйдык, әмма киләсе фильм башында сүзне кабат урысча һәм инглиз телендә генә әйттеләр. Коллык һәм үз-үзебезне хөрмәт итмәү, мескенлек, телебездән оялу көчлерәк бугай, яки сәяси ихтыяр җитмиме.
--Наил Нәбиуллин

дәвам

XS
SM
MD
LG