Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рифат Зарипов: "Кеше арбасында җәннәткә кереп булмый"


Рифат Зарипов: "Тарихта эз калдырасы килә"
please wait

No media source currently available

0:00 0:09:30 0:00

Рифат Зарипов: "Тарихта эз калдырасы килә"

25 яшьлек юмор остасы, башкаручы, "Җомга көн кич белән" телевизион концерт алып баручы Рифат Зарипов Татарстан районнарында концертларын оештыра башлады. "Кызган таба" тапшыруына ул Салават, Шәмси Закирларны кабатламыйча үз йөзен табарга теләвен әйтте.

Рифат белдергәнчә, ул мәктәпне тәмамлаганда ук үзенең артист буласын, Казанга киләсен төгәл белгән. Оренбур өлкәсе Северный районы Бакай авылында туып үскән егет Татарстан башкаласына килеп мәдәният һәм сәнгать университетына укырга кергән. Студент вакыттан альтернатив җырчы Илсөя Бәдретдинованың иҗат төркемендә эшләгән. Шул вакытта Рифат үзенә тагын да югарырак максатлар куя башлаган. Теләкләре чынга ашкан, билгеле җырчы Салават Фәтхетдинов белән сәхнәгә менү яшь егет өчен зур этәргеч биргән.

"Мин үземнең көн киләсен белә идем. Һәркем үз вакытын көтәргә, әзерләнергә тиеш. Эстрадага зур акчалар алу максаты белән килмәдем. Татар халкына күренәсе килә, ниндидер эз калдырасы иде. Уены-чын белән әйткәндә, Тукайлар, Сәйдәшләр, Җәлиләр, хәзерге буыннан Салаватлар, Хәнияләр, Әлфия Афзаловалар кебек тарихта калырга кирәк. Рифат Зариповның да шундый эзе калсын дип үземә-үзем теләп йөрим инде. Шәхес булу теләге бик зур", диде елмаеп Рифат.

Аңа бүген алып бару да, юмор сөйләү, җырлау, барысы да ошый икән. Остазы Салават Фәтхетдинов кайчандыр "Алып баручы, юмор остасы бул син Рифат", дисә, хәзер, "Җыр белән алдырырсың ахры, җырла!" дигән.


Рифаттан "Яңа гасыр" телеканалында "Җомга көн кич белән" тапшыруын алып бара башлавы хакында да сорадык. Монда да остазларының тәэсире булган дип аңладык, Буа сатира теары җитәкчесе Раил Садриев тәкъдиме белән каналның җитәкчесе урынбасары Миләүшә Айтуганова аны бу эшкә чакырган. Рифат "Яңа гасыр"ның җитәкчелегенә барлык фикер-теләкләрен әйтеп биргән. "Мин һәркем белән ачылып сөйлим, эчемдәге - тышымда", ди яшь сүз остасы.

Туйлар алып баручы буларак та кызыклы мәгълүмат җиткерде. Ул мөселман туенда да бәрешеп, "әтәчлән"гән кешеләрне күргән. Бу Рифатның "Туганнар-тумачалар" җырының клибындагы туй күренешләрен ошатмаучыларга җавабы иде.



Ул үзен милли җанлы татар яшьләре рәтенә кертте, "Азатлык" татар яшьләре берлегенең эшләренә теләктәшлек белдерүен әйтте.

"Алар милләт өчен җан ата, аларның теләкләре - ул безнең теләк, милләтебез теләге. Милли хәрәкәт утырган бинаны сатачакларын да ишеттем, бу очракта ни дип әйтим инде, кулдан килгәнчә ярдәм итәргә әзермен. Миллионнар вәгъдә итә алмыйм, булдыра алганча, әлбәттә. Алар минем телефонны беләләр", диде Рифат Зарипов. Бу көннәрдә ул үз концертлары белән Әтнә, Кукмара якларына чыгып китә. Теләге - бөтен Татарстанны йөреп чыгу. Яраткан шигарләренең берсе - "Кеше арбасына утырып җәннәткә кереп булмый".
XS
SM
MD
LG