Accessibility links

Мәктәпләре ябылганда керәшен үсмерләренә җәйге лагерь өчен акча бирелә


"Айбагыр" лагерендә ял итүчеләр
"Айбагыр" лагерендә ял итүчеләр

Республикадагы керәшен авылларындагы мәктәпләр ябылганда керәшен оешмасы миллилекне үсмерләр күңеленә җәйге лагерьда салырга тырыша.

2014 елның августында керәшен үсмерләрен бергә җыеп җәйге лагерьда ял иттерү өчен Татарстан хөкүмәте 300 мең сум акча бирәчәк. Бу хакта Азатлыкка Татарстандагы керәшен оешмасының башкарма комитеты җитәкчесе, керәшеннәрнең “Туган айлар” газеты баш мөхәррире Людмила Белоусова белдерде. Аның фикеренчә, бу "Айбагыр" дип аталган җәйге лагерь мәктәпләр ябылганда керәшеннәрнең гореф-гадәтләрен, халык йолаларын яшьләр күңеленә иңдерү өчен иң кулай урын булып тора.

Людмила Белоусова
Людмила Белоусова
Белоусова быел гына керәшен авылларындагы дүрт-биш мәктәпнең ябылуына зур борчылу белдерде. Быел көз көне Питрәч районындагы Янсуар авылындагы мәктәп эшләүдән туктады, диде ул. "Бу бөтен керәшен дөньясында 150 еллык тарихлы, данлыклы мәктәп иде, анда бик озак еллар буе музей эшләп килде, күренекле укытучылар белем бирде. Янсуар мәктәбе бер генә мисал түгел, алар күп. Керәшен авылларындагы мәктәпләр, бик кызганыч, елдан-ел кими бара", ди Белоусова.

Аның фикеренчә, мәктәп ябылып башка авылга укырга йөргән укучылар милли гореф-гадәтләрдән читләшә, рус авылына эләксә татар телен оныта. "Авыл хәлсезләнде, анда яшәүчеләр, укучылар саны кимеде дип мәктәпләрне ябу бу авылның бөтенләй юкка чыгуына этәргеч кенә бирә, ә яшь буынның электән килгән гореф-гадәтләр белән бәйләнешен өзә", ди ул.

Республикадагы керәшен оешмасы төрле юллар белән гореф-гадәтләрне үсмерләр күңеленә сеңдереп калырга тырыша. Хөкүмәт биргән 300 мең сум грантка киләсе җәйге "Айбагырга" 100 үсмерне чакырырга җыеналар. Лагерьда үткәреләчәк чараларны бүген үк барлый башлаганнар. Керәшен үсмерләре өчен өченче ел рәттән бергә очрашу аралашу, гореф-гадәтләрне, җыр-биюләрне өйрәнү мөмкинлеге бирәчәк.

"Айбагыр"да татар халык уен кораллары белән танышалар
"Айбагыр"да татар халык уен кораллары белән танышалар
"Бу "Айбагыр" лагерен без Яшел үзән районының Ильинка авылы янындагы "Хыял" дип аталаган балаларны савыктыру үзәгендә ике тапкыр үткәрдек инде. Узган ел 50 бала килсә, быел җәй 60 бала булды.

Беренче елны без үзебезнең керәшен тормышында, фольклор коллективларында, төрле фестивальләрдә, Питрау бәйрәмнәрендә катнашкан 10 яшьтән 15 яшькә кадәр булган балаларны чакырган идек. Без ике тапкыр "Керәшен яшьләре форумы" үткәрдек, әйдәманнарны актив яшьләр арасыннан җыйган идек, быел теләүчеләр бик күп булганга, бәйге үткәреп сайлап алдык.

Быел лагерьга килгәннең 60%-ы узган ел да "Айбагыр"да булган балалар иде. Алар ел буе бу лагерьны көтте, "Вконтакте"да махсус төркем булдырдык. "Айбагыр" үсмерләр арасында зур кызыксыну тудырды, чөнки этно тәрбия аларга нык ошый.

Геннадий Макаров гармунда уйнарга өйрәтә
Геннадий Макаров гармунда уйнарга өйрәтә
Чараларның берсе - үсмерләр белән очрашуга керәшеннәрнең күренекле кешеләрен чакырабыз. Наил Дунаев, Олег Фазылҗанов, Гәрәй Рәхим, Геннадий Макаров, "Бәрмәнчек" ансамле килеп китте. "Болгар" радиосы, "Яңа гасыр" вәкилләре, журналистлар да очрашуга килде. Журналистикадан мастер-класслар үткәрәбез, биетәбез, җырлатабыз, төрле бәйрәмнәр уздырабыз. Ике ел рәттән "Керәшен чибәре" бәйгесе үткәрдек.

Бу лагерь көннәре август аенда үтә. Керәшеннәрнең "Бал спасы", "Алма спасы", Чикләвек спасы" бәйрәмнәрен дә үткәрәбез. Көрәшчеләр килеп бил алышу серләренә дә өйрәтә.

Быел Казан кирмәнендә "Керәшеннәр сәнгате" дигән күргәзмә эшләгән иде, балалар аны да барып карады", ди Белоусова.

Элекке елларда керәшен үсмерләренең "Айбагыр" лагере өчен акчаны химаячеләр, төрле вакыфлар биргән.
XS
SM
MD
LG