Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 16:47

"Очкыч һәлакәте артында – җитешсезлекләр өере"


17 ноябрь көнне һәлакәткә юлыккан Boeing-ның "Татарстан" һава ширкәте дип язылган өлешенең бер кисәге

17 ноябрь көнне һәлакәткә юлыккан Boeing-ның "Татарстан" һава ширкәте дип язылган өлешенең бер кисәге

Русиянең атказанган очучысы Наил Әхмәтшин фикеренчә, бик күп җитешсезлекләр бергә кушылганда очкыч һәлакәткә юлыга.

Наил Әхмәтшин Азатлыкка очкычларны һәлакәткә китерүче сәбәпләрне барлады. Аның сүзләренчә, "Татарстан" һава ширкәтенең очышлары имин булсын, ширкәт абруен арттырсын өчен җитәкчелеккә авиация белгечләрен җәлеп итәргә, яхшы очкычлар алырга, очучылар белән даими күнегүләр үткәреп торырга тиеш, аның финанс проблемнары да булмаска тиеш.

– Гомерегезне очкычлар, авиация белән бәйләгән кеше буларак, Казандагы очкыч һәлакәтен йөрәгегез аша үткәргәнсездер.

– Дөрес әйтәсез. Бу очкычның командирын мин яхшы белә идем, аның белән бергә очарга туры килде. Ул заманында штурман булып эшләде. Аннан соң штурман профессиясен бетерделәр һәм аларны очучыга укыттылар. Очучы буларак аларның тәҗрибәләре бик аз иде. Казандагы фаҗиганең бер сәбәбе мин шулдыр дип уйлыйм.

Наил Әхмәтшин ТУ-154М очкычының командиры. 2001 ел

Наил Әхмәтшин ТУ-154М очкычының командиры. 2001 ел

Очып менеп китү, төшү пилотлар өстендә. Моның өчен командир һәм өлкән пилот җаваплы. Очкыч белән идарә итүгә штурманның катнашы юк. Ул очыш юлын билгели, кайдан очканны күзәтеп бара һәм навигация җиһазларының ничек эшләвен тикшерә иде.

Очучы ул баянчы кебек. Гел уйнап тормаган баянчы осталыгын югалткан кебек очучы да штурвалны кулыннан ычкындырмаска, аның очкан сәгатьләре күп булырга тиеш. Һавага күтәрелү, төшүне гел-гел кабатлап торган вакытта гына тәҗрибә туплана.

Тәҗрибә җитәрлек булмаса бик кыска вакыт эчендә күп операцияләр ясарга туры килгәндә очучының зиһене тарала һәм шуңа күрә фаҗигаләр дә килеп чыга.

– Русиядә моңа кадәр булган һәлакәтләрдә очкычлар төшкәндә йә әйләнеп капланды, йә туктый алмыйча коймага һәм каршында торган юл кырыена килеп бәрелде, йә булмаса түше белән төште. Бу фаҗигагә килсәк, очкычның борыны белән кадалып төшү очрагын ничек бәялисез? Нилектән алай килеп чыккан?

– Төшәргә дип килгәндә алар икенче тапкыр әйләнеп килер өчен тагын һавага менеп китәләр. Менеп киткән вакытта моторлар иң куәтле көч белән эшли. Биеклекне ала башлагач аларның эшләвен азайталар. Шул вакытта тизлек бик нык кими. Алар менә шушы бик кыска гына вакыт аралыгында тизлекне югалтканнар дип уйлыйм.

Тизлекне югалту аркасында очкычның бер канатында күтәрү көче күбрәк, ә икенче канатында азрак була. Ул кинәт кенә борылганга койрыктагы идарә җиһазларының эше начарлана һәм очкыч борынын аска таба төшерә башлый. Һәм болар барысы бик-бик кыска вакыт эчендә килеп чыга. Мин аларның бу хәлне аңлап, вазгыятьне чишү өчен вакытлары бөтенләй булмаган дип уйлыйм.

– Һәлакәттән соң командирның беркайчан да икенче тапкыр әйләнеп килеп төшеп утырганы булмаган дигән хәбәрләр дә булды.

– Инде төшеп җитәм дигәндә яңадан күтәрелеп китеп әйләнеп килеп утыру – ул бик катлаулы операция. Зур шәһәрләр арасында очучы очкычлар иң күп дигәндә елга бер тапкыр гына төшү юлына туры килмичә икенче түгәрәккә күтәрелеп китәргә мөмкин. Бу алым бик сирәк эшләнә, шуңа күрә бу очракта бөтен башкарыласы эшләр дә төгәл үтәлмәскә мөмкин.

– Сезгә үз гомерегездә икенче мәртәбә әйләнеп килеп күп тапкырлар төшеп утырырга туры килдеме?

– Меңләгән тапкыр. Чөнки мин сигез ел Сембердәге югары очучылар мәктәбендә эшләдем. Анда бөтен социалистик лагерьга кергән илләрнең очучылары: кытайлар, кореялар, алманнар, маҗарлар, гарәпләр һәм башкалар Советлар берлегендә ясалган очкычларда очарга өйрәнде. Яңадан әйләнеп килеп утыру күнегүләрен атнага берничә тапкыр ясый идек. Көненә биш-алты тапкыр ул күнегү өстендә эшли идек. Бу алым безнең канда дип әйтергә була.

Бездә шулай ук тизлек бөтенләй бетеп очкыч егылып төшү алдында калганда аннан чыгу күнегүләре дә бар иде. Без очкычның тизлеген бетереп бу хәлдән чыгуны очучыларга күрсәтә идек.

Хәзер исә очучыны әзерләү бик кыйммәт булганга, күп кенә һава ширкәтләре бу күнегүләргә артык игътибар итми, акчаларын экономияли һәм очучылар бу күнегүләрне сирәк башкара.

– Акча экономияләү теләге белән очучыларын андый күнегүләрне башкарырга җибәрми дип әйтергә буламы?

– Әйе. Тренажерларда андый күнегүләрне эшлиләр, әмма ул бит чын очкычта башкарылган гамәлләр түгел. Чын очкычта башкарылган күнегүләр бер-ике эшләү белән үк очучы канына сеңеп кала. Ул – бик катлаулы күнегү, бөтен игътибарны, көчне аңа юнәлтергә кирәк була һәм истә кала.

– Наил әфәнде, сез очкычны казага китерә торган берничә сәбәбне атый башладыгыз. Алай да, очкычларның иминлеге өчен әһәмиятле шартларны саныйк әле. Штурвалдагы кешенең тәҗрибәсе зур булырга, күнегүләрне кабатлап торырга, очкычны үзенең йөрәге кебек тоярга тиеш дип әйттегез.

– Иң беренче шарт очучының күпме сәгать очуы һәм аның тәҗрибәсеннән тора. Советлар заманасында очучы мәктәбен бетергәннәргә дүртенче дәрәҗә (класс) бирә иделәр. Бер-ике ел очкач алар имтихан тапшырып өченче дәрәҗәне алдылар. Аннан берничә ел узгач икенче дәрәҗәгә имтихан тапшырдылар. Ә беренче дәрәҗәдәге очучы булу өчен алты-сигез ел вакыт узарга тиеш. Хәзер андый таләпләр юк.

Очкычтагы җиһазларда кечкенә генә җитешсезлек тә булмаска тиеш
Иминлек өчен һава торышының яхшы булуы икенче урында тора һәм ул да зур әһәмияткә ия. Җил, буран, көчле яңгыр һәм яшенле яңгыр булганда очу бик катлаулы.

Өченчесе – очкыч техник яктан әзер буларга тиеш. Очкычтагы җиһазларда кечкенә генә җитешсезлек тә булмау зарур. Мисал өчен, рульгә бара торган трослар да берничә була. Берсе эштән чыккан вакытта аның икенчесе эшләргә тиеш.

– Энә очы кадәр дә җитешсезлек булмаска тиеш дип әйтәсегез киләме?

– Ул шулай булырга тиеш тә. Казандагы хәлакәткә килгәндә, очкычның техник ягының җитешсез булуы бу фаҗигагә китергән дип уйламыйм мин. Очкыч иске булса да ул каралса һәлакәткә китерми. Безнең АН-24 очкычлары 50-60 ел оча иде.

– Очкычның төрле илләрдә очуы, кулдан-кулга күчүе аның иминлегенә тискәре йогынты ясамыймы? Бу Boeing Казанга килгәнче 6-7 илдә очкан дип әйтәләр бит.

– Ул ягы да бар. Гадәттә очкыч җиһазларының вакыты чыкканнан соң аларны алыштырып торалар. Һәр җиһазның, приборның үзенең эшләү вакыты бар. Һава ширкәте нинди генә очкычны алмасын ул алдан тикшерелә. Очкычны тулаем очарга әзерлиләр. Бу яктан караганда, "Татарстан" һава ширкәтендә бик тәҗрибәле кешеләр эшли. Мин анда ничә еллар директор булып эшләгәнгә техник хезмәт күрсәтүчеләрнең күбесен беләм. Мин Boeing техник яктан начар каралган булган дип уйламыйм.

– 23 ел очкан Boeing-ның әле алга таба да хезмәт күрсәтүгә техник мөмкинлекләре булган һәм имин булган дип әйтәсез инде.

– Очкычның эченә килеп кергәч тә андагы утыргычларның иске булуын, эчләнгән материалның тузуын очкычны начар һәм ул имин түгел дип әйтергә сәбәп була алмый. Очкычның чыдамлыгы бер төрле булса, ә салондагы утыргычларның чыдамлыгы икенче бер төрле. Аларны алмаштырып торырга тиешләр, ә акча булмау сәбәпле алар озаграк кулланылырга да мөмкиннәр. Очуга артык зур зыяны юк аларның. Килеп кергәч кеше өчен генә күңелсез.

– Белгечләр очкыч һәлакәтләренең 70 проценты очучының ялгышы дип әйтә. Сез моның белән килешәсезме?

– Килешәм. Ул Русиядә генә түгел, ә бөтен дөньяда шулай. Метеорологик сәбәпләр, техниканың эштән чыгу сәбәпләре бергә кушла башласа кешенең зиһене җитми башлый. Вакытның бик тар булуы да моңа зур тәэссир ясый. Очкычны һавада туктатып торып булмый бит. Шул вакыт дефицит булганга, осталыгы әз булган пилотлар күп очракта ялгышлык җибәрә. Ул "человеческий фактор" дип атала. Аны бары тик тәҗрибә, осталык, очкычны яхшы белү, һәрдаим уку булганда гына җиңәргә, шул гына коткарырга мөмкин.

– Соңгы вакытларда "Татарстан" һава ширкәтендә эшләүче очучыларның хезмәт хаклары зур булмаган икән дигән хәбәрләр дә таралды.

– "Аэрофлот", "Трансаэро" һәм башка ширкәтләрнеке белән чагыштырганда азрак инде. Барыбер дә Татарстандагы башка кешеләрнең хезмәт хаклары белән чагыштырганда очучылар аз алмый. Уртача дип уйлыйм мин.

– Соңгы вакытларда Русиядә очкычлар һәлакәте ешайды. Бу төрле ширкәтләр күп булу, акчаны экономияләү һәм шул ук вакытта коррупция белән дә бәйләнгәнме? Кайбер документларны алар сатып алмыйлар микән?

– Ансы да (коррупция) бар, ансыз булмый. Мондый тискәре күренешләрне юк дип әйтә алмыйм мин. Тагын шул ягын да онытмыйк, хәзер очучыларны әзерләү кыенлашты. Элек булган күп мәктәпләр ябылды. Алар хәзер аерым оешмаларда өйрәнәләр дә зур очкычларга эшләргә киләләр. Ә зур очкычларда очу өчен тәҗрибәләре җитеп бетми. Монда сәбәпләр бик күп, бөтен җитешсезлекләр бергә килеп кушылганда һәлакәтләр килеп чыга.

Советлар заманында, 1973 елда Новосибирски шәһәрендә очучы хатыны һәм кайнанасы белән ачуланышкан да очкычка утырып алар яшәгән йортның подъездына китереп бәрде. Кешенең эчке халәте аркасында да һәлакәт килеп чыгарга мөмкин. Очкыч – ул металл, ә кеше – җан иясе. Очучының кәефе хезмәт хакыннан да, өйдәге тәртиптән дә, хуҗасының начар мөнәсәбәт күрсәтүеннән дә, һава торышыннан да тора. Болар исә очышның имин булуына йогынты ясый.



– Boeing фаҗигасе гомумән алганда "Татарстан" һава ширкәтенең абруена тискәре йогынты ясадымы?

– Бик начар йогынты ясады.

– Сез авиация белгече, Русиянең атказанган очучысы буларак, бу хәлдән чыгу өчен Татарстанга бүген үк нәрсә эшләргә кирәк дип уйлыйсыз?

– Иң беренче чиратта бу "Татарстан" һава ширкәтен белгечләр белән ныгытырга кирәк. Соңгы вакытта, турыдан-туры әйтәм, авиация, очышлар буенча әзерләнгән белгечләр аз анда. Хәзер финанс мәсьәләләрен чишүгә игътибар итәргә тырышалар. Финансчыларны, коммерция белгечләрен җәлеп итәләр, аларны нәчәлник итеп куюның зарары бар.

"Татарстан"да тәҗрибәле очучылар азайган
Һава ширкәтләрендә шул тармакны бик яхшы белгән белгечләр эшләргә тиеш. Алар барсы да һава ширкәтләре, очышлар, очкычларга техник хезмәт күрсәтү белән бәйләнешле уку йортларында белем алган булырга тиеш. Коммерция һәм финанслар белеме белән генә очучылар белән дә, очкычлар белән дә идарә итеп булмый.

– Монсы беренчесе булса, ә икенчесе? Тагын нәрсә эшләргә кирәк дип саныйсыз?

– "Татарстан" һава ширкәтенә абруен күтәрү өчен, икенчесе, яхшы очкычлар һәм тәҗрибәле очучылар кирәк. Соңгы вакытларда очучыларга хезмәт хакларын вакытында түләмәү аркасында күпләгән яхшы белгечләр икенче һава ширкәтләренә китте. Хәзер "Татарстан"да тәҗрибәле очучылар азайган. Алар башка урынга күчмәсен өчен вакытында хезмәт хакын түләргә, вакытында аларны укытырга кирәк. Югарырак класска үсү өчен аларның алдында перспективалары да булырга тиеш.

– Өченче шарт бармы?

– Әлбәттә, бар. Очкычларны яхшы дәрәҗәдә тоту өчен финанс мөмкинлекләре булырга тиеш. Бу акчалар вакытында кирәкле җиһазлар (запчасть) алу һәм очкычларны карап тору, төрле ширкәтләргә күрсәткән хезмәтләре өчен түләп тору өчен кирәк. Очкыч һәрвакыт очып китәргә әзер булырга тиеш.

– Пассажирларга яхшы хезмәт күрсәтүнең абруйга йогынтысы бармы? Очкычларның соңга калмавы, мисал өчен?

– Әлбәттә! Пассажир очкычка килеп керүгә үк очкычның эче ничек, стюардессаларның мөнәсәбәте, киемнәре ничек икән дип кызыксына башлый. Ширкәтнең абруе бу яктан да тора. Очкычның утыргычлары иске, салон пычрак, стюардессалар тупас булса юлчы бу очкыч нык, имин микән дип уйлана да башларга мөмкин.


Наил Әхмәтшинның "Татнефть аэро" җитәкчесе булып эшләгән вакыты

Наил Әхмәтшинның "Татнефть аэро" җитәкчесе булып эшләгән вакыты

Белешмә. Наил Әхмәтшин 1970 елда Богырысландагы очучылар мәктәбен тәмамлагач Кировоградта ЯК-40-та очарга өйрәнә. Аннан аны Барнаул шәһәренә җибәрәләр. Анда ике ел икенче пилот, ике ел баш пилот булып эшли.

Дүрт ел Ленинградтагы авиация академиясендә белем ала. Бу академияне тәмамлагач Сембердәге югары очучылар мәктәбенә җибәрләр. Башта анда инструктор, аннан эскадрилья командиры, отряд башлыгы урынбасары булып эшли. Сигез ел Сембердә эшләгәч 1989 елның көзендә Казанга чакыралар. ЯК-42, ТУ-154 очкычларында баш очучы-инструктор булып эшли башлый. Аннары Русия дәүләт академиясенә ике ел укый.

1995 елдан "Казан" һава ширкәтендә (хәзерге "Татарстан" һава ширкәтенең башлангыч чоры) директор булып эшли. 1998 елда Әхмәтшинга яңа һава ширкәте оештыру вазифасы йөкләнә. "Татнефть аэро" ширкәтен булдырып, аның директоры булып эшли. 2003 елда сәламәтлеге сәбәпле Мәскәү очышларга рөхсәт бирмәгәнгә башка эшкә күчә.

30 ел дәверендә Әхмәтшинга АН-2, ЯК-40, ТУ-134, ЯК-42, ИЛ-76, ТУ-154-нең бөтен төрендә дә очарга туры килә. Наил Әхмәтшин – Русиянең атказанган очучысы. Казанда яши.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG