Accessibility links

Кайнар хәбәр

Волгоградта троллейбуста шартлауда 10нан артык кеше һәлак булды


Волгоградта икенче шартлау
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:00:54 0:00

Волгоградта икенче шартлау

Волгоградта дүшәмбе иртән троллейбуста шартлау булды. Төрле чыганакларга караганда һәлак булганнарның саны 10-15 булырга мөмкин. Шартлауны троллейбус шәһәрнең зур кибете һәм базары урнашкан үзәк урамыннан барганда интихарчы оештырган, дип фаразлана.

Тикшерү комитеты шартлауны "террор гамәле" дип игълан итте.

30лап кеше яраланган.

Якшәмбе Волгоградта тимер юл вокзалында шартлау нәтиҗәсендә 17 кеше һәлак булды.

Русиянең тикшерү комитеты вәкиле Владимир Маркин сүзләренчә, 10 кг тротил күләмендә шартлаткыч якшәмбедә Казан вакыты белән 12:45тә вокзал бинасы керешендә, турникет алдында шартлатылган. Ул шулай ук террорчы дип шикләнелгән хатын-кызның гәүдә калдыклары табылуын хәбәр итте.
XS
SM
MD
LG