Accessibility links

Кайнар хәбәр

Евромәйданда утлы корал кулланыла


Киев, 23 гыйнвар
Киев, 23 гыйнвар

Украина эчке эшләр министрлыгы Евромәйданда резин ядрәләр генә атыла дисә дә яраланган кешеләрне караган табиблар утлы корал кулланылганын белдерде.

Киевтан килгән рәсемнәр һәм мәгълүматларга караганда, мәйданда Украина хакимиятенең канунсыз гамәлләренә каршы торучыларга каршы утлы корал да кулланыла. 22 гыйнварда бәрелешләрдә һәлак булган ике кешенең берсе пистолеттан тимер ядрә белән атып үтерелгән.

Евромәйданда яраланган кешедән алынган тимер ядрә. KyivPost хәбәрчесе Christopher Miller фотосы.
Евромәйданда яраланган кешедән алынган тимер ядрә. KyivPost хәбәрчесе Christopher Miller фотосы.
Бу рәсемдәге тимер кисәгенә охшаш ядрәләр Икенче дөнья сугышы вакытында моторын эштән чыгарыр өчен хәрби машиналарга атылган булган. Шундый ук шәкелдәге ядрәләр аучылар мылтыкларына да куела.

Киевтагы журналистларның берсе, "бу ядрәләр яраламаса да – аяктан ега", дип сөйләде.

"Беркут" көчләре һәм хәрбиләр күсәкләр, яшьләндерү газы һәм ут чыгаручы гранаталар белән коралланган. Эчке эшләр министрлыгы тәртип саклаучыларда бары тик резин ядрәле корал булуын белдерде.

22 гыйнварда Украина парламенты хөкүмәт биналары тирәсендә җыелуны тыю турында канун кабул иткәннән соң Киевта каршылык тагын да артты. Аннан соң башланган бәрелешләрдә 100дән артык кеше яраланды, кимендә өч кеше һәлак булды.

Евромәйданның беренче корбаны Сергей Ниһоянга дүрт тапкыр атылган. Ядрәләр аның башына һәм муенына эләккән. Евромәйданда медицина ярдәмен оештыручыларның берсе Олег Мусий, Ниһоянның резин ядрәләрдән үлүе мөмкин түгел иде, дип белдерде.

Евромәйданның өченче корбаны, Беларус ватандашы Михаил Жизневский Макаров пистолетыннан атылган ядрәдән үлгән, аның резин яки тимер булганы хәбәр ителми.

Резин ядрәләр куркыту, авырттыру өчен кулланыла. 20-50 метрдан атылган резин ядрә нык кына авырттыра ала. "Якыннан атылган резин ядрә кешене үтерә дә ала", ди Британиядә урнашкан Omega тикшеренү фонды.

Human Rights Watch оешмасыннан Юлия Горбунова сүзләренә караганда, аларга йөзләре һәм башларына резин ядрәләр атылган күп кенә кеше мөрәҗәгать иткән. Шулай ук Евромәйданда утлы корал булуына да дәлилләр бар.

"Утлы корал һәм тимер ядрә кулланылган кимендә бер очрак турында без беләбез. Киев хастаханәләренең берсендә ашыгыч ярдәм бүлеге табибы белән сөйләштек, ул Грушевский урамыннан алып киленгән бер ир кеше бар, күкрәгенә тимер ядрә эләгеп яраланган, диде. Ул кеше аңсыз, хәле начар, аның белән сөйләшү мөмкинлеге юк. Әмма доктор ул коралда кулланылган ядрәнең тимер булганын раслады", диде Human Rights Watch вәкиле Горбунова.
XS
SM
MD
LG