Accessibility links

Кайнар хәбәр
Ябылыш тантанасында Сочи уеннары талисманнары: куян, аю һәм ак барс
Ябылыш тантанасында Сочи уеннары талисманнары: куян, аю һәм ак барс

Сочи көндәлеге

7-23 февраль көннәрендә Сочида XXII кышкы Олимпия уеннары узды. Азатлык хәбәрчеләре бу уеннарның иң кызыклы мизгелләрен барларга тырышты.

Наталья Жукова 10 чакрымга йөгерүдә
Наталья Жукова 10 чакрымга йөгерүдә

КАЗАН КЫЗЫ -- Казан кызы Наталья Жукова чаңгыда классик ысул белән 10 чакрымга йөгерүдә җиденче урын алды. Бу Русия спортчылары арасында иң яхшы нәтиҗә. Канада данын яклаучы Дарья Гаязова 44нче килде. Җиңүне Польшадан Юстина Ковальчик яулады. Икенче урында Шарлотта Калла (Швеция), өченче урында Тереза Йохауг (Норвегия).
Руслан Захаров Сочида күнегүләр вакытында
Руслан Захаров Сочида күнегүләр вакытында

ФӘЛСӘФӘЧЕ-СПОРТЧЫ -- Ачылыш тантанасында Олимпия антын укыган Уфа егете Руслан Захаров бәләкәй чакта президент булырга хыялланган икән. 2010 елда ул Башкорт дәүләт университетының фәлсәфә һәм социология факультетын тәмамлаган. Бүгенге көндә Руслан экономист белемен дә ала. Сочи Олимпиадасында ул шорт-тректа ярыша. Киләсе ярышлар 13, 18 һәм 21 февраль көннәрендә була.
Антон Гафаров квалификация узышында. Сочи 11 февраль 2014
Антон Гафаров квалификация узышында. Сочи 11 февраль 2014

ҮКЕНЕЧЛЕ ЕГЫЛУ -- Антон Гафаров спринт ярышын уңышлы гына башлаган иде, әмма ярымфиналда егылып җәрәхәтләнде. Моңа Италия чангычысы сәбәпче булды дип исәплиләр, махсус комиссия моны әле тикшерәчәк. Антон күз яшьләрен яшермәде, елады...

Үз вакытында, 2010 елда Гафаров шулай бер бәлага тарып, гарип кала язган иде инде. Күнегү вакытында хәле начараеп, ул табибларга мөрәҗәгать итә. Берничә инъекция ясаганнан соң, 4 сәгатькә сузылган анафилактик шок кичерә, егетнең бар бәдәне хәрәкәтләнми башлый. Табиблар аңа спортчы карьерасын туктатырга туры килер, ди. Ләкин Антон шөгыльләнүен дәвам итә һәм бер елдан артык вакыт узганан соң, ул ирекле стиль белән спринтта “Красногорская лыжня” ярышында Олимпия чемпионы Никита Крюковны узып, финишка алдан килә. Ул вакытта Антон тулы канлы тормышка гына түгел, һөнәри спортка да әйләнеп кайта. (Гөлназ Бәдретдин)
ПУТИНДА ТАТНЕФТЬ ТАМГАСЫ -- Якшәмбедә Сочи Олимпиадасының фигуралы шуу ярышына Русия президенты Владимир Путин Татнефть тамгалы кием киеп килде.

Путин Татнефть тамгалы киемдә
Путин Татнефть тамгалы киемдә
ЗЕМФИРА ХОКУКЛАРЫ -- Танылган җырчы Земфира Русиянең Беренче каналын авторлык хокукларын бозуда гаепләде. Оештыручылар ачылышта аның “Телисеңме” әсәрен авторыннан сорамыйча кулланган. Земфира үзенең рәсми сәхифәсендә Беренче каналның мөдире, Олимпия уеннарын ачу тамашасы продюсеры Константин Эрнстка үзенең әсәрен рөхсәтсез кулланган өчен ачуын белдерде. Соңрак Эрнст җырчының үзенең дә элегрәк контракт бозган булганын искәрткәннән соң, ул дәгъва белдермәскә булды.

Эрнст белән Путин Сочида
Эрнст белән Путин Сочида
АЧЫЛМАГАН БОҖРА -- Тамаша вакытында кайбер җитешсезлекләр дә булды, мисал өчен, Олимпия боҗрасының берсе кабынмады.

Тамаша вакытында Олимпия боҗрасының берсе кабынмады
Тамаша вакытында Олимпия боҗрасының берсе кабынмады
КУПШЫ АЧЫЛЫШ -- Сочи уеннары җомга кичендә Русия тарихының төрле чорларын чагылдырган купшы итеп оештырылган тамашадан башланып китте. Узган ел Казанда Универсиада ачылышын күрүчеләр бу ик тамашада охшашлыкларга игътибар итте.

XS
SM
MD
LG