12:41
31.3.2014
КЫРЫМГА МЕДВЕДЕВ КИЛДЕ--
Акмәчеткә Русия премьер-министры Дмитрий Медведев килде. Бу хакта ул үзенең Твиттерында хәбәр итә. Премьер Кырымның үзешчән хакимияте белән ярымутрауны үстерү турында фикер алышачак.
Акмәчеткә Русия премьер-министры Дмитрий Медведев килде. Бу хакта ул үзенең Твиттерында хәбәр итә. Премьер Кырымның үзешчән хакимияте белән ярымутрауны үстерү турында фикер алышачак.
22:00
30.3.2014
30 мартта Мәҗлес рәисе Рефат Чубаровның әтисе Абдураман Чубаров 84 яшендә вафат булды. Бу хакта хәбәр Мәҗлес утырышы вакытында килде. Утырыш туктатылды.
21:58
30.3.2014
Мәҗлес Кырымның танылмаган хакимиятенә кырымтатар вәкилләрен юллау мәсьәләсен карый башлады. Хәзергә исемлектә дүрт нәмзәт бар: Ленур Ислямов, Заур Смирнов, Ремзи Ильясов, Сафуре Каджаметова.
01:40
30.3.2014
Кырымтатар халкы корылтаеның шимбә көнне узган чираттан тыш җыены берничә карар кабул итте. Шуларның иң мөһиме – кырымтатар халкының Кырымда төп халык буларак үзбилгеләнү турындагы карар.
Кырымның үзешчән хакимиятендә катнашу-катнашмау мәсьәләсен корылтай Мәҗлес карамагына калдырды. Бу мәсьәләне Мәҗлес якшәмбе тикшерергә җыена.
Кырымның үзешчән хакимиятендә катнашу-катнашмау мәсьәләсен корылтай Мәҗлес карамагына калдырды. Бу мәсьәләне Мәҗлес якшәмбе тикшерергә җыена.
21:22
29.3.2014
Бакчасарайда кырымтатар халкы корылтаеның чираттан тыш җыены тәмамланды. Делегатлар Кырымдагы сәяси-иҗтимагый вазгыять һәм милли үзидарә төзү мәсьәләләрен тикшерде. Азатлык җыеннан туры трансляция тәкъдим ите.
21:09
29.3.2014
Эшкуар Ленур Ислямов корылтайда чыгыш ясап милләт вәкилләрен "Казан сценариен" кабул итәргә чакырды.
17:28
29.3.2014
туры трансляция тәкъдим итә. [ВИДЕО]
Корылтай тәнәфестән соң эшен дәвам итә. Делегатлар Русия аннексиясеннән соң Кырымда туган яңа вазгыятьтә кырымтатарларга нишләргә дигән мәсьәләдә фикер алыша. Азатлык Бакчасарайдан
15:41
29.3.2014