Accessibility links

Кайнар хәбәр
Кырым харитасы
Кырым харитасы

Кырым низагы. Вакыйгалар дисбесе

05:10 1.4.2014
БМО иминлек шурасында Кырымга багышланган утырыш тәмамланды. Анда кырымтатар лидеры Мостафа Җәмилев һәм Кырым журналисты Валентина Самар катнашкан. Ябык ишекләр артында узган очрашу турында журналистларга Литваның БМОдагы вәкиле Рита Казрагиене сөйләде. Аның сүзләренчә, утырышта Кырымда кеше хокуклары һәм сүз иреге торышы тикшерелгән. Җәмилев кырымтатарларның үз референдумын үткәрү нияте булуын әйткән. Русия һәм тагын берничә ил утырышта катнашудан баш тарткан. [ВИДЕО]
Гафу итегез, бу хезмәт әлегә эшләми.
20:05 31.3.2014
ҖӘМИЛЕВ БМОДА--

31 мартта Казан вакыты белән сәгать 23.00тә кырымтатар халкы лидеры Мостафа Җәмилев БМО иминлек шурасы утырышында чыгыш ясаячак.
17:47 31.3.2014
КЫРЫМДА ТАТАРСТАН ВӘКИЛЛЕГЕ АЧЫЛДЫ--

Татарстан президенты карары белән Кырымда республиканың даими вәкиллеге эшли башлады.
Вәкиллекне Илмир Тимергалиев, Кырым вице-премьеры Рөстәм Тимергалиевнең әтисе җитәкләячәк. Бу хакта президентның матбугат хезмәте хәбәр итә.
13:33 31.3.2014
ПАСПОРТ ЯНДЫРУ [ФОТО]--

Шулай да була..
12:41 31.3.2014
КЫРЫМГА МЕДВЕДЕВ КИЛДЕ--

Акмәчеткә Русия премьер-министры Дмитрий Медведев килде. Бу хакта ул үзенең Твиттерында хәбәр итә. Премьер Кырымның үзешчән хакимияте белән ярымутрауны үстерү турында фикер алышачак.
22:00 30.3.2014
30 мартта Мәҗлес рәисе Рефат Чубаровның әтисе Абдураман Чубаров 84 яшендә вафат булды. Бу хакта хәбәр Мәҗлес утырышы вакытында килде. Утырыш туктатылды.
21:58 30.3.2014
Мәҗлес Кырымның танылмаган хакимиятенә кырымтатар вәкилләрен юллау мәсьәләсен карый башлады. Хәзергә исемлектә дүрт нәмзәт бар: Ленур Ислямов, Заур Смирнов, Ремзи Ильясов, Сафуре Каджаметова.
01:40 30.3.2014
Кырымтатар халкы корылтаеның шимбә көнне узган чираттан тыш җыены берничә карар кабул итте. Шуларның иң мөһиме – кырымтатар халкының Кырымда төп халык буларак үзбилгеләнү турындагы карар.

Кырымның үзешчән хакимиятендә катнашу-катнашмау мәсьәләсен корылтай Мәҗлес карамагына калдырды. Бу мәсьәләне Мәҗлес якшәмбе тикшерергә җыена.

дәвам

XS
SM
MD
LG