Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов элекке “Болгар номерлары”нда Тукайга багышлап истәлек бүлмәсен булдырырга кушты


Бүген Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов узган гасыр башында Габдулла Тукай яшәгән “Болгар номерлары” урнашкан Татарстан 14нче адресындагы бинаны карады. Миңнеханов бинаның хуҗасы булган “Татнефть” оешмасына Татарстан мәдәният министрлыгы белән бинада Тукайга багышланган истәлек бүлмәсен булдыруны йөкләде.

2008 елның сентябрь ахырында мөселман дини бәйрәмендә халык ялда булганда “Болгар номерлары” җимерелгәч, җәмәгатьчелек арасында зур шау-шу туган иде.

Инде ул вакытта ук “Болгар номерлары” республика күләм әһәмияттәге тарихи биналар исемлегеннән сызылуына карамастан, Татарстан хөкүмәте башлыгы урынбасары (ул вакытта мәдәният министры) Зилә Вәлиева бар тәнкыйтьне һәм һөҗүмне үз җилкәсенә алып, журналистлар белән матбугат очрашуы уздырган вакытта, нәкъ шундый ук бина төзеләчәк һәм анда Тукай бүлмәсе дә булачак, дип белдергән иде.
XS
SM
MD
LG