Accessibility links

Кайнар хәбәр
Малайзиядә яшьләр Украинада бәреп төшерелгән MH 017 очкычында һәлак булганнарны искә ала
Малайзиядә яшьләр Украинада бәреп төшерелгән MH 017 очкычында һәлак булганнарны искә ала

Очкычка һөҗүм вазгыятьне кискенләштерә

Һәлакәттән соңгы вазгыятьне Азатлык күзәтеп бара. Украинаның Русия яклы сугышчылар контролендәге өлешендә бәреп төшерелгән Малайзия очкычында 298 кешенең барысы да һәлак булды.

Донецки сугышчылары очкычның "кара тартмаларын" Малайзиягә тапшырды

Донецкидагы Русия яклы сепаратист сугышчылар җитәкчесе Александр Бородай Украинаның сугышчылар контролендәге көнчыгыш өлешендә бәреп төшерелгән Малайзия очкычының ике "кара тартмасын" 22 июль иртәсендә Малайзия вәкилләренә тапшырды. Аларны тапшыру турында сөйләшүләр озакка сузылган иде. Ике як вәкилләре аларны тапшыру турында протокол имзалады.

Донецки сугышчылары очкычның "кара тартмаларын" Малайзиягә тапшырды
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:30 0:00

Украинада Казаннан килгән сугышчы тотылды
21 июль көнне Украинаның көнчыгышында кулга алынган биш кешенең икесе Русия ватандашы булып чыкты. Шуларның берсе - Алексей Куимов, аның паспортында язылганча, ул Казаннан. Украин гаскәрләренең матбугат үзәге хәбәр итүенчә, ул Донбасска үзе теләп, "православиене якларга" дип килгән. Куимовка христиан дине нигезләре турындагы сораулар бирелсә дә, ул аларга җавап бирә алмаган.

Махсус поезд Малайзия очкычы корбаннарын Харьковка китерде

Махсус поезд Малайзия очкычы корбаннарын Харьковка китерде
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:30 0:00

"Шахтар Донецк" такымында уйнаган чит ил футболчылары Донецкига кире кайтмаган. Ринат Әхмәтов ачулы

2014 елның февралендә Чемпионнар лигасы уены алдыннан
2014 елның февралендә Чемпионнар лигасы уены алдыннан

Бу ялларда футболчыларның яңа сезоны башлана. Шәһәрдә бәрелешләр дәвам итү сәбәпле Донбасс Арена стадионында уйнап булмый. "Шахтар Донецк" такымының кайда уйнаячагы әле хәл ителмгән. Такымның җитәкчесе Ринат Әхмәтовның тагын бер проблемасы туды, дип яза BBC. Донецки өчен уйнаган чит ил футболчылары Франциядән кире кайтмаган. Такымда Бразилиядән биш, Аргентинадан бер футболчы уйный. "Кайтмасалар аларны җәза көтә", диде Әхмәтов.

Олланд: Франция Русиягә икенче "Мистраль" корабын сатмаска мөмкин
Франция президенты Франсуа Олланд Bloomberg агентлыгына әңгәмәдә Русия өчен ясалган боралак ташучы "Мистраль" корабының беренчесе өчен акча түләнгән, ул Мәскәүгә октябрь аенда тапшылачак, дип белдерде. 2016 елга әзер булырга тиешле икенчесен Русиягә сату-сатмау Европа Берлеге карары һәм Русиянең алдагы адымнарына бәйле, диде Олланд.

Инглизчә тулырак итеп монда укыгыз

Малайзия башкаласы Куала Лумпурда халык очкыч һәлакәтен тикшерүне таләп итә

"Дөньяга Украина белән Русия арасындагы уен кызык түгел"

Куала-Лумпурда Малайзия очкычына атучыларны җавапка тартуны таләп иттеләр
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:51 0:00

Донецки бүген


Шәһәрнең тимер юлы вокзалы тирәсендә бәрелешләр бара, икенче бер өлешендә хатын-кызлар шигарләр тотып тора.

Британиянең "The Independent" басмасының бүгенге карикатурасы: "Мин түгел"


Русия президенты Владимир Путин Малайзия очкыч һәлакәтендә Украина хакимиятләре гаепле, дип белдергән иде.

дәвам

XS
SM
MD
LG