Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 04:02

30 июль көнне Чаллы ТИҮе Ураза гаете ашы оештырды. Бирегә Казан, Түбән Кама, Алабуга шәһәрләре милли хәрәкәте вәкилләре, мөселманнар чакырылган иде. Чаллы ТИҮ рәисе Рәфис Кашапов белдерүенчә, хәзерге вазгыятьтә милли мәнфәгатьләр турында бары шулай җыелып сөйләшү мөмкинлеге калган. Урам җыеннарына юл ябылган, фикер алышу чараларына биналар бирелми.

Ураза тәмамлангач та мөселманнар өч көн дәвамында гает ашлары, гает чәйләре оештырды. Шундый бәйрәмнең буласы хакында Чаллы ТИҮнең узган утырышында да әйтелгән иде. Ләкин биредә аның кайда буласы турында белдерелмәде. Чаллы ТИҮ рәисе Рәфис Кашапов моны хезмәтләрнең “алдан чара күрү ихтималы” белән бәйләгән иде. Урман эчендәге ял урыннарының берсендә узган гает ашына хокук органнары тарафыннан аяк чалу күренеше күзәтелмәде.

Чәй табыны артында бүгенге милли вазгыять, Украина-Русия мөнәсәбәтләре хакында да сөйләшү булды. БТИҮ рәисе урынбасары Галишан Нуриәхмәт беренчеләрдән булып үз фикерен җиткерде.

Галишан Нуриәхмәт (с), Ринат Нургалиев, Рәфис Кашапов

Галишан Нуриәхмәт (с), Ринат Нургалиев, Рәфис Кашапов

– Бүген дөньядагы Русия дигән иң явыз империя үзенең иң явыз заманына килеп җитте. Менә бирегә килгәндә бик күпләр бу хакта үз сүзләрен әйтергә теләүләре хакында белдергән иде. Хәзер Татарстанда татардан азат булырга телиләр. Милли мәктәпләрне яптылар, газетларны бетереп киләләр. Радио-телевидениебез шау-шу, тамашага калды, анда акыллы сүз ишетеп булмый. Язучыларга барып җиттеләр. Укучысы булмагач, нәрсәгә язарга? Элегрәк ел саен яшь язучы, шагыйрьләр килеп чыга иде. Ә хәзер 5-10 елга берәү килеп чыга, аны да ничек бастырырга белмиләр. Һәркем үзенчә көрәшеп, үзебезне сакларга, якларга кирәк. Пенсияләребезне тартып ала башладылар. БТИҮ бинасын алдылар, штрафлар белән буалар. Гомумән, РФ Конституциясе бозылу хакында авыз ачучыларны утырту турында кануннар әзерләнде. Шуңа да карамастан, бирешмик, алга таба да эшлик, диде Галишан Нуриәхмәт.

"Азатлык" егетләре: Фәнил Гыйлаҗев (с), Наил Нәбиуллин, Рәфыйк Кәримулла

"Азатлык" егетләре: Фәнил Гыйлаҗев (с), Наил Нәбиуллин, Рәфыйк Кәримулла

– Рәфис абый Кашаповка рәхмәт. Милли хәрәкәтнең төшенкеле чорында табын артында шундый фикер алышу, сөйләшү оештырды. Кануннар безгә каршы булган чакта бу безгә рух өсти. Алга таба көрәшергә көч бирә. Чыннан да, кануннар кырыслангач, без ни рәвешле хәрәкәт итәргә тиеш? Безгә тышкы эшчәнлектән эчке эшчәнлеккә күчәргә кирәк дип саныйм. Аллаһы тәгалә үзе безне халык белән эшләргә өнди. Милли хәрәкәт соңгы елларда халык белән эшләмәде, диярлек, гади халыкка чыгып фикерне җиткерә алмадык. Халыкка чыгарга вакыт. Мәгълүмати блокада барышында радио-телевидениегә юл юк. Шуңа, элекке еллардагы кебек, листовкалар таратуны, тергезүне хуплыйм.

Менә быелгы Хәтер көнен уздыруны да тыярга мөмкиннәр. Чөнки Русия хакимияте кырымтатарларга 18 май чарасын уздырырга рөхсәт бирмәде. Беләсез, кырымтатарларның милли үзаңы безгә караганда көчлерәк. Аларны да тыйгач, безгә дә рөхсәт булмаска мөмкин. Шуңа Хәтер көне турында күбрәк кешегә җиткерүне максат итеп куйыйк. Штрафлар куркытмасын. Хәтер көне – елга бер җыела торган, дөрләп чыга торган көнебез, дип тәмамлады чыгышын Наил әфәнде.

Язучы, җәмәгать эшлеклесе Айдар Хәлим үз сүзен Украина-Русия арасындагы бүгенге мөнәсәбәткә бәя бирүдән башлады.

– Бездә чынбарлыкны әйтүдә бер курку бар. Ә мин әйтәм. Бүген Украинада ватандашлар сугышы бармый. Ватандашлар сугышы ул ата –улга, ул – атага атканда була. Ике ил – Украина һәм Русия арасында сугыш бара. Әлбәттә, анда украиннар җиңәчәк. Чөнки тарихның мантыйгы шундый. Күп халыклар канын эчкән, сугыш чыганагы булган Русиянең көннәре бетмәсә дә, аны тибәрү көннәре якынлаша. Безгә нәрсә җитми? Без үзебезгә хәләл булмаган кешене чуашлар, марилар, удмуртлар аша сикертеп кертеп, Казанны биреп, үзебезгә күрше иттек. Без хәләлдән хәрәм ясадык. Урыс безнең күрше бит. Биш гасыр буе марҗаны түшәккә салып, полковник булдык һәм юкка чыктык. Әгәр бүген катнаш никахка каршы “Юк, балам, ризалыгымны бирмим” дип бусагага ятмасак, татар милләте урыс белән катнашудан туктамаячак.

Айдар Хәлим

Айдар Хәлим

Илгә Русия тарихында булмаган антихрист килде. Нинди диктаторны карасаң да, алар Путин янында чүп. Сталин да аннан бәләкәй. Бигрәк тә хатын-кызларыбыз, наданлыгыбыз аркасында дошманыбыз тегермәненә су коябыз. Путин китмичә бу илгә, безнең җиргә тынычлык килмәячәк. Путин китмичә Мәскәүдә, башка җирләрдә мәчетләр төзелмәячәк, дигән фикерләрен җиткерде Айдар Хәлим.

Гает ашын оештыручы Рәфис Кашапов алдагы эшләр турында сөйләде.

– Без бүген менә шундый юл белән очрашып сөйләштек. Безнең башкача фикер алышырга мөмкинлек юк. Урамнарга чыгучылар арасында хәзер дә мәхкәмә юлында йөрүчеләребез, штрафлар түләүчеләребез күп. Аллага шөкер, Уразадан соң шулай очраша алдык. Биредә татар телен тормышка ашыру буенча комиссия төзү эшен дә башлыйбыз. Соңгы елларда мөселманнарны кыерсыту, төрмәләргә утырту башланды. Бу юнәлешкә дә игътибар бирәчәкбез, диде Кашапов.

Чарада шулай ук Аксакаллар шурасы рәисе Раиф Галиев, озак еллар Чаллы шәһәр шурасы депутаты булган Галимҗан Зарипов, ТИҮ президиумы әгъзасы Ринат Нургали, Наилә Вилданова һәм башкалар бүгенге милли хәрәкәт эшчәнлеге уңаеннан үз фикерләрен әйттеләр.

Күмәк фото

Күмәк фото

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG