Accessibility links

Кайнар хәбәр

Владикавказда Төньяк Осетия мөфтие урынбасары үтерелгән


Владикавказда сөнниләр мәчете
Владикавказда сөнниләр мәчете

Владикавказда 16 август кичендә Төньяк Осетия мөфтие урынбасары Рәсүл Гамзатов үтерелгән. Бу җинаятьнең кем тарафыннан кылынганы билгеле түгел, хокук саклаучылар аларны эзли.

“Интерфакс” хәбәр итүенчә, өе янына кайтып җитеп, машинасыннан чыккач Гамзатовка атканнар. Аңа 36 яшь булган, алты баласы калган.

Гамзатовка кадәр мөфти урынбасары булып эшләгән Ибраһим Дударовны да 2013 елның декабрендә атып үтерделәр. Җинаятьче әлегә кадәр тотылмаган.

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG