Мариупольдә атышулар
Украина белән Русия яклы сепаратистлар арасында ут туктату килешүенә карамастан, шимбә кичендә Мариуполь шәһеренең Новоазвски юлындагы тикшерү капкасында бәрелешләр булган, корбаннар бар дип хәбәр ителә.
Мариуполь тирәсендә шартлау һәм ут ачулар турында хәбәр ителә
Киев белән Русия яклы сепаратистлар арасында ут туктату турында килешүгә карамастан, якшәмбегә каршы төндә Мариуполь тирәсендә шартлаулар һәм артиллерия уты ачу очраклары теркәлгән.
Мариупольдәге шаһитләр телефон аша Associated Press агентлыгына хәбәр итүенчә, шартлау тавышлары украин шәһәрнең көнчыгыш ягыннан, украин хәрбиләре урнашкан җирдән килгән.
Азов батальоны ихтыярилары үзләренең Facebook битендә узган төндә аларга Град ракеталарыннан һөҗүм булганын хәбәр итә. Азов батальоны матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, украин гаскәрләре әлегә җавап уты кайтармый.
Шимбә көнне Украина һәм Русия президентлары Петро Порошенко һәм Владимир Путин телефон аша сөйләшеп “ут туктату турында килешүенең нигездә үтәлүен” таныганнар иде.
Тымчук: Сепаратистлар Украина көнчыгышында килешүне боза
Русия тарафлы көчләр килешү шартларын үтәми, Донбасс ягында украин гаскәрләре позицияләренә һәм тикшерү нокталарына һөҗүм итүен һәм ут ачуын давам итә. Бу хакта хәрби-сәяси тикшеренүләр үзәге җитәкчесе Дмитрий Тымчук үзенең Facebook битендә хәбәр итте.
Аның мәгълүматына күрә, җомга көн кичке алтыдан соң хәзергә кадәр украин гаскәрләренең Донецки һава аланындагы позицияләренә берничә һөҗүм тырышлыгы ясалган. Сепаратистлар гранат- һәм утаткычлар кулланган. Шулай ук украин көчләренең Попасная, Красногоровка, Золотое, Новотроицкое авыллырындагы сафлары утка тотылган.
Тымчук сүзләренчә, украин хәрбиләре килешү шартларын үти, бары тик аларга һөҗүм булса гына җавап уты кайтара.
Ут туктату турында килешү җомга көнне Минксида контакт төркеме очрашуында төзелгән иде. Килешү җомга көнне җирле вакыт белән кичке алтыла көченә керде.
Украина президенты Порошенко атышларны туктатырга боерды
Украина президенты Петр Порошенко илнең көнчыгышында атышларны туктатырга фәрман бирде. Бу турыда президентның интернеттагы рәсми сәхифәсендә хәбәр ителә.
“Русия президенты Владимир Путинның Донбасстагы канунсыз кораллы төркемнәрне атышларны туктатырга чакыруы һәм Украина президентының тынычлык планын гамәлгә ашыру максатында өчьяклы контакт төркеме утырышында имзаланган протокол нигезендә мин Украина кораллы көчләре баш идарәсе җитәкчесенә 5 сентябрьдә 18:00дә атышларны туктатырга фәрман бирәм”, диелә.
Порошенко илнең тышкы эшләр министрына атышларны туктату режимының үтәлүен Европада иминлек вә хезмәттәшлек оешмасы белән бергәләп халыкара контрольдә тотуны йөкләде.
Украинадагы атышларны туктату килешүенә ирешелүе хәбәр ителә
Минскида контакт төркеме очрашуында Украина белән Луһански һәм Донецки сепаратистлары арасында атышларны туктату килешүе имзаланган. Бу турыда әлеге сөйләшүләргә якын булган бер чыганакка таянып Интерфакс-Украина агентлыгы хәбәр итә.
Атышларның җомга көнне кичке сәгать алтыда (Казан вакыты белән җидедә) туктатылачагы әйтелә.
Протокол атышларның туктату режимын күзәтүне, әсирләрне алмашуны һәм башка мәсьәләрне үз өченә алган 14 бүлектән тора.
France Press агентлыгы хәбәр итүенчә, Украина премьер-министры Арсений Яценюк бу килешү гамәлгә ашырылсын өчен аның Европа берлеге белән Кушма Штатлар тарафыннан да хуплануы зарур диде.
3 сентябрьдә Украина һәм Русия президентлары Петр Порошенко белән Владимир Путин Украинаның көнчыгышында 2600-дән артык кешенең гомерен өзгән сугышны туктату юллары турында телефон аша сөйләшкән иде.
Украина үтерелгән Русия хәрбиләре санының ике меңгә җитүен белдерә
Украина Донбасстагы сугышта үтерелгән Русия хәрбиләре санының ике меңгә җитүен хәбәр итә. Бу турыда, күзләү мәгълүматларына таянып, Милли иминлек һәм саклану шурасы башлыгы Андрей Лысенко Reuters агентлыгына белдерде.
Лысенко әйтүенчә, Русия кораллы көчләре сугышу мөмкинлекләре кимегән хәрби бүлекләрне ротация нигезендә алыштырып тора.
Валентина Матвиенко: Русиядән Украинага сугышырга китүчеләр арта
Русиянең Федерация шурасы рәисәсе Валентина Матвиенко Русиядән Украинага каршы сугышка китүчеләрнең саны арта баруын таныды. Ул бу турыда Донбасста һәлак булган фотохәбәрче Андрей Стенинның җеназасында чыгыш ясаганда әйтте.
"Без үз хокуклары, гаделлек, тугандаш халык җирендә тынычлык өчен батырларча сугышучылар арасында Русиядән килгән ихтыяриларның арта баруын күрәбез", диде Матвиенко.
Матвиенко Украинага сугышка баручыларның каян корал алуы һәм Русия чик сакчылары аша Украинага ничек узуы турында берни дә әйтмәде.
Моңарчы Русия хакимиятләре Украинага каршы сугышта Русия хәрбиләренең катнашуын кискен кире кагып килә иде.
Харьковта Путин "женазасы"
4 сентябрь Украинаның Харьков шәһәрендә демонстрантлар Владимира Путинның символик женазасын оештырды. Алар Путин карачкысын табутка салып Русия консуллыгы яныннан узды. Украинаның көнчыгышында Русия тарафлы сепаратистлар белән апрель аеннан бирле барган бәрелешләрдә 2600лап кеше һәлак булды.