Accessibility links

Кайнар хәбәр
10 сентябрь кичендә Казанда бер төркем активист Украинадагы сугышка каршы пикет үткәрде.
10 сентябрь кичендә Казанда бер төркем активист Украинадагы сугышка каршы пикет үткәрде.

Украинага интервенция

05:56 29.8.2014
Русия президенты Владимир Путин
Русия президенты Владимир Путин


Русия президенты Владимир Путин Донбастагы сугышчыларны чолганышка эләккән Украина хәрбиләренә һуманитар коридор ачырга чакырды.

Путинның матбугат хезмәте интернетка чыгарган әлеге мөрәҗәгатьтә "Мин чолганышка эләккән Украина хәрбиләре өчен һуманитар коридор ачарга чакырам", диелә.

Путин сугышчыларның Украина гаскәрләренә каршы сугышта зур уңышларга ирешүен билгеләп үтте һәм Русиянең Донбаска һуманитар ярдәм күрсәтергә әзер булуын белдерде.

12:43 29.8.2014

Пан Ги Мун: Дөнья җәмәгатьчелеге Украинада көч куллану артуга юл куя алмый

БМО Генераль секретаре Пан Ги Мун Украинадагы киеренкелекнең "куркыныч эскалация"гә таба баруы турында хәбәрләргә борчылуын белдерде.

Украинаның көньяк-көнчыгышында, Русия чигенә якын урында сугышның көчәюе турында мәгълүматларга карата Пан Ги Мун "халыкара җәмәгатьчелек хәлнең начараюына һәм көч куллануның артуына юл куя алмый" диде.

12:59 29.8.2014

Хокук яклаучылар: Русиянең 100дән артык солдаты Украинада һәлак булган

Украина көнчыгышында Русиянең 100дән артык солдаты һәлак булган һәм кимендә 300ләп яраланган. Бу хакта Рейтер хәбәр агентлыгына Русия президенты каршындагы кеше хокуклары шурасы әгъзалары Элла Полякова һәм Сергей Кривенко белдерде.

Хокук яклаучылар әйтүенчә, Русия солдатлары 13 августта Донецки өлкәсендәге Снежное шәһәре янында сепаратчыларга кирәк-яраклар алып барган кәрванга "Град"тан атканда һәлак булган. Бу хакта алар ут ачуны күрүчеләр һәм һәлак булганнарның туганнары белән сөйләшүдән белгән. Аларның үлеме турындагы кәгазьләрдә дөрес мәгълүмат язылмаган ди хокук яклаучылар.

Соңгы көннәрдә күбрәк ата-аналар үзләренең уллары шалтыратмау турында хокук яклаучыларга мөрәҗәгать итә. Алар улларын Украинага кертерләр дип борчыла.

13:45 29.8.2014

БМО: Украинадагы кораллы низагта 2600 кеше һәлак булган

БМОның Украинадагы вазгыятькә багышланган яңа хисабында, апрель уртасыннан бирле башланган кораллы низагта 2600гә якын кеше һәлак булганлыгы белдерелә.

Хисапта кеше хокуклары бозылу, кешеләрне урлау, җәзалауда Русия яклы сепаратчыларның гаепле булуы әйтелә.

БМО белгечләренең хисабы җомга көнне Женева һәм Киевта тәкъдим ителде. Бу документта Украина хәрбиләре тарафыннан да кеше хокукларын бозулар булу турында белдерелә.

БМО хисабына күрә, Украина көнчыгышында һәлак булучыларның арткан, көненә уртача 36 кешенең үлә. Белгечләр, бәрелешләр кешеләр яши торган урыннарда барганга һәлак булучыларның күплеген әйтә.

Төрле кораллы төркемнәрнең күпме кешене тотык итеп алганы төгәл билгеле түгел. Белгечләр белдерүенчә, андыйлар кимендә 468 булырга мөмкин.

БМОның кеше хокуклары вәкиле Нави Пиллей, "белә торып тыныч халыкка таба ут ачулар халыкара хокукларны бозу булып тора һәм халыкны саклау өчен әле күп эшләргә кирәк", дип белдерде.

14:37 29.8.2014

Ике украин офицеры үзләре белән бергә 12 Русия десантчысын шартлаткан

Украина саклану министрлыгы илнең көнчыгышында Мәскәү яклы сугышчылар чолганышына эләгеп яраланган ике офицерның үзләре белән бергә 12 Русия десантчысын шартлатуы турында белдерде.

Министрлык вәкиле РБК агентлыгына “Украинага Русия гаскәрләре керү нәтиҗәсендә Украина кораллы көчләренең 51нче бригадасы чолганышка эләкте. 25 август киченә батальон тактик төркеменең зур өлеше сафтан чыккан иде. Нәтиҗәдә, чолганышны бәреп чыгарга карар ителде”, дип белдергән.

Чолганышны бәреп чыгу омтылышы вакытында каты ут астына эләгеп нык яраланган ике майор Александр Кандесюк һәм Алексей Шепелюкны 12 Русия десантчысы уратып алган. Офицерлар башта кулларын күтәргән,әмма десантчылар берничә метр гына кала якынлашкач, үзләрендә булган шартлаткычларны шартлаткан.

Украинада террорга каршы чара җитәкчелеге бу ике офицерга “Украина каһарманнары” исеме бирергә тәкъдим итә.

Русия саклану министрлыгы десантчыларны югалтулары турында мәгълүматны расламый.

13:56 30.8.2014

Украина хәрбиләренең бер өлеше чолганыштан чыкты

Украинаның Донецки өлкәсендәге Илловойски шәһәре янында Мәскәү яклы сугышчылар чолганышына эләккән украин хәрбиләренең бер өлеше аннан чыгарылды.

Украина эчке эшләр министры Арсен Аваков Фейсбукта 28 хәрбинең чолганыштан чыгуын хәбәр итте.

30 августка каршы төндә Иловайски янында сугышчыларга бирелмәгән хәрбиләрнең махсус коридор аша чолганыштан чыгарылачагы мәгълүм булды.

16:43 30.8.2014

Европа берлеге Русиягә яңа чикләүләр әзерли

Европа берлеге илләре җитәкчеләре Европа комиссиясенә Русиягә карата яңа чикләүләр әзерләргә кушачак.

Чикләүләрнең нинди булачагы әлегә билгесез. Берлекнең чикләүләрне көчәйтәчәге турында Франция президенты Франсуа Олланд та белдерде.

Бүген Брюссельдә узучы Европа берлеге саммитында да төп тема Русиягә карата чикләүләр булачак.

Яңа чикләүләр кирәклеге турында Брюссельдә узган брифингта Украина президенты Петр Порошенко белдерде.

Саммит алдыннан Порошенко белән очрашкан Европа комиссиясе башлыгы Жозе-Мануэла Баррозу әйтүенчә, Европа комиссиясе инде чикләүләрнең "кайбер вариантларын" әзерләгән. Әмма ул нинди вариантлар булуын әйтмәде.

21:28 30.8.2014

Донецки өлкәсендәге Русия яклы сугышчылар киңкүләм һөҗүмгә әзерләнүләрен белдерде.

Сугышчылар җитәкчесе Александр Захарченко әйтүенчә, алдагы ике көндә алар Мариупольне яуларга җыенмый, әмма якын көннәрдә алар шәһәргә керәчәк. Захарченко сугышчыларның шәһәрне ярымбоҗрага алганлыгын белдерде.

Аның әйтүенчә, Иловайски янында чолганышка алынган яралы украин хәрбиләренең барысы да аннан чыгарылган, алар үзләре белән үтерелгән хәрбиләрнең мәетләрен дә алып чыккан.

Захарченко чолганыштан киткән украин хәбиләренең сугышчыларга 50 данә бронетехника калдырганлыгын әйтте.

дәвам

XS
SM
MD
LG