Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 01:14

Мәскәүнең татар мәктәбендә Халыкара толерантлык көнен бәйрәм итү кичәсендә бу мәктәпкә куркыныч янавы ачыкланды. Мәскәүдә барган мәктәпләрне берләштерү сәясәте татар мәктәбен дә йота ала.

Мәскәүнең 1186нчы санлы мәктәбендә 16 ноябрьдә ЮНЕСКО тарафыннан игълан ителгән Халыкара толерантлык көне уңаеннан, "Дөнья халыклары мәдәнияте галереясе" ачылды. Мәктәпнең зур бүлмәләренең берсенә урнашкан галереядә төрле милләтләргә караган көнкүреш җиһазлары, өс-баш киемнәре, төрле документлар урын алган иде.

Галерея ачылышында Лемма Гирфанова (с) тасма кисүдә катнаша

Галерея ачылышында Лемма Гирфанова (с) тасма кисүдә катнаша

Галерея тулыланып торачак, диде мәктәп мөдире Лемма Гирфанова. "Бүлмәнең уртасына ук Кол Шәриф мәчете макетын куячакбыз, ә инде диварның иң уртасында Сөембикә манарасы төшерелгән келәм урын алды", диде ул.

Галерея ачылган минутларда да кунаклар бүләк итеп казак һәм кытай халыкларының киемнәрен тапшырдылар. Толерантлык көне кысаларында укытучылар, башка мәктәп мөдирләре, галимнәр катнашында "Җәмгыятьтә милләтара татулык һәм ватандашлык дөньясының формалашуы" дигән темага конференция дә узды.

"Толерантлык – үзара аңлашуның нигезе", "Толерантлык тәрбияләү", "Төрле мәдәниятләрне аңлауда телнең роле", "Эстетик мәдәниятне үстерүдә педогогика шартлары" һәм башка күп кенә темаларга чыгышлар булды.

Чыгыш ясаучылар, мәсәлән, фәннәр докторы Русиянең халык хуҗалыгы академиясе профессоры Александр Назаров, толерантлык сүзен "этнослар арасында татулык" дигән төшенчә белән алыштырырга кирәк дип тәкъдим ясады. Аның сүзен куәтләп чыгыш ясаган Рушан хәзрәт Әббәсов толерантлык ул яхшы күршелек (добрососедство) дигән мәгънәне үз эченә ала, аны шулай дип атасак та була дип өстәде. Чөнки кайвакытта күршең туганыңнан да якынрак кешегә әверелә. Күршеләрне ходай бирә дип юкка гына әйтмиләр бит, диде ул.

Татар мәктәбендә Сөембикә манарасы сурәте һәм Явыз Иван турында китап

Татар мәктәбендә Сөембикә манарасы сурәте һәм Явыз Иван турында китап

1186нчы санлы мәктәп – Мәскәүдә татар мәдәнияте нигезендә белем бирүче бердәнбер мәктәп. 15 еллар чамасы элек Мәскәүдә төрле этно- мәдәният юнәлешендә белем, тәрбия бирүче мәктәпләр 70тән артык булган. Хәзер инде алар оптимизация дип аталган, мәктәпләрне бергә кушу сәясәте нәтиҗәседә этно-мәдәни белем бирүче мәктәпләр бары тик биш кенә калган. Ләкин ул мәктәпләрне башкалар белән кушу куркынычы әле дә бар ди, Лемма Гирфанова. Ул вакытта инде без үзебезнең татар мәктәбе дигән атамабызны югалтачакбыз. Чөнки берничә мәктәпкә бер мөдир билгеләнәчәк. Мәктәпнең язмышы да аның фикереннән торачак, ди ул. Хәер, Мәскәү мәгариф департаменты башлыгы Исаак Калина безгә инде кушылулар тәмамланды дисә дә, курку киткәне юк әле, диде Гирфанова.

Әгәр дә шундый хәл килеп чыкса, бу бик зур аяныч булыр иде. Мәктәптә 30дан артык милләт балалары укый икән. Шуларның яртысы татар балалары.

Күп кенә ата-аналар, шул исәптән Рушан хәзрәт Аббясов та, балаларын шушы мәктәптә укытыр өчен фатирларын алыштырып шушы районга күчеп килгәннәр. Чөнки мәктәп бик яхшы исәптә. Укып чыгучыларның барысы да югары уку йортларына керәләр.

Мәктәптә барлыгы 427 бала белем ала. Хәзерге вакытта укытучыларга акча түләү укучыларның баш саныннан исәпләнә икән. Шул ук вакытта укытучыларның хезмәт хакы да билгеләнгән суммадан ким булырга тиеш түгел. Шуның нәтиҗәсендә быел 4 укытучыны эшеннән азат итәргә туры килгән. Шуларның берсе – урыс теле укытучысы булса, икенчесе татар теле укытучысы. Татар теленән безнең өч укытучы иде, хәзер инде икегә генә калды, диде Лемма ханым. Мәктәптә татар телен барлык укучылар да тигез өйрәнәләр, бер милләт баласының да, ата-аналарның да каршы килгәне юк, ди ул.

Татар мәктәбендәге Толерантлык көнендә Кытай темасы

Татар мәктәбендәге Толерантлык көнендә Кытай темасы

Мәктәпләрне кушу сәясәте мәгариф департаменты башлыгы булып Исаак Калина килгәннән соң башланган. Мәскәүдә бу хәлләргә каршылык белдерүчеләрнең соңгы көннәрдә Мәскәү мэры Сергей Собянин исеменә мөрәҗәгать әзерләүләре дә мәгьлүм. Анда 10 мең имза кирәк икән, шуның инде 9588е җыелган. Ул хат белән интернетта change.org сәхифәсендә танышырга була.

Мэр исеменә язылган "Мәгариф департаменты башлыгы И.И.Калинаны эшеннән азат итәргә" дигән хатта мондый сүзләр дә бар: "Без – Мәскәү халкы, әти-әниләр, әби-бабайлар, укытучылар И.Калинаны эшеннен азат итүне таләп итәбез. Калинаның эшчәнлеге мәгариф өлкәсендәге федераль кануннарга каршы килә. Иң беренчесе – мәктәпләрне берләштерү сәясәте. Ул канунны җитди бозу белән алып барыла һәм Мәскәү җәмәгатьчелегендә киеренкелек тудыра. Бу эшләр барысы да аның шәхси теләге белән эшләнә, чөнки "2012-2016 елларда башкала мәгарифе" програмында да, федераль програмда да, президентның май аендагы фәрманнарында да бу турыда язылмаган.

Шәһәрдә мәктәпләрне кушу рәттән, уйланмыйча эшләнә: Техникумнарны балалар бакчасы белән бергә кушу, талантлы балалар укый торган лицейларны аң ягыннан артта калган балалар укый торган мәктәпләр белән берләштерү, кичке мәктәпкә кушу. Калина һәм аның урынбасарлары бу эшләр барысы да мәктәп хезмәткәрләре теләге белән эшләнгән дип лаф оралар. Ләкин болар ялган. Аларның эшләрен тикшерә торган оешма юк. Мәскәү мәгарифенә җитди тикшерү кирәк. Бу кризистан чыгар өчен беренче адым – Исаак Калинаны эшеннән азат итү" дигән юллар бар ул мөрәҗәгатьтә.

1186нче санлы мәктәптәге чарага җыелган укытучылар, мәктәп мөдирләре бу темага сөйләшүдән баш тартты. Бары тик укыту эшләрендә укучыларның белемен тестлар ярдәмендә генә тикшерү аларның фикер йөртү, үз фикерләрен үз сүзләре белән әйтә алу, сөйләшә белү сәләтен киметә дип борчылуларын белдерделәр алар.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG