Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымда "Татлы сес" җыр-бию бәйгесенә йомгак ясалды


"Татлы сес-2014" бәйгесендә "Ант иткәнмен" милли гимны башкарылды
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:20 0:00

Акмәчеттә "Татлы сес-2014" кырымтатар жыр һәм бию бәйгесенә йомгак ясалды. Анда кырымтатарларның "Ант иткәнмән" милли гимны да яңгырады.

Акмәчеттә кырымтатар жыр һәм биюеннән "Татлы сес-2014" ("Татлы тавыш") балалар бәйгесе җиңүчеләре билгеләнде. 6 декабрьдә финалга чыккан 21 бала Украин театрында төрле номинациядә 8-12 яшьтәге һәм зурраклар арасында ике төркемгә бүленеп ярышты.

Бәйгенең финалын "Ватаным Къырым, милләтәм Къырым" һәм "Дөньяга килдек бер тапкыр" җырлары белән 11 яшьлек Гирей Османов ачып жәбәрде.

"Татлы сес-2014" балалар жыр һәм бию бәйгесе финалы
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:27 0:00

Моннан соң инде балалар үз остлыкларын җырда, биюдә күрсәтеп тамашачыларның алкышларына лаек булдылар. Ике сәгать дәвамында балалар сокландырырлык милли концерт куйдылар.

"Татлы сес"ның антракттан соң сәхнәгә чыккан үзган еллардагы җиңүчәләре белән бергә кырымтатар эстрада йолдызлары чыгыш ясады. Ул вакытта жюри рәисе Татарстанның һәм Украинананың атказанган сәнгать эшлеклесе, "Кырым" ансамбле җитәкчесе, җырчы һәм композитор Сервер Какура җитәкчелегендә жюри әгъзалары: Украинаның атказанган артист җырчы Зарема ханsм, Кырымyның атказанган артисты, җырчы Гульсум Тамак, биючеләр, Украинада атказанган артистлар Джемиле Османова, Мунир Аблаев конкурска нәтиҗә чыгарды, җиңүчеләргә төрле кыйммәтле бүләкләр тапшырылды, кайберләренә Артекка юлламалар бүләк иттеләр, кайберләрен "Ляле" кырымтатар балалар телеканалының проектларында катнашырга чакырдылар.

8-12 яшьлек катнашучылар

Бәйгедә җиңүчеләрне игълан итү
Бәйгедә җиңүчеләрне игълан итү

"Вокал" категориясе:
1 урын – Дмитрий Манжос
2 урын – Сафие Абибулаева
3 урын – Гирей Османов

"Бию" категориясе:
1 урын – Ибраим Мамутов
2 урын – Мавиле Куртбединова
3 урын – Филипп Терсенов

Өлкәнрәкләр төркеме

"Вокал"- категориясе: 1 урын – Севиля Абибулаева
2 урын – Юрий Ковалев
3 урын – Энвер Абдуллаев

"Бию" - категориясе:
1 урын – Эвелина Темиркаяева
2 урын – Камола Асрабова
3 урын – Эмине Ислямова.

Концерт ахырында бер төркем кырымтатар яшьләре сәхнәгә чыгып рэп һәм кырымтатар җырын җырлап "Ватаннан бер якка китмибез!", Ватаннан качма!" "Милләт! Ватан! Кырым!" ак кәгазьдә кара буяу белән язылган шигарләрне, милли байракларны күтәрәп чыктылар. Моннан соң кырымтатарларның "Ант иткәнмән" милли гимны, конкурс катнашучылары башкаруында "Татлы сес"ның гимны яңгырады.

Ленур Ислямов
Ленур Ислямов

Шуны да әйтергә кирәк, "Татлы сес"ны АТР кырымтатар телеканалы инде алтынчы тапкыр үткәрә. Каналның хужасы һәм төп иганәчесе, Мәскәү эшмәкәре, кырымтатар Ленур Ислямов махсус бу конкурска тамашачы булып килгән иде. "Миңа быел конкурсны мондый шартларда бәлки үткәрмәскә дигән сүзләр дә әйткән иделәр. Ләкин без бер нәрсәгә карамыйча аны үткердек . Безнең ата-бабаларыбыз монда яшәдеме? Яшәде! Без монда яшимебез? Яшибез! Безнең балаларыбыз да монда яшәячәк!" диде ул тамашачыларга.

Шулай итеп VI "Татлы сес-2014" бәйгесе тәмамланды. Чираттагы "Татлы сес-2015" конкурсына да әзерлек башланды инде.

Бәйгедән соң ВКонтакте челтәрендә 7 декабрьдә "Татлы сес" төркемендә бу елда беренче урынны казакка (кырымтатарлар урысларны казак дип йөртә) бирделәр" дигән комментар пәйда булган, ләкин ике сәгатьтән соң челтәрдә бу комментар юкка чыккан. Дөрес узган ел беренче урынны Дарья Скрипка алган иде. Күрәсең, урыс балалары кырымтатар җырларын тагын да яхшы җырлый башлаган.

XS
SM
MD
LG