Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллы милли хәрәкәт вәкилләренең милли мәгарифкә багышланган фикер алышу резолюциясе


Чаллы милли хәрәкәт вәкилләренең милли мәгарифкә багышланган фикер алышу резолюциясе

Чаллы шәһәрендә гөрләп эшләп торган татар мәктәп-гимназияләре 2000нче еллар башында, мәгариф хезмәткәрләре тарафыннан, урысча укытуга күчерелде. 300 меңгә якын татар яшәгән шәһәрдә татарча укытыла торган бер генә сыйныф та калдырылмады.

Ә бит моңа бернинди дә нигез юк иде. Татар мәктәп-гимназияләрендә татар теле дә сакланып килде, укучыларның югары уку йортларына керү күрсәткечләре дә урыс мәктәпләре белән чагыштырганда һәрчак югарырак булды. Мәсәлән, 1990нчы елларда 2нче татар гимназиясен ел саен уртача 3-4 кеше алтын медальгә тәмамлый иде. 1995 елгы чыгарылыштан дүртесе соңыннан фәннәр кандидаты булды.

Чаллыда элек булган 30га якын татар балалар бакчасыннан бүгенге көндә икесе генә калды, алары да шәһәрнең иң читендә урнашкан. Аларда һәм башка балалар бакчаларындагы татар төркемнәрендә булган бөтен милли тәрбия нибары ике-өч шигырь ятлатуга, бер-ике җыр җырлатуга кайтып кала. Күпчелек очракта тәрбиячеләр дә балалар белән татарча сөйләшми. Мәктәпләрдә, балалар бакчаларында балалар үз ишләре белән татарча аралашмый. Шулай итеп, белем бирү учреждениеләрендә татар теле кулланыштан төшеп кала. Аларда татар теле дәресләре генә укыту туган телне сакламый.

Узган ел мәгариф министрлыгы тәкъдиме белән муниципаль районнарның рейтингын билгеләгәндә, төп критерийларның берсе буларак, укучыларга туган телдә белем бирү күрсәткече кертелгән иде. Чаллыда бу күрсәткеч чынбарлыкта ноль булып тора.

Без, милли мәгарифкә багышланган шушы җыелышта катнашучылар, Чаллыда милли мәгарифне яңадан торгызу максатыннан чыгып, шундый теләк һәм тәкъдимнәребезне белдерәбез:

  1. Киләсе уку елында татар статуслы мәктәп-гимназияләрдә 1нче сыйныфка килгән балаларга барлык предметларны да татар телендә укытырга. Моның өчен хәзердән үк әзерлек эшләрен башларга.
  2. Мәгариф министрлыгы тарафыннан контрольгә алынган 2нче гимназиядә укыган балаларга татарча укытуны кире кайтара башлауны хуплыйбыз. Шундый эшне башка татар мәктәпләрендә дә башларга тәкъдим итәбез.
  3. Киләсе уку елында татар гимназияләренә татарча укырга керүче балалар бернинди психологик тест узмыйча 100% алынырга тиеш.
  4. Өстә әйтелгәннәрне башкарырга теләмәгән мәктәп-гимназия директорлары эштән алынырга тиеш. “Татарча укытуны күз алдына да китерә алмыйм” дигән җитәкчеләрнең татар мәктәбе белән идарә итәргә хакы юк.
  5. Мәгариф идарәсендә милли бүлекне яңадан торгызырга. Аның җитәкчесе итеп милләткә битараф булмаган хезмәткәрне билгеләргә.
  6. Мәктәпкәчә белем бирү идарәсендә берничә белгечтән торган милли бүлек булдырырга.
  7. Балалар бакчаларындагы татар төркемнәрендә математикадан башлангыч белемне татар телендә бирергә.
  8. Чаллы мәгариф идарәсе тарафыннан якын киләчәктә балалар бакчаларындагы татар төркемнәрендә эшләүче тәрбиячеләрне җыеп конференция үткәрергә тәкъдим итәбез.
  9. Татар мәктәбе булмаган комплексларда, 1990нчы еллардагы кебек, һәр мәктәптә татарча укыта торган сыйныфлар булдырырга. Бу сыйныфларга балалар туплау мәктәп директорларына йөкләнергә тиеш.
  10. Якын арада татар һәм татар-урыс статуслы мәктәп-гимназия җитәкчеләре, татар җәмәгатьчелеге катнашында уртак киңәшмә уздырырга тәкъдим итәбез.

Мәгариф министры Энгел Фәттаховтан, шәһәр хакиме Наил Мәһдиевтан өстә язылган маддәләрнең үтәлешен ныклы күзәтүгә алуны сорыйбыз.

Әлеге резолюция күчермәләре Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка, Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга юлланачак.

Чаллы, 19 декабрь 2014

XS
SM
MD
LG