Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатар мәҗлесе урынбасары 29 июльгә кадәр сак астында калдырыла


Ахтем Чийгоз мәхкәмәгә китерелә
Ахтем Чийгоз мәхкәмәгә китерелә


Акмәчетнең Киев районы мәхкәмәсе 15 майда Кырымтатар мәҗлесе рәис урынбасары Ахтем Чийгозны сак астында тоту вакытын 29 июльгә кадәр озайтты.

Чийгозның адвокатлары Русия хокук яклаучысы, Русия президентының Кеше хокуклары шурасы әгъзасы Андрей Юров җаваплылыгы белән Чийгозны өй сагына күчерүне сораган иде.

Хөкемдар мәхкәмә эшендә тәнәфес игълан итте һәм тәнәфестән соң адвокатларның мөрәҗәгатен кире кагып Чийгозны июль ахырына кадәр сак астында калдырырга карар итте.

Мәҗлес рәисе урынбасары, әлеге мәхкәмә утырышын күзәткән Ильми Умеров әйтүенчә, хөкемдар бу карарын тикшерү эше әле дәвам итә, ул арада Чийгоз качарга мөмкин дип аңлаткан.

Ахтем Чийгозны "26 февраль эше"нә бәйле рәвештә, 2014 елның шул көнендә Кырым Югары радасы янында чуалышлар оештыруда гаепләп бу елның гыйнвар ахырында кулга алдылар.

XS
SM
MD
LG