Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә элекке премьер-министр Евгений Примаков вафат


Евгений Примаков Русиянең элекке тышкы эшләр министры һәм тышкы күзләү хезмәтенең башлыгы, ярты ел премьер-министры булган кеше.

Мәскәүдә 85 яшендә совет һәм Русия сәясәтчесе Евгений Примаков вафат булды.

1929 елда Киевта туган Примаков икътисадчы һәм көнчыгышны өйрәнүче иде. 1980 елларда Русия фәннәр академиясенең Көнчыгышны өйрәнү институтын, шулай ук Икътисад һәм халыкара мөнәсәбәтләр институтын җитәкләде, совет җитәкчеләренең тышкы сәясәттәге төп киңәшчесе иде.

1991 елгы август фетнәсе вакытында Михаил Горбачевны яклап чыкты һәм сентябрьдән Советлар Берлеге, соңырак исә Русиянең тышкы күзләү хезмәте башлыгы итеп билгеләнде.

1996-1998 елларда Тышкы эшләр министры булганда Балкан низагы вакытында көнбатышка каршы позиция алып Русиядә үзенә популярлык казанды.

1998 елның сентябрендә Сергей Кириенко хөкүмәте җимерелеп эчке сәяси кризис тугач Русия премьер-министры итеп билгеләнде.

1999 елның мартында НАТО көчләре Югославиядә хәрби чара башлагач Примаковның АКШка барган җиреннән протест йөзеннән Атнантик океан өстендә очкычын борып кире кайтуы билгеле.

1999 елның маеннан премьер-министры урыныннан алынды, соңыннан президент Ельцинга каршы көчләргә кушылды.

XS
SM
MD
LG