Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатар байрагы көне билгеләнде


Киевта июнь ае буена кырымтатар байрагына багышланган флешмоб үтә
Киевта июнь ае буена кырымтатар байрагына багышланган флешмоб үтә

26 июнь Кырымда 2009 елдан бирле Байрак көне буларак билгеләнә. Быел йөрешләр тыелды, иҗади чаралар гына оештырыла.

Бүген Кырымда һәм кырымтатарлар яшәгән барлык шәһәрләрдә Байрак көне билгеләнә. 2009 елдан бирле машина йөрешләре һәм тантаналы тамашалар белән узган бу бәйрәмне быел зурлап оештыру тыелды.

Байрак көнен оештыру комитеты өйләрне һәм машиналарны милли бизәкләр һәм байраклар белән бизәргә, милли кием кияргә чакырды.

"26 июнь көне алдыннан халыкны берләштерү һәм патриотизм рухын ныгыту өчен милләттәшләрне мөмкин булган кадәр милли тамганы таратырга, өйләрдә һәм машиналарда милли байраклар эләргә, милли кием кияргә чакыра", диелгән бу белдерүдә.

Кырымда бүген Милли байракка багышланган балалар рәсемнәре бәйгесе, фотография бәйгесе, видеолар күргәзмәсенә нәтиҗә ясала.

Киевта кырымтатар байрагы көне
Киевта кырымтатар байрагы көне

Кырымтатар байрагы көне 26 июньдә Киевның Шевченко паркында да билгеләнде. Киевтагы татар активисты Зөлфирә Бойко Азатлыкка хәбәр итүенчә, чарада Мостафа Җәмилев, Рефат Чубаров чыгыш ясаган, балалар шигырьләр сөйләгән, кырымтатар җырчысы һәм биюче чыгыш ясаган.

Мостафа Җәмилев чыгыш ясый
Мостафа Җәмилев чыгыш ясый

XS
SM
MD
LG