Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 07:29

Татар җырчылары Казанның балалар һосписы белән танышты


Атна башында бер төркем татар җырчылары Казандагы балалар һосписында яшәүчеләрнең хәлен белде. Һосписның баш табибәсе Галия Хисамова әлеге йортта татарлар күп булса да, рус җырчы-артистларыннан аермалы буларак, татарларны күптән күрмәгән. Рамил хәзрәт Ибраһимов исә авыру балаларның артуын ата-аналарның гөнаһларына бәйли.

Казандагы балалар һосписына беренче тапкыр килгән татар җырчылары Илнар Ялалов, Марсель Вагыйзов, Нурзадә, Салават Миңнеханов һәм Гүзәлемне Анжела Вавилова исемендәге хәйрия вакыфы рәисе, һоспис җитәкчесе Владимир Вавилов һәм баш табибә Галия Хисамова каршы алды.

Бүген монда 35ләп кеше яши икән, яртысы балалар, яртысы өлкәннәр. Владимир Вавилов белдергәнчә, өметсез авырулар белән килүчеләр арасында татар-мөселманнар да бар һәм саннар артуга бара. Ул Русиядә үлемгә дучар кешеләргә, бигрәк тә балаларга игътибар, ярдәм, алар өчен махсус үзәкләр җитмәүгә борчылды. Казандагы кебек һоспис бары тик Питербурда гына бар, без миллионлаган халкы булган Русиядә икәү генә, ди аптырый Владимир әфәнде.

Татарстан башкаласында да ул үзенең гаиләсендә булган олы югалтудан соң, лейкемиядән гүр иясе булган кечкенә кызы Анжела исеме белән өметсез чирле балалар өчен хәйрия вакыфы булдыра, аннан махсус һоспис төзи башлыйлар. 2011 елда Владимир әфәнде Азатлыкка һоспис төзү планы, бу үзәкнең нинди булачагы турында сөйләсә, бүген инде үзәкнең реаль эшләре белән җырчыларны баш табибә Галия ханым таныштырды.

Салават Миңнеханов бу һосписның барлыгын белмәгән дә икән, хәтта “һоспис” сүзенең мәгънәсен дә аңлап бетермәгән.

“Бәлки күпләр бары тик информациягә ия булмау сәбәпле генә ярдәм итмидер. Социаль челтәр битләрендә инде ярдәм сорап, бик күп кеше яза. Алар арасында ялган юл белән акча эшләүчеләр дә күп. Шуңа сак булу да кирәк. Без дә Гүзәлем белән алга таба үз өлешебезне кертергә тырышабыз. 23 августа “Иске Казанда милли моңнар” хәйрия фестивалендә катнашып без сезгә ярдәм итәргә телибез”, диде ул.

Галия ханым исә хәйрия эшләрендә катнашырга җыенган җырчыларга сәдакә, акчалата ярдәмнәрнең ничек кулланылуын сөйләде.

“Һосписны яшәтергә ай саен 2 миллион сум акча кирәк. Яртысын дәүләт бирсә, калганын халык белән бергәләшеп җыябыз.

Көненә 6 мәртәбә ашатабыз. Балалар файдалы матдәләргә тулы булган ризык белән туклана. Массаж һәм башка тернәкләндерү процедуралары да башкарыла”, дип ул сөйли-сөйли кунакларны бүлмәләрендә ятучы балалар янына алып керде.

“Павлуша 2011 елдан бирле безнең күзәтчелектә. Аның төрле чаклары була: комада иде, бүгенге көнгә комадан чыкты. Хәле авыр. Шланг аша организмын кислород белән баетабыз, яшәү мөмкинлеге тудырабыз”, ди ул.

Икенче бер бүлмәдәге бала анасы: “Уйнарга, рәсем ясарга тырыша балам. Һәрдаим күргән кешене танып ала да, елмая. Нинди дә булса җыр ишетсә, үзенчә кушыла”, дип сөйләде.

Һосписта "социаль ял" дигән хезмәт тә бар икән. Ата-ана баласын берникадәр вакытка үзәктә калдыра ала. Әлеге дәвердә сабый Һоспис персоналы күзәтчелегендә була.

10 һәм 12 яшьтәге Эмил исемле малайлар шундыйлардан. Алар ДЦПның иң авыр төрен кичерәләр. “Әти-әниләре бик арган. Шуңа да бераз ял иттерәбез аларны. Терләкләнү узучы балаларның һәрберсе барнәрсәне дә аңлап, белеп тора. Елмайган чаклары да еш була”, ди Галия ханым.

Аннан ул озын коридор аша һосписта һәлак булганнарны озату бүлмәсенә таба алып китте.

“Терләкләнү узган вакытта бала үлсә, ата-анага йолдыз формасында киселгән кәгазь бирәбез. Шул йолдызга баласының исем, фамилиясен язып, ата-ана аны диварга ябыштыра. Бу алар өчен берникадәр психологик ярдәм дә булып тора. "Минем һәм сабыем кебекләр күп икән" дигән уй ата-анага бераз булса да ярдәм, көч бирә. Кызганыч, быел шундый биш йолдыз эленде инде”, диде табибә. Кырыйда һәлак булган балаларны саклау өчен пыялалы суыткычны, саубуллашу, намаз уку һәм христианнарның гыйбадәт кылу бүлмәләрен күрсәтте.

Кунаклар, шулай ук, авыру балаларның уен мәйданчыклары, бассейннары, ашханәләре, “кышкы бакчалары”, тынычлану бүлмәләре белән дә таныша алды.

Саубуллашканда балалар, аналары белән бергәләшеп, күк йөзенә теләк теләп, җырчылар алып килгән шарларны очырдылар. Шулчак әниләрнең берсе: "Безне онытмагыз. Һәрвакытта да сәламәт балалардан тыш мондыйлары да булуны хәтерегездә тотсагыз иде. Безнең дә бит тулы тормыш алып барасы килә. Безнең дә балалар бар һәм безнең дә яшисе килә” диде ул сабыйлар исеменнән. Аларның күбесе татар телле әни-әбиләр иде.

Без дөньяга өметсез, чирле-авырулы балалар тууны дини күзлектән ачыкларга теләп, күрмәүчеләрне, ДЦПлы кешеләрне тернәкләндерүче “Ярдәм” мәчетеннән Рамил хәзрәт Ибраһимовка мөрәҗәгать иттек.

“Чирле балалар туу – Аллаһы Тәгаләнең бер нигъмәте. Ата-аналарга бу сынау буларак бирелә. Ул төрле яклап килергә мөмкин: кемгәдер ата-ана аша, кемгәдер бала, ә кемгәдер эш белән бәйле. Тагын бер факт – ата-ана баласы авыру тууда үзе дә гаепле булу мөмкин. Күпләр, кызганычка ки, Аллаһы тәгаләнең кушканын үтәмичә яши. Аллаһы Коръәни кәримдә: “Авырлыклар килү үз кулыгыз белән бәйле” ди. Бәлки авыру балаларыбызны тәрбияләп, гөнаһларны ярлыкау итеп, җәннәт әһелләреннән булырбыз”, ди ул.

“Иске Казанда милли моңнар” хәйрия фестивале оештыручылар сүзләренчә, балалар һосписына ярдәм итәргә теләк белдергән җырчылар 23 августка кадәр атнага бер тапкыр авыру балалар йортында яшәүчеләрнең хәлләрен беләчәк. Шул рәвешле һоспис белән ике дистәдән артык татар җырчылары өметсез чирле балалар проблемына җәмгыятьнең игътибарын җәлеп итәргә тиеш. Анжела Вавилова һосписындә эшләүчеләр белдергәнчә, аларның ишекләре һәрвакыт ачык.

XS
SM
MD
LG