Accessibility links

Кайнар хәбәр

Айрат Вахитов: "Мәскәүдән килгән фетнәне Татарстан җитәкчеләре генә тотып тора"


Айрат Вахитов
Айрат Вахитов

Гуантанамо төрмәсендә утырып чыккан, чыгышы белән Чаллыдан булган Айрат Вахитов Татарстанда ваһһабчыларга каршы торырлык гыйлем ияләре юк дип саный. Ул Мәскәүдән мөселманнарга карата килгән фетнәне Татарстан башлыклары гына тотып тора дип саный.

Гуантанамоның элекке тоткыны, чыгышы белән Чаллыдан булган Айрат Вахитов хәзер Төркиядә яшәргә мәҗбүр. Ул Русиягә кайтырга куркуын яшерми. Аның белән сөйләшүне шуннан башладык.

– Айрат әфәнде, ни өчен Русиягә кайтырга куркасыз?

– Русия структуралары мине тынычлыкта калдырмый. Хәзер Русиядә мәхкәмәсез генә юк итү дигән әйбер бар. Бик күп малайларны үтерделәр. Көч структуралары инде моны яшерәләр, әмма кем үтергәнен бөтенесе яхшы белә. Минем бөтен дусларымны йә төрмәгә утырттылар, я үтерделәр. Нальчиктан Расул Кудаев дигән кешене ишеткәнегез булса, хокук яклаучылар аның гаепсез булуын дәлилләп чыкты. Бу хакта мәхкәмәдә дә билгеле булды. Шуңа да карамастан, аны гомерлек төрмәгә утырттылар. Ул чирле иде. Ун ел мәхкәмәне көтеп утырды. Равил Гомәров тугыз ел, Тимур Ишморатов сигез ел нахакка утырып чыкты. Аларны газ торбалары шартлаттылар дип гаепләделәр. Хәзер инде көч структуралары чын шартлатучыларны эзли.

Милли активист, аннары Чаллыда китаплар сәүдәсе белән шөгыльләнгән Фәнис дигән дустыбызны шулай ук 13 елга утырттылар. Аны нык кыйнадылар. Ул үзен гаепле дип танымады, шуңа аны озаккарак утырттылар. Хәзер Петропавлоски Камчатскида төрмәдә утыра. Карцерда тотыла. Инде сукырайды дип әйтергә була. Шуңа Русиядән яхшылык көтмим. Үзгәрер дип дога кылабыз.

80 яшьлек әнием бар. Аның белән скайптан сөйләшеп торабыз. Паралич сугу сәбәпле, үзе монда килә алмый. Мин дә кайта алмыйм. Бездән килгән дин әһелләре, сәясәтчеләр "Әлегә кайтма" диләр.

Үзем беркайда да катнашмыйм, китаплар язам. Ислам тәгълиматында уртачалыкны тотам, милләтемне яратам. Татарларны мөселман дип саныйм. Алар өчен борчылам. Безнең республикадан килгән кайбер җитәкчеләр, дин әһелләре белән күрешәм. Татарстан мөфтияте эшен хуплыйм. Менә Рамазан аенда Казанда күп ифтарлар үтте.

– Интернетта сез Идел буеннан егетләрне "Ислам дәүләте" оешмасы өчен сугышырга дәгъват кыласыз дигән хәбәрләр күренгәләде.

– Русиядә "православ лобби" дигән әйбер бар. Андагы берничә кеше ислам дөньясына бик кысыла, төрле мәкаләләр язалар, теләгәннәрен террорчы, ваһһабчы дип игълан итәләр. Алар бернинди җаваплылыкка тартылмый. Бу эшләре өчен аларга бюджеттан акча бирәләр, институтлар ачалар. Роман Силантьев, Рәис Сөләйманов, Яна Амелина һәм тагын берничә кеше шундыйлардан. Сөләйманов татар булса да, Татарстанда урысларны кысалар, террорчыларны әзерләү базалары бар дип сөйли. Мине дә һәрвакыт "чәйниләр". Алар шуның белән ризыкланалар.

Мөфтиләрне дә террорчыларны яклый, диләр. Бу кешеләрне берничә сайт даими бастыра. Провокация, фетнә белән шөгыльләнәләр. Минем хакта да шунда язганнардыр.

Алексей Гришин дигән кеше бар. ("Дин һәм җәмгыять" үзәге президенты, Русия президенты идарәсенең дин эшләре мәсьәләсендә элекке киңәшчесе - ред.) Аны "министр по исламу" дип тә атыйлар. Ул бөтен чит илдән килгән сәдака минем аркылы узарга тиеш дип бер структура төзегән иде. Ул бик күп фетнә салды.

Ваһһабчылык дигән проблеманы бит аны бары гыйльми яктан гына хәл итеп була. Укып, идеологик яктан диспут булырга тиеш, чөнки алар идейный кешеләр. Андый идейный кешеләрне структураларга әләкләп кенә хәл итү мөмкин түгел. Әгәр инде кулларына корал алсалар бу башка мәсьәлә. Ул вакытта мәҗбүр буласың, чөнки башка чара юк. Ә диспут алып барыр өчен укырга кирәк. Безнең Татарстанда кызганычка каршы аларга каршы диспут алып бара торган, яшьләребезне коткарырлык гыйлемле кешеләр юк.

Мин үзем дә аларның сафында идем. Хәзер инде, Аллага шөкер, әкрен генә динебезне аңлап барабыз. Гомумән хәзер гыйльми якка игътибар бирәм. "Мухтасара Тафсира Ибн Касира" тәрҗемәсен тәмамлыйм. Аннары тагын берничә хезмәтем бар. Монда университетта докторлык фәнни эшен яклыйсым килә. Милләтебезгә, динебезгә хезмәт итәсе иде.

– "Ислам дәүләте" оешмасына карашларыгыз ничек?

– Мин аларны якламыйм һәм дөрес юлда дип санамыйм. Алар да миңа каршы бугай. Даими рәвештә миңа янаулар җибәрәләр иде, хәзер туктап торалар әле, башка мәшәкатьләре бардыр, күрәсең. Мин аларны идеологик яктан да, теоретик яктан да хупламыйм. Кеше христиан булсынмы, мөселман булсынмы аның гомере сакланырга тиеш. Бу хакта, ягъни кеше үтерүне тыю турында бик күп аятьләр һәм хәдисләр бар. Шуңа мин алар белән риза түгел.

– Cез Татарстаннан килгән дин әһелләре белән очрашып торам дидегез, элекке елларда Казанда Кол Шәриф мәчетендә тәрәвих намазларына кешеләр шыгрым тулы була иде. Быел берничә саф кына тулуын әйттеләр. Ни өчен кешеләр мәчеткә йөрми?

– Курка. Хәзер белемлеләрнең кайсы Төркиягә, кайсы гарәп илләренә, кайсы Европага китте. Антитеррорга эш калмады. Эш калмады дип алар бит эшне туктатмый, чөнки хисап язарга, бюджет акчаларын алырга кирәк. Шуңа сорашуга, бармак эзләрен алуга намазга йөрүчеләрне чакыра башлыйлар. Ул бит инде кешене борчый. Шуңа мәчеткә бик йөрмиләр.

Миңа Төмәннән, Мәскәүдән, Татарстаннан, Кавказдан дин әһелләре килә. Кавказда хәлләр бик авыр. Анда патрон, наркотик ташлыйлар. Бездә бераз йомшаграк. Бәлкем моңа Татарстан җитәкчелеге ирек бирмидер. Мөселманнарны яклыйлардыр дип өметләнәм, чөнки хаҗга да барып кайттылар, бәйрәмдә намазда да күренгәлиләр. Шуңа Татарстан башлыклары Мәскәүдән килгән фетнәне тотып торалар дип уйлыйм.

XS
SM
MD
LG