Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 05:31

Татарстанның Апас районында тапталган каз түшкәләре интернетта иң күп каралган һәм чәйнәлгән темага әверелде. Апас район прокуратурасы Русия президенты фәрманын үтәүне татарның уңганлыгы белән аңлата.

Татарстан Казанның менъеллыгы, Универсиада, су спорты буенча дөнья чемпионатын зурлап уздыру, WorldSkills, футбол буенча дөнья чемпионатларын үткәрүгә ия булыр өчен күп көч куйды. Республика аны җир шарында ишетеп белсеннәр өчен тырыша. Моны Татарстан президенты да, авыл агае да аңлый, танылуны тели. Казан, Татарстан макталып телгә алынсын дип күп көч куела куелуын, әмма, ни хикмәт, хурлыклы очраклар, сәер гамәлләрне тасвирлаган видеолар үз эшен тизрәк башкара. Моңа кадәр Татарстанның Казан полиция хезмәткәрләрнең кешене шампан шешәсе белән җәзалап үтерү очрагы белән “дан”ы таралса, бүген исә республика каз түшкәләрен бульдозер белән таптау тапкырлыгы һәм осталыгы белән популярлашты.

Русиянең барлык диярлек матбугат чаралары, интернеттагы блогерлар, социаль челтәрдәге кешеләр инде бер атна дәвамында бу теманы или. Демотиваторларның ниндиләре генә юк! Кызгынычка, Апастагы очрак аша Татарстан хурлана. “Татарлар казларны юк итә” дип тә язарга читенсенмиләр.

“Прокуратура ярдәм сорагач, булыштым”

Азатлык интернетта таралган видеоның “йолдыз”ларын эзләп карады. Видеода Маҗарстанда җитештерелгән өч каз түшкәсен алу процессында таныклар буларак ике хатын-кыз катнаша, алар икесе дә камерага үз исемнәрен, кайда яшәгәннәрен ачык әйтә. Динә Щемякова да, Инзилә Әскарова да "Алсу" кибете янындагы кибетләрдә сатучылар булып эшли.

Динә сүзләренчә, ул бу видеоның интернетка эленәчеген дә белмәгән, зур популярлык казануын да күз алдына китермәгән.

Кибетче Динә

Кибетче Динә

"Видеоны карадым. Прокуратурага булышам дип кердем, “понятой” булырга сорадылар. Ул видеоны интернетка эләрләр дип белмәдем, анда чыгаруларын теләмим. Беркем дә мәҗбүр итмәде, ярдәм сорадылар, баш тарта торган кеше түгелмен, булыштым.

Барысы да гадәти булыр дип уйлаган идем. Хәзер бу видео турында кемгә әйтим икән? Аны сөртеп буламы икән, белмисезме? Видеоны карап таныганнары миңа: “Күрдек сине. Нишләп йөрдең анда?” диләр, күрмәгәне – дәшми. Гаепләмиләр, мин бит прокуратурага гына булыштым. Халык арасында бу турыда ниләр сөйләшкәннәрен дә әйтә алмыйм”, диде.

– Динә, ничек уйлысыз, каз түшкәләрен бульдозер белән изү дөрес гамәл булдымы?

– Дөрес түгел, әлбәттә! Аларны яндырырга кирәк иде! Һичьюгы яндырырга, таптау – дөрес гамәл түгел.

– Мохтаҗлар бармы Апаста? Ә аларга бирелсә?..

– Мохтаҗларның барлыгын белмим, зарланганнары булмады. Кемгә бирергә кирәк иде дигән сорауга да җавап бирә алмыйм.

Динә Щемякованың Апас прокуратурасы, Россельхознадзор вәкилләренең ни өчен нәкъ шушы “Алсу” кибетенә килеп керүе турында фаразлары юк.

“Алсу” кибете хуҗасы Фәнис Гатиатуллинга да шалтыраттык, безнең белән аның хатыны Мәдинә ханым сөйләште. Казлар темасын ишетүгә үк “Интернетта бернинди дә видеоны күрмәдек, телефон аша бернинди дә мәгълүмат бирмибез”, дип элемтәне тизрәк өзде.

“Апас та, Татарстан да хур булды”

Элек “Йолдыз” район газетасы мөхәррире булып эшләгән, әмма вазифасыннан алынган Әсхәт Җәләлиев апаслыларның күбесе бу турында ишетми калган дип әйтә. Апас та, Татарстанның да ямьсез итеп телгә алынуы өчен оялганын белдерде. “Бер видео белән Татарстанның начар даны таралды”, ди ул.

“Зур трактор белән өч казны издерү – көлке дә, хурлык та. Безгә карата чикләүләр кулланыла икән, Русия үзенең җитештерүчесенә карата кадер-хөрмәт арттырырга тиеш. Әмма болай эш итү – ул дискредитацияләү. Гомумән, бу вакыйгалар 1937 елларны хәтерләтә. Сатарга ярамаган тауар турында хәбәр ителү, азык-төлекне тартып алу, халык алдында юк итүләр... Хәтта куркыныч булып китә. Тикшерелсен ул, сатыламы-юкмы икәнен карасыннар. Әмма ачлык, сугыш күргән кешеләр бит без. Бу казлар түшкәләрен дә мохтаҗларга бирергә мөмкин иде бит! Әллә Апаста ярлылар юк дип уйлыйсызмы? Апаста яшәүчеләрнең бер өлеше Казанга йөреп эшли, биредә эш юк бит, кешеләр тере акча күрми.

Видеодагы кешеләрне танымыйм, алар барысы да яшьләр. Россельхознадзор кешеләрен дә белмим. Апаста бу вакыйга турында гөж килеп сөйләшү юк, күбесе ишетми калганнардыр дип уйлыйм. Видеодагы кешеләрне, тракторчыны мәҗбүр иткәннәрме – белмим, әмма бездә кушканны шунда ук үтәү бар. Тизрәк ярарга тырышалар. Минемчә, өстән кушылганны йөгөреп эшләргә тырышканнар, саннар артыннан куалар. Арбадан алда йөгерәләр. Апасның, Татарстанның болай дан таралуы бер дә күңелле күренеш түгел”, дип сөйләде ул “Азатлык”ка.

“Апас фәрманны беренче башкарганга күрә барысы да сөйли”

Чикләнгән тауар, азык-төлек сатылганын күреп хәбәр итәр өчен Апас районы прокуратурасы кайнар линия булдырган. Район прокуроры Ришат Шакиров сүзләренчә, әлегә бу номерга берсе дә шалтыратып хәбәр итмәгән. Маҗарстанның туңдырылган каз түшкәләренә алар очраклы гына тап булганын сөйләде.

“Белгәнегезчә, без эшне алып барабыз. 2015 елның 6 августында чикләүләргә кагылышлы фәрман бар. Андый тауар бар икән, алынырга һәм юк ителергә тиеш. Бүгенге көндә өч каз табылды, без аны Россельхознадзор белән юк иттек. Бу – безнең дә, аларның да инициативасы. Апастагы зуррак кибетләрне аерым тикшерергә булдык, нәтиҗәдә аларның берсендә шушы өч каз табылды. Башкача андый очраклар булмады.

Ришат Шакиров

Ришат Шакиров

Чикләүгә эләккән азык-төлекне эзләүдә, табуда халык та безгә булышыр дип уйлыйбыз. Шалтыратулар булса, бергә эшләрбез. Кайнар линия эшли, әмма берсе дә фәлән җирдә чикләнгән азык-төлек сатыла дип шалтыратып әйтмәде. Без Россельхознадзор белән бергә эшлибез”, диде прокурор.

– “Алсу” кибетеннән, чүплектә каз түшкәләрен бульдозер белән таптату күренеше булган видеоны үзегез карадыгызмы?

– Yuotube-тан карамадым. Чыкканын беләм, төрле матбугат чыганакларында бу турыда язды, күрсәтелгән, әмма карамадым.

Ничек уйлыйсыз, дөрес гамәл булдымы бу? Кеше буларак җавап бирсәгез иде...

– Мин бит прокурор, сез прокурорга шалтыратасыз. Гади кеше буларак җавап бирә алмыйм. Чикләүгә эләккән азык-төлек табыла икән, аны юк итү ысулын без түгел, ә Россельхознадзор билгели. Аларның бу турыда документлары бар. Болай итәргәме, юкмы – алар эше. Мин бәя бирә алмыйм. Иң беренче чиратта мондый азык-төлек юк ителергә тиеш. Юк ителгәндә тирә-якка зыян булмаска тиеш. Без менә шуны карыйбыз. Шуны әйтә алам: бу казларны юк итү вакытында берсенә дә зыян килмәде.

– Башка районнарда азык-төлекне юк итүләр турында ишетәсезме?

– Мин дә сезнең кебек радио, газеталар аша ишетеп беләм. Бу турыда прокурорлар белән аралашмыйбыз. Әмма башка районнарда юк ителгән азык-төлек булды. “Вечерняя Казань”, “Бизнес-онлайн” укыдым: кайсыдыр районда чикләүгә эләккән помидорлар табылган.

– Федераль газеталар, интернет сәхифәләре Апастагы бу очракны язганда “Татарлар азык-төлекне юк итә”, “Татарлар казларны бульдозер белән изде”, дип язалар. Татарстан да, Апас та ямьсез яктан телгә алына. Сездә болар нинди тәэсир калдыра? Татарстан кешесе буларак, җитмәсә, сез – татар, мондый хәбәрләрне уку кыен түгелме?

– Русия президенты фәрманы бөтен ил өчен, бу Татарстанга да кагыла. Татарстан да, башка төбәкләрдә дә чикләүгә эләккән азык-төлек табыла икән, юк ителергә тиеш. Бу эшне без беренче башкаргач, татар дип әйтәләрдер. Бәлки, башка төбәкләрдә дә юк ителәдер, әмма Русия президенты фәрманын без беренчеләрдән үти башлагач, татарлар, Татарстан дип телгә алалардыр. Белмим, без үз эшебезне үтибез. Күзәтү органнары канун бозылмасын дип эш итә.

– Апасның гел беренче булып баруы нәрсәгә бәйле ? Халыкның уңганлыгына бәйлеме?

– Әйе, үзегез үк җавап бирдегез. Тырыш халык.

Апас "алдынгылар" сафында

Апас районының моңа кадәр дә сәер белдерүләре, гамәлләре булды. Мәсәлән, Апас район мәхкәмәсе Сахих әл-Бохариның 52нче хәдисләр китабын экстремистик дип тапкан иде. Милләт һәм динара дошманлык тудыра, дип җыентыкны тыярга карар итте. Шулай ук Апас район прокуратурасы 136 порнография сәхифәләре ябылырга тиеш дип белдерде. Бу җәйдә апаслылар тагын шаккатырды, татарлар арасында кансыз патша дип телгә алынган Петр Беренчегә таш сын урнаштырдылар. Исегезгә төшерәбез: 2005 елда Казанда Русиянең бу патшасына һәйкәл урнаштырырга теләделәр, әмма җәмәгатьчелек “Казанда Петр Беренчегә урын юк!” дип каршы чыкты. Республика җитәкчеләре дә күнде, халык фикерен тыңлады, нәтиҗәдә Казанның Питербур урамы башында тарихчы Лев Гумилев мәңгеләштерелде. Тик апаслыларның моңа исе китмәде, Петр Беренче – бөек реформатор, дип атап прокуратура бинасы каршында аның сынын урнаштырдылар. Без бу турыда да Ришат Шакировтан сораштырдык.

“Һәйкәл Апаста ни өчен куелдымы? Петр Беренче – прокуратура системасын булдыручы, оештыручы. Аның фәрманы белән 300 ел элек безнең органнар барлыкка килде. Начар нияттән куелмады. Бу тарихны онытмас өчен кирәк”, диде ул.

– Казанда бит 2005 елда халык каршы чыкты. Татарларны юк иткән патшага сын булмасын дигән фикер белән Татарстан җитәкчеләре килеште.

– Сез бер яклы гына фикер йөртәсез, үзегезгә уңайлы булганын уйлыйсыз. Татарстан – Русиянең субъекты. Петр Беренче – бөек реформатор. Русиянең алга баруына зур өлеш керткән шәхес. Димәк, ул Татарстанның үсешен дә тәэмин иткән. Апаста һәйкәлләр күп, һәрберсенә карап горурлык хисен кичерәм.

Казлар– зур сәясәт объектлары

Өч каз түшкәсе белән бәйле интернетта төрле мәзәк сурәтләр барлыкка килде. Җәзалап юк ителгән казларның каргышы төшәчәк, казлар сугыш игълан итте дигән темага кагылышлы фотолар яшен тизелеге белән тарала.

​Социаль челтәрләрдә шулай ук казлар зур сәясәт сәбәпчеләре булырга мөмкин дип фараз кылына. Татарстан белән Маҗарстан казлар аркасында үпкәләшерме? Узган елның азагында Маҗарстанның вәкиллеге Казандагы консуллыгын зурлап ачты ачуын, әмма аралар суынмасмы?

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG