Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 12:50

Журналист Хадиджа Исмаилова 7.5 ел төрмәгә хөкем ителде


Хадиджа Исмаилова эше барган мәхкәмә каршында

Хадиджа Исмаилова эше барган мәхкәмә каршында

Коррупцияне фаш иткән Азәрбайҗан журналисты Хадиджа Исмаилова "салым түләмичә дәүләт бюджетына зыян китерүдә" гаепләнеп җиде ел ярымга төрмәгә хөкем ителде.

Азәрбайҗан журналисты Хадиджа Исмаилованы хөкем итү эше җиде ел ярымлык төрмә җәзасын белдерү белән тәмамланды. Азатлык радиосы белән дә хезмәттәшлек иткән Исмаилова хакимияттәге коррупцияне тикшерә иде. Журналистка "салым түләмичә дәүләт бюджетына зыян китерүдә" гаепләү белдерелде.

Кичә Исмаилова чыгышының ахырына якынлашканда президент Илһам Алиевны һәм башка югары түрәләрнең исемен телгә алу белән прокурор аның чыгышын туктатуны сорады. Исмаилова бу гаепләүләрне кире кага һәм бу мәхкәмәнең сәясәт белән бәйле булуын белдерә.

Халыкара бүләкләр иясе, 39 яшьлек Хадиджа Исмаилова Азәрбайҗан хакимиятләрен иң нык тәнкыйтьләүчеләрнең берсе. Amnesty International узган елның декабрендә кулга алынган журналистны “вөждан тоткыны” дип атады. Журналистларны яклау комитеты бу хөкем процессын аның журналистлык эше өчен үч алу дип бәяли.

7 августта башланган хөкем процессын күзәтү мөмкинлеге бары кайбер дәүләтләрнең Бакуданы илчелекләре хезмәткәрләренә генә бирелде. Бәйсез журналистлар һәм активистлары мәхкәмә утырышларына кертелмәде.

XS
SM
MD
LG