Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Башнефть"кә бәйле тикшерелгән Левон Айрапетян иреккә чыгарылды


Левон Айрапетян
Левон Айрапетян

"Башнефть" хиссәләрен урлау эшен тикшерү вакытында 2014 елдан бирле өйдә сак астында тотылган эшкуар Левон Айрапетян шәһәрдән китмәү шарты белән иреккә чыгарылды.

Эшкуар Левон Айрапетянны өйдә сак астында тотуның мөддәте тулу сәбәпле (2014 елның июленнән - ред.) аны шәһәрдән китмәү шарты белән иреккә чыгарганнар, дип хәбәр итә ТАСС.

"Башнефть" хиссәләрен "Система" финанс корпорациясенә канунсыз сату һәм акчасын урлауны тикшерү өчен җинаять эше 2014 елның апрелендә ачылды. Әлеге эш кысаларында ширкәтнең элекке башлыгы Урал Рәхимов, эшкуар Левон Айрапетян һәм "Система" башлыгы Владимир Евтушенков тикшерелә. Евтушенков 2014 елның сентябрендә өй сагы астына алынып декабрьдә шәһәрдән китмәү шарты белән иреккә чыгарылды. Арбитраж мәхкәмәсе карары белән "Система"га сатылган "Башнефть" хиссәләре тулысынча дәүләткә кайтарылды. Урал Рәхимовка гаепләү белдерелде, аны хәзер халыкара полиция эзли.

XS
SM
MD
LG