Accessibility links

Кайнар хәбәр

Порошенко: Русия үз тирәсендәге илләрдә махсус рәвештә конфликтлар оештыра


Украина президенты Петр Порошенко БМО Гомуми җыенында чыгыш ясый
Украина президенты Петр Порошенко БМО Гомуми җыенында чыгыш ясый

БМО Гомуми җыенында Украина президенты Петр Порошенко Русия гаскәрләрен Украинага каршы сугышуда һәм Мәскәүне БМО Иминлек шурасындагы вето хокукын "үтерү лицензиясе" буларак куллануда гаепләде.

БМО Гомуми җыенында сишәмбе көнне чыгыш ясаган Украина президенты Петр Порошенко Русияне Украинага каршы сугыш алып баруда һәм БМО Иминлек шурасындагы вето хокукын явызларча куллануда гаепләде. Дүшәмбе көнне урыс телендә чыгыш ясаган Русия президенты Владимир Путиннан аермалы буларак, шактый камил итеп инглиз телендә сөйләгән Порошенконың әйткәннәре алкышларга күмелде.

Порошенко Украинаның Донбасста яхшы коралланган Русия армиясе хәрбиләренә каршы сугышырга мәҗбүр булуын белдерде һәм Украинаның көнчыгышында Русия хәрби техникасы шул кадәр күп ки, БМОдагы күп кенә илләр ул кадәр техника турында хыяллана гына ала, диде.

Аның әйтүенчә, Мәскәү бу сугышны украиннарга Европа дәүләте төзү мөмкинлеге бирмәү өчен алып бара. "Бу тугандаш халыклар һәм уртак тарих турында ялган риторика сурәтендә алып барыла", диде Украина президенты.

Порошенко Русиянең террорга каршы коалиция төзү турында тәкъдиме бик матур, әмма моңа ышануы авыр диюгә Гомуми җыен залы алкышларга күмелде.

"Әгәр сез үз ишегегез төбендә үк террорчылыкны үстерәсез икән, ничек инде сез террорга каршы коалиция төзергә чакыра аласыз? Әгәр сез күршегезне ул сайлаган юл өчен җәзалыйсыз икән, ничек инде сез халыклар иреге турында сөйли аласыз?", диде Украина җитәкчесе. Ул Донбасстан Русия гаскәрләрен һәм хәрби техникасын чыгаруны, Русия-Украина чикләрен торгызуны тагын бер мәртәбә таләп итте. Әмма бу сүзләр әйтелгәндә залда Русия делегациясе күренмәде.

Порошенко шулай ук Русияне БМО Иминлек шурасындагы вето хокукын "үтерү лицензиясе" буларак куллануда, Мәскәүнең Украина җирендәге "агрессиясе"н җәзалау максатындагы халыкара инициативаларга шул вето хокукы белән киртә куеп килүдә гаепләде.

"Вето хокукын явызларча куллану, аны үтерү лицензиясе буларак файдалану һич тә кабул ителә торган нәрсә түгел", диде Порошенко.
Аның фикеренчә, БМО Иминлек шурасында вето хокукы бирүче даими әгъза урынын Советлар берлеге таркалганда Русиягә тапшыру дөрес гамәл булмаган. Украина президенты Русияне дистәләрчә ел дәвамында үз тирә-ягында махсус рәвештә тотрыксыз төбәкләр булдыруда гаепләде. Мисал итеп Таулы Карабах, Днестр буе, Абхазия, Көньяк Осетия, Кырым һәм Донбасс китерелде.

Мәскәү Кырымны Украинадан аерып алып Русиягә кушу турындагы "референдум"ны хөкем итүче БМО Иминлек шурасы резолюциясенә дә, Донбасста Малайзия очкычын бәреп төшерүчеләрне табып җәзага тарту максатында халыкара трибунал төзү резолюциясенә дә вето куйган иде.

Киев һәм Көнбатыш барлыгы 298 кеше булган очкычны Русиянең БУК ракеты белән бәреп төшергәннәр дип исәпли. Мәскәү моны да, һәм, гомумән Донбасстагы сепаратистларга ярдәм итүен дә кире кагып килә.

Кырымтатарлар хокукларын бозу турында

Кырымда кырымтатарларның хокуклары бозылуга Порошенко аерым тукталып андый хокук бозуларның кисәк артуы турында кисәтте. Аның әйтүенчә, “Кырымдагы оккупацион хакимиятләр көч белән кешеләрне Русия ватандашлыгына күчәргә мәҗбүр итә, ярымутраудагы Украина яклы кешеләрне даими рәвештә эзәрлекли, кулга ала, көч белән алып китә һәм үтерә һәм бәйсез киңкүләм мәгълүмат чараларын инде тулысынча диярлек юк иткән”.

Порошенко Украинаның Җирле халыклар хокуклары турындагы БМО декларациясенә тугрылыклы булуын һәм Киевның Украинада җирле халык булган кырымтатарларның хокукларын һәм оккупацион хакимиятләр тарафыннан эзәрлекләнгән украиннарның хокукларын мөмкин булган барлык канунлы ысуллар белән яклаячагын белдерде.

Украина Кырымда кеше хокукларын тупас бозулар турында хәбәрләрне БМО Гомуми җыенының шушы утырышында ук тикшерергә тәкъдим итте.

Бер ел элек Порошенко АКШ конгрессында чыгыш ясаганда халыкара җәмәгатьчелек игътибарын кырымтатарларның аннексия шартларындагы авыр хәленә җәлеп итәргә чакырып "Мин – кырымтатарымын!" дип белдергән иде.

XS
SM
MD
LG