Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 20:34

24 октябрьдә Мәскәүнең «Арбат» мәдәният-күңел ачу үзәгендә “Кичерелмәгәннәр сугышы” («Война непрощенных») документаль фильмын киң җәмагәтчелеккә тәкъдим ителәчәк.

Шимбә көнне Мәскәүдә тәкъдим ителәчәк “Кичерелмәгәннәр сугышы” (“Война непрощенных”) фильмы XI Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә иң яхшы документаль фильм дип табылган иде.

“Кичерелмәгәннәр сугышы” фильмында вакыйгалар Икенче Бөтендөнья сугышы вакытында бара. Бу вермахтның “Идел-Урал” легионында булган әсирләрнең катлаулы язмышын киңколачлы тикшерү булып тора. Мәгълум булганча, “Идел-Урал” легионы Идел буе халыклары – татар, башкорт, мари, чуаш, мордва һәм удмурт милләтеннән булган әсирләрдән төзелгән.

Фильмның төшерү төркеме һәм алып баручысы Фәрит Бикчәнтәев (Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының баш режиссеры) Идел-Урал легионы белән бәйле урыннарда булып кайтканнар. Беларусия, Германия, Польша һәм Франциядә алар тарихчылар, төбәкне өйрәнүчеләр, архив хезмәткәрләре белән, шул вакытлардагы фаҗигале вакыйгаларның шаһитлары белән әңгәмәләр уздырганнар.

Фильмны төшерү вакытында иң тетрәндергеч урыннарның берсе – 93 яшьлек Гайнан Юсупов белән очрашу. Гайнан ага “Идел-Урал”ның 828-нче батальоны легионеры була. Туган иленә кайткач аны Себергә сөрәләр. Күп елларын ул тайгада урман кисеп уздыра.

“Идел-Урал” легионында катнашканнарның каберләре Италия, Һолландия, Белгия, Польша һәм Чехиядә, элек Югославия булган илләр территорияләрендә сибелеп калган. Үз ватаннарында бу сугышчылар һаман да хыянәтче булып саналалар.

Мәскәүдә фильмны күрсәтү башкалада яшәп иҗат итүче татар мәдәният эшлеклеләре – Татарстанның РФдаге Тулы вакәләтле вәкиллеге каршындагы Клуб әгъзалары катнашындагы концерт белән дәвам итәчәк.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG