02:27
14.11.2015
Җомга кич Франция башкаласының берничә урынында кораллы һөҗүмнәр нәтиҗәсендә 60лап кеше һәлак булган, дистәләрчә кеше яраланган. Батаклан театрында 100ләп кеше тотык итеп алынган. Франция-Германия футбол уены барган стадион янында шартлаулар яңгыраган. Уенда Франция президенты Франсуа Олланд та булган, аңа зыян килмәгән.