Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татар рэперлары безгә игенчеләр кебек"


Казанда татарча рэп-баттл узды
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:04:25 0:00

Казанда татарча рэп-баттл узды

Казанда татарча рэп-баттл (көч сынашу) узды. Бер мәйданга ветераннар, яшь музыкантлар һәм рэп сөючеләр тупланды.

21 ноябрьдә Совет уен автоматлары музеенда татарча рэп-баттл (көч сынашу) узды. Баттл хип-хоп культурасында киң таралган жанр һәм музыкантларның рэп укып көч сынашуын күздә тота. Соңгы елларда бу татар хип-хоп музыкасында зур вакыйга. Бер мәйданга "ветераннар", яшь музыкантлар һәм рэп сөючеләр тупланды.

Баттлны "Тегермән" проекты, Бөтендөнья татар яшьләре формуы рәисе Тәбрис Яруллин, журналист Рәдиф Кашапов, рэпер Ильяс Гафаров оештырды. Гафаров Азатлыкка сөйләгәнчә, бу идея инде ярты еллап эшкәртелеп килгән.

Ильяс үзе дә күптән рэп белән шөгыльләнә. Ул катнашкан Иттифак проекты - татарча рэп пионерлары арасында. Хәзер исә бу өлкәдә иҗат итүчеләр күп. "Баттлда катнашырга теләүчеләр күп булды. Без аларның трекларын тыңлаганнан соң бары тик сигез кешене кабул иттек", ди Ильяс.

Хәзер татар рэперлары инде төрле төркемнәр һәм проектлар тирәсендә дә тупланалар. Аларның берсе - "Тегермән". Аның авторы, хип-хоп җанатары Азат Садыйков татар рэперларын игенчеләр белән чагыштыра һәм аларның югары сыйфатта иҗат итүен билгели. "Татар рэперлары безгә, хип-хоп музыкасын сөючеләргә "икмәк" бирә. Аларның җырлары, юллары, фразалары минем өчен фәлсәфә кебек", ди Азат.

Татар рэп музыкасында алгарыш күзәтелүе белән Ильяс та килешә. "Беренче раундта ук кайбер метафораларга халык аерым кул чапты. Димәк, рэп халыкка аңлаешлы һәм ул яңа формаларга ия булып бара", ди ул.

Чарадан нәтиҗәләр ясап оештыручылар татар рэп музыкасына якты киләчәк фаразлый. Баттлда җиңүне булып Funt атлы рэпер яулады. Бүләккә аңа бушка трек яздыру, клип төшерү һәм "Мин татарча сөйләшәм" акциясендә катнашу мөмкинлеге бирелде.

XS
SM
MD
LG