Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Юныс Әмре Төркияне өйрәнү үзәге эше туктатылган


Юныс Әмре институты белән Казан федераль университеты килешүе 2012 елның сентябрендә төзелгән иде.

Казан федераль университеты (КФУ) каршындагы Юныс Әмре Төркияне өйрәнү үзәге эше туктатылган. Бу хакта институт җитәкчесе Ихсан Демирбашка сылтама белән "Реальное время" хәбәр итә. Шулай ук моны КФУның матбугат үзәге җитәкчесе Камил Гареев та раслады.

Соңгы карар һәм ябу сәбәпләрен дүшәмбе көнне тикшереләчәк.

"Әмма бөтен програмнар һәм проектларны без "Төркия дөньясы" үзәгендә дәвам итәчәкбез", дип китерә басма Демирбаш сүзләрен.

Әлеге Төркияне өйрәнү үзәге Казанда 2013 елда ачылган иде. Ул КФУның Әнкарадагы Юныс Әмре институты белән килешү нәтиҗәсендә булган.

“Әлеге институт ярдәме белән дөньяның утыздан артык илендә Төркияне өйрәнү үзәкләре эшләп килә. Хәзер Русиядә дә ачылды. Үзәкнең ачылуы исә биредәге төрек телен укытучыларга, фән эшлекләренә зур ярдәм булып тора”, дип сөйләгән иде Азатлыкка Төркияне өйрәнү үзәге җитәкчесе Ихсан Демирбаш.

Аның эшенә студентларны Төркия мәдәнияте, сәнгате, тарихы белән таныштыру, төрек теленә өйрәтү, Төркия белгечләре катнашында конференцияләр, лекцияләр, күргәзмәләр уздыру керә иде.

XS
SM
MD
LG