Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нурбәк Батулла: "Петербур ТЮЗында 30нчы еллар мохите хөкем сөрә"


Нурбәк Батулла "Минем Нуриев" спектаклендә
Нурбәк Батулла "Минем Нуриев" спектаклендә

Петербурның Яшь тамашачылар театрында Нурбәк Батуллага "Минем Нуриев" спектаклен куйдырмыйлар.

Нурбәк Батулла 5 гыйнвар көнне Фейсбуктагы битенә Петербурның Яшь тамашачылар театры директоры Светлана Лаврецова күрсәтмәсенең фотосын элде. Анда биюченең студентлар куйган һәм театрда уйналган бөтен спектакльләрдән дә читләштерелүе турында язылган.

Батулла бу көннәрдә Казанда. Ул 24 гыйнвар Мәскәүдә Мәүлид бәйрәме уңаеннан булачак тамашага биюләр әзерли. Лаврецова күрсәтмәсен аңа Петербурда бергә укыган төркемдәшләре фотога төшереп җибәргән. Әлеге күрсәтмә театрның хезмәткәрләр өчен белдерүләр тактасында эленеп тора. Алга киткән илләрдә иҗат кешесенә мондый ысул басым ясау гомумән юк, ТЮЗда узган гасырның 90нчы еллары түгел, ә 30нчы еллары хөкем сөрә дигән фикердә биюче.

"Яхшы актерның рәсемнәрен, тәртип бозучыны кисәткән фәрманнар элә торган такта ул, минемчә, Советлар берлеге заманыннан калган гадәт. Бу ТЮЗда авылчалык сизелеп тора. Мин Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында эшләп караган кеше, бездә андый нәрсә юк иде. Камал театрын алсак, анда элек Шамил абый Закиров җитәкче иде, хәзер Илфир Якубов – директор. Алар иҗатчыларга һәрвакыт ярдәм итәргә әзер, театрга килгән һәр тамашачыга шат. Петербур ТЮЗында директорны күреп тә булмый, ул бер патша кебек", ди Батулла.

9 декабрьдә Казанда "Һөнәр" фестивале кысаларында премьерасы булган "Минем Нуриев" ("My Nuriev") моноспектаклен Батулла 31 гыйнвар көнне Петербур ТЮЗында икенче тапкыр күрсәтергә җыенган булган. ТЮЗ җитәкчесенең күрсәтмәсе эленгәч, театр академиясе бинасына күчерергә мәҗбүр булганнар. Казан премьерасына кадәр Батулла бу спектакльне үзе укыган Петербур театр академиясенең кафедрасында бии. Әсәр 14 декабрьдә ТЮЗда да куела.

ТЮЗда 149нчы бүлмә бар. Директорның Батулланы спектакльләрдә катнаштырмау фәрманында бу бүлмә дә телгә алынган. Биюче сүзләренчә, кечкенә генә бу бүлмә идән астына урнашкан. Иң күп дигәндә 70 кешене сыйдырырга мөмкин. Яшь иҗатчылар үзләре тудырган әсәрләрне нәкъ шунда уйный. 31 гыйнвар көнне дә ул әлеге бүлмәдә биергә җыенган.

Батулла фикеренчә, спектакльләрдән читләштерүгә китергән сәбәпләр арасында "Минем Нуриев"ның ТЮЗ җитәкчелеге күңеленә хуш килмәгән булырга да мөмкин. "Бу спектакльне ТЮЗның берничә артисты карады. Алар да ни дә булса җиткерергә мөмкин. Бу спектакльдә, бигрәк тә Петербур өчен, гайре табигый әйбер дә юк. Бу әсәр сәбәп булмаска да мөмкин.

Мин, башка студентлардан өлкәнрәк булганга, үземне бәйсезрәк тоттым. Анда башка студентларны җигәләр, театр спектакльләрендә бушка эшләтәләр. Мин үземә кызык булмаган спектакльләрдә катнашмадым. Бәлки, бу да ачуларын китергәндер", ди Батулла.

Нурбәк Батулла "Минем Нуриев" спектаклендә
Нурбәк Батулла "Минем Нуриев" спектаклендә

"Һөнәр" фестиваленә Мәскәүдән һәм Петербурдан килгән театр белгечләре "Минем Нуриев"ны, гомумән алганда, югары бәяли. Әсәргә конструктив төзәтмәләр кертергә кирәк, дип киңәшләр дә бирәләр. Казанда сәнгать сөючеләр дә "Минем Нуриев"ны "көтелмәгәнчә", "искиткеч" дип белдерде. "Вечерняя Казань" газеты "Аның Нуриевы" бүре кебек улады, кола белән коенды, мамык мендәрләрне ертып атты, туя алмыйча биеде һәм шашып секс белән шөгыльләнде", дип язды.

Нурбәк сүзләренчә, театр академиясендә укучы студентлар төркеменә ТЮЗ "артык кашык" кебегәрк карый. Бу төркемдә укучы утызлап биюченең унысы гына әлеге театрда эшкә калачак. Нурбәк үзе Казанга кайтырга җыена. Иҗатын чикләүгә китергән сәбәпләрнең тагын берсе – ТЮЗ җитәкчелегенең сәнгатькә прагматик күзлектән генә каравы да булырга мөмкин дип уйлый ул.

"Бездә студентлар куйган спектакльләр бик популяр, әмма алар ТЮЗга бернинди дә акча китерми, чөнки бу спектакльләргә ТЮЗның да, безнең дә билет сатарга хокукыбыз юк. Дөресен әйтсәк, безнең ТЮЗ бинасында укуыбыз аларга чыгымнар гына китерә. ТЮЗның кече залы бар, анда студентларның берничә спектакле бара. Әгәр читтән ул залны арендага алырга теләсәләр, безнең спектакльне куйдырмыйлар. Без ярты елдан укып бетерәбез. Алар безнең спектакльләргә, бию дәресләренә урын бирмичә төрлечә аяк чалулар оештыра", ди Батулла.

Азатлык Батуллага карата күрсәтмәнең ни сәбәпле килеп чыгуын белү өчен ТЮЗ директоры Лаврецовага шалтыратып карады, әмма ул телефонын алмады.

XS
SM
MD
LG