Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тиз йөрешле Мәскәү-Казан тимер юлын ачу тагын бер елга кичектерелә


2020 елда тәмамларга дип планлаштырылган Мәскәү-Казан тимер юлын ачуны 2021 елга кичектерәләр.

Тиз йөрешле Мәскәү-Казан тимер юлын төзи башлау һәм бетерү кичектерелә. Төзелеш графигына үзгәрешләр кертелгән. 2020 елда тәмамларга дип планлаштырылган Мәскәү-Казан тимер юлы 2021 елда эшли башларга мөмкин. Юлны төзү 2020 елда тәмамланыр, дип фаразлана. Төзелешне 2017 елда башларга җыеналар.

Тимер юл Мәскәүдән Казанга Владимир, Түбән Новгород һәм Чабаксар шәһәрләре аша узачак. Составлар белән идарә итү үзәге Казан белән Мәскәү арасындагы Түбән Новгород шәһәрендә урнашачак. Горький тимер юлы да шуннан идарә ителә.

770 чакрым араны тиз йөрешле поезд 3 сәгать 30 минутта узачак (хәзер Казаннан Мәскәүгә поездда 12-14 сәгать барасы). Ягъни уртача тизлеге сәгатенә 350 чакрым булачак.

XS
SM
MD
LG