Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 01:29

19 гыйнварда Удмуртия татарлары унбиш ел татар иҗтимагый үзәген җитәкләгән Фнүн Мирзаянов белән хушлашты.

Фнүн Мирзаянов Башкортстанның Краснокама районы Такталачык авылында 1951 елның 12 июнендә туган. Мәктәпне "бишле" билгеләренә генә тәмамлап Ижау механика институтында инженер белгечлегенә укый. Хезмәт юлын “Ижмаш” заводында инженер булып башлый. Цех җитәкчесе һәм “Альтон” иминлекне саклау үзәгендә инженер-консультант булып эшли. Үзен һәр эшләгән коллективында хезмәткәрләр арасында әйдәп баручы, кешеләр белән аралашучан җитәкче буларак таныта.

Милли хәрәкәтнең беренче елларында ук актив катнаша башлый, милли чараларга бүләкләр табып бирүчеләрнең беренчеләре була. 2001 елда Фнүн Мирзаянов Удмуртия татар иҗтимагый үзәгенең корылтаенда үзәк президенты итеп сайлана.

90нчы елларында Мәсгут Гаратуев башлаган милли хәрәкәт эшен Фнүн Мирзаянов дәвам итә. Республиканың татарлар күмәк яшәгән төбәкләрендә татар үзәкләрен ачуга ирешә, татар сыйныфлары, татар төркемнәре булган балалар бакчалары белән ныклы элемтәдә тора. Аларга матди ярдәм итәргә тырыша. Мәдәни эшләрдә дә башлап йөрүчеләрдән була. Соңгы елларда Фнүн Мирзаянов “Йолдызлар яңгыры” дип аталган балалар фестивален башлап җибәрде, “Язгы тамчы” – төрле уен коралларында уйнаучы балалар арасында талантлар барлауга яңа сулыш бирде. Мәктәпләргә, студентларга методик ярдәмчекләр, уку әсбаплары тупларга ярдәм итте.

Мәчет янында җеназа укыла

Мәчет янында җеназа укыла

2003 елда Ижау шәһәре үзәгендә төзелә башлаган мәчетне дә әйдәп баручылардан булды Фнүн Мирзаянов. Мәчетне агымдагы елда ачарга ниятләп торалар. Аның белән хушлашырга үзе төзегән шушы мәчеткә халык күпләп килгән иде. Биредә хакимияттән, төрле министрлыклардан, республиканың милли оешмалар вәкилләре, Удмуртиянең районнарыннан милли оешма әгъзалары, милләттәшләребез Фнүн Мирзаяновның вафатын татарлар өчен генә түгел, республика өчен зур югалту дип билгеләде.

Чыгыш ясаучылар Фнүн Мирзаяновның һәрвакыт елмаеп сөйләшүен, һәр кеше белән дустана мөнәсәбәттә булуын, татар халкына армый-талмый хезмәт итүен ассызыклап үттеләр.

Фаил Исламгалиев, Сарапул шәһәре ТИҮ рәисе: ​“Без күптән танышлар. Бергә эшләдек. Татар халкы өчен зур югалту”.

Равил Шәрифуллин, эшкуар: “Зур югалту. Ул милләт өчен күп эшләде. Төрле мәсьәләләр буенча кайбер вакытта конфликт килеп туса, ул аны чишү өчен ачкыч таба иде. Борынгы балалардан калган аксакал дигән сүз – андый кешеләр үз халкын җитәкләп барган. Фнүн Мирзаянов шундый әйдәп баручы иде”.

Рәмзия Габбасова, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе: “Мин милли оешманы күптән түгел җитәкләдем. Минем өчен ул юл күрсәтүче, киңәшче иде. Без уртак тел табып эшләдек. Гаиләсенең һәм милләттәшләребезнең авыр кайгысы белән уртаклашып, аларга сабырлык телим. Без аның эшен дәвам итәчәкбез”.

Марк Гольдин, яһүд оешмасы җитәкчесе: “Ул минем дустым иде. Без безгә бик озак еллар киңәшләшеп эшләдек. Мин аны бик хөрмәт итә идем. Барлык милли оешмалар өчен зур югалту”.

Лариса Буранова, республиканың милли сәясәт министры: “Фнүн әфәнде белән бер чор китә дип әйтер идем. Ул бик кешелекле иде. Ул чын күңелдән үз халкы өчен янып яшәде, ислам динен яшьләр арасында күтәрергә тырышты. Шул ук вакытта ул башка милли оешмалар белән дә һәрвакыт бергә иде. Бүген телгә кергән толерантлык дигән сүз – дөрес, Фнүн Мирзаянов бу сүзне яратмый иде. Аның күңеленә дуслык сүзе хуш килә иде. Республикада милләтара дуслыкны авыр елларда саклап калуда да Фнүн Мирзаяновның өлеше бар”.

Зөлфәкәр Мирзоев, азәрбайҗан оешмасы җитәкчесе: “Фнүн әфәнде һәр эшкә алына, аны бик җиңел генә башкарып чыга иде. Ул миңа шул ягы белән бик ошый иде”.

Сергей Ильинский, Удмуртия башлыгы һәм хакимияте идарәсенең дини конфессияләр эше белән шөгыльләнүче белгеч: “Фнүн Мирзаяновны ике канатлы кош белән чагыштырыр идем. Аның бер канаты милли оешма җитәкчесе буларак милли эшләргә багышланса, икенчесе – дини эшләр белән шөгыльләнү булды. Ул аларны бербөтен итеп кабул итте – бүлмәде”.

Илмир Касимов, Балезино районы Кистем авылы мәчете имамы: “Фнүн абыйның вәгазьләре бик эчтәлекле иде. Ул дини мәсьәләләрне фәнни ачышларга бәйләп, бик аңлаешлы итеп сөйли иде. Без, имамнар, өчен ул һәрвакыт дини мәсьәләләрне сабырлык белән хәл итүдә үрнәк булды”.

Нәгыйм Каюмов, Ижау шәһәре үзәгендә төзелеп килүче мәчетнең имамы: “2001 елда без бергә Фнүн Мирзаянов белән мәчет проекты турында фикер алыштык. Аның проектын үзебезчә ясадык. Соңрак архитектор табып аның әлеге проектын булдырдык. Мәчет төзелешенә Фнүн Мирзаяновның көче бик күп керде. Әйтәләр, кеше мәчет төзелешенә өлеш кертсә, аның урыны оҗмахта булыр дип. Өмет итәбез, шулай булыр дип”.

Мәсгут Гаратуев, Удмуртия ТИҮ Мактаулы президенты: “Кеше вафат булгач та, аның изге эшләре күп еллар халык күңелендә яши. Фнүн Мирзаяновның башкарган эшләре, күңел күтәренкелеге, дини кануннарыны үтәве белән халкыбыз күңелендә яшәр. Иң мөһиме - яңа мәчет бинасын төзүен әйдәп баручы буларак аның исемен дистә еллар дин кардәшләребез искә алачаклар”.

Фнүн Мирзаяновның уллары да чыгышларында әтиләренең югары белем алырга ярдәм итүләрен җиткерде. Шулай ук әтиләренең кеше фикерен тыңлап, аларны хөрмәт итәргә өйрәтүен сөйләде. Тормыш иптәше Әлфия ханым да Фнүн әфәнде үзенең тормышын милли оешмага, кешеләргә биреп яшәвен, иртә-кичне аермыйча милләт өчен янып йөрүен әйтте. Туганнары да мәрхүмнең бик ярдәмчел, әдәпле, тәртипле булуын ассызыклап үтте.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG