Accessibility links

Казан православлары хач манып бәкедә коенды


Казан православлары хач манды
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:50 0:00

19 гыйнварда Казанда праваслав христианнар хач ману гыйбадәтен башкарды. Кабан күлендә үткән бәкедә коену чарасында христианнарга теләктәшлек өчен су коенган татарлар да очрады.

Хач ману чарасы узган еллардагыча Идел, Казансу елгаларында һәм Кабан күлендә ачылган биш бәке янында узды.

Кабан күленең Шамил мәчетеннән ерак булмаган бер урынында узган Мирный бистәсе диндарлары чарасында 70 ләп кеше катнашты.

Төшке сәгатьләрдә чара Александр атакайның догалар укуы һәм тәрене бәкегә батырып суны изгеләштерүе белән башланып китте.

Атакай шулай ук кешеләр алып килгән банка, чиләкләрдәге суны да изгеләштерде, гыйбәдәт ахырында бу сулар тиз арада үз ияләренең кулына күчте.

Гыйбәдәттән соң праваслав христианнар бәкедә су коенды. Коенырга батырчылык итмәүчеләр исә, атакай изгеләштергән судан битләрен чылатып догалар укыды.

Коенучылар арасында ир-атлар белән беррәттән хатын-кызлар да бар иде. Һәр коенучы бәкедә өч мәртәбә чумып чыкты.

Бәкегә чумучылар арасында кайбер татарлар да очрады. Аларның кайберләре бик сөйләшергә теләмәде.

Ульяннан Казандагы балалары янына кунакка килгән Фәнис Минсадыйков, үз коенуының максатын христианнарга теләктәшлек күрсәтү дип әйтте.

"Алла бер бит ул. Мин башта үз сәламәтлегем өчен дип коендым. Аннан христианнарга теләктәшлек күрсәтер өчен дә коендым дип әйтәм. Минем бу коенуым бишенчесе инде. Гел хач ману көнендә генә коенам. Авырганым булмады. Шуңа коенам да инде. Башкаларга да коенырга киңәш итәм. Мин башка көннәрдә дә коеныр идем әле. Әмма мөмкинлек юк", дип белдерде ул.

Махсус билгеләнгән коткаручылар һәм табиблар төркеме бәке янында кичкә кадәр кизү торды. Коену бәла-казаларсыз үтте.

* * * *

Правослв Христианнарның 19 гыйнварда суда коену гыйбәдәте, Гайсә пәйгамбәрнең Үрдүн елгасында чумдырылып Яхья пәйгамбәр тарафыннан чукындырылуы хөрмәтенә оештырыла. Правослв христианнар шушы гыйбәдәт белән гөнахларыннан чистарынуларына инаналар.

XS
SM
MD
LG