Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан Чемпионатка чыгымнарны киметә


 Халыкара Футбол Федерациясе вәкилләре Казан-Арена стадионын 2014 елның октябрендә килеп карады
Халыкара Футбол Федерациясе вәкилләре Казан-Арена стадионын 2014 елның октябрендә килеп карады

2018 елда үтәчәк Дөнья футбол беренчелегенә Татарстан 1.18 миллиард сумга азрак акча тотачак.

Татарстан хөкүмәте 2018 елда Дөнья футбол беренчелегенә тотылачак акчаны киметү турында карар кабул итте. Элек планлаштырылган 5.98 млрд.сум урынына Казан 4.8 млрд. сум, ягъни 1.18 млрд. сумга азрак тотачак.

Чемпионатның кайбер уеннарын Казанда уздыру өчен тотылачак акчаларның бер өлеше федераль бюджеттан, калганы Татарстан бюджетыннан һәм бюджеттан тыш чыганаклардан каралган иде. Татарстан бюджетыннан биреләсе акча күләме үзгәрешсез кала - 1.63 млрд. сум. Федераль бюджеттан бирелергә тиешле 2.81 млрд. сум урынына 2.52 млрд. булачак. Бюджеттан тыш биреләсе акча 1.53 млрд. сумнан 647 миллионга калган.

Футбол беренчелеген уздыру програмы 2013 елда кабул ителгән иде. Чемпионатка спорт корылмаларын төзү һәм төзекләндерү, транспорт һәм ягулык инфраструктурасын салу каралган иде. 2018 елда Дөнья футбол чемпионаты Русиянең 11 шәһәрендә, шул санда Казанда үтәргә тиеш.

“Дөнья чемпионаты – яшьләрне спортка җәлеп итү, аларны хәмердән ераклаштыру өчен яхшы чара”, дигән иде Русия президенты Путин беренчелекнең Русиядә үтәчәге игълан ителгәч.

XS
SM
MD
LG